Логотип
Сораулар

Гөлнара Шәрәфиева, Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең җитәкче урынбасары

Пенсияләр билгеләү һәм түләү өлкәсендәге яңалыкларга кагылышлы сорауларга Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең җитәкче урынбасары Шәрәфиева Гөлнара Рәфкать кызы җавап бирә.

Бирелгән сорау:

Ана капиталын әни кешенең булачак пенсиясенә кушарга гариза язылган булып та, аны кире кайтарып була микән?

Эксперт җавабы:

Әйе, була. Әгәр дә хатын-кыз башта бу вариантны сайлаган булып та, ахырдан нияте үзгәрә икән, Ана капиталын кире кайтарып ала ала. Моның өчен Россия Пенсия фондының территориаль органына Ана капиталын әнинең булачак пенсиясенә кушудан баш тарту турында гариза язарга кирәк. Иң мөһиме: бу әни кеше пенсиягә чыкканчы эшләнергә тиеш.

Хәзер укыйлар