Логотип
Сораулар

Гөлнара Шәрәфиева, Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең җитәкче урынбасары

Пенсияләр билгеләү һәм түләү өлкәсендәге яңалыкларга кагылышлы сорауларга Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең җитәкче урынбасары Шәрәфиева Гөлнара Рәфкать кызы җавап бирә.

Бирелгән сорау:

Ана капиталын азлап-азлап ай саен алып була, диләр. Iуның тәртибен аңлатып языгыз әле.

Эксперт җавабы:

Ана капиталыннан гариза белән мөрәҗәгать итмичә генә айлык түләүләрне билгеләү 2021 елның 1 мартына кадәр озынайтыла. Oлеге төр түләү балага бер яшь, ике яшь һәм өч яшь тулгач билгеләнү сәбәпле, гамәлдә кагыйдә кысаларында гариза һәм керемнәр турындагы белешмә дә өч тапкыр тапшырылырга тиеш. Яңа Закон буенча әлеге тәртип вакытлыча үзгәртелә, түләүләр гариза белән мөрәҗәгать итмичә генә билгеләнә. Контактлар бүлеге Пенсия фондының территориаль органнары хезмәткәрләре гаиләләр белән элемтәгә керә һәм ана капиталы акчасы хисабыннан ай саен бирелә торган түләү билгеләү хакынла акт төзелә. Татарстанда айлык түләү 9373 мең сум тәшкил итә. Даими рәвештә Россия Федерациясе территориясендә яшәү түбәндәге категориягә караган гражданнар ана капиталы хисабына ай саен акча алу хокукына ия булалар: гаиләдәге икенче бала һәм ана – РФ гражданнары; икенче бала 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган; гаиләдә җан башына керем Россия Федерациясендә узган елның икенче кварталында хезмәткә яраклы кешенең яшәү минимумы күләменнән ике тапкыр артып китмәсә. Ана капиталыннан ай саен бирелә торган түләү билгеләүне сорап язылган гаризаны Пенсия фонды сайтындагы www.pfr.gov.ru шәхси кабинетта яисә www.gosuslugi.ru Дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук алдан язылып куеп Пенсия фондына яисә күп функцияле үзәккә барып тапшырырга мөмкин.

Хәзер укыйлар