Пенсияләр билгеләү һәм түләү өлкәсендәге яңалыкларга кагылышлы сорауларга Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең җитәкче урынбасары Шәрәфиева Гөлнара Рәфкать кызы җавап бирә.
Поделиться:
«Пенсионный фонд»ның үз ватсабы бар, шунда сорауларны язып, җавап алып була дип ишеттем. Номерын языгыз әле?
Әйе, дөрестән дә, Россия Пенсия фондынын Татарстан Бүлекчәсендә пенсияләргә кагылышлы мәсьәләләр буенча шәхси ярдәмче булдыру юлын уйлап таптылар. Хәзер үз сорауларыгызга «Пенсия фонды WhatsApp»ыннан тиз генә җавап алу мөмкинлеге бар. Моның өчен үз телефоныгызга 8-960-088-30-74 телефон номерын өстәгәннән сон, WhatsApp кушымтасына кереп, шушы чат аша пенсиягә кагылышлы үзегезгә кирәкле җавапны ала аласыз.