«Бу – минем көзем»

Начало конкурса: 30 октябрь 2020 - 15:31
1150
0
0

«Сөембикә» журналы өр-яңа фотоконкурс уздыра!

Кадерле дуслар, «Сөембикә» журналы үзенең укучылары һәм журналның социаль челтәрләренә язылучылары арасында фотоконкурс игълан итә. Безнең конкурска бу көздә кичергән иң бәхетле, сөенечле мизгелләрегезне фотога төшереп җибәрүегез сорала. Ниндидер бәхетле очрашу тарихымы ул, бакчада сезне гаҗәпләндергән уңышмы, балаларның беренче класска китүе, бу көздә гашыйк булу тарихы... Сезне шатландырган да, гаҗәпләндергән дә тарих булырга тиеш ул. Фото белән бергә шул вакыйганы тасвирлап та язып җибәрсәгез, бигрәк тә әйбәт булыр!
Фотолар 2020 елның 30 октябреннән 2020 елның 30 ноябренә кадәр ssuum@yandex.ru электрон адресына кабул ителә. Нәтиҗәләр 2020 елның 1 декабрендә ясалачак. Конкурсның 3 җиңүчесе тавыш санына һәм редакция хезмәткәрләреннән торган жюри фикеренә таянып билгеләнә. Нәтиҗә ясаганда фотоларның сыйфатына, эчтәлегенә игътибар ителәчәк.

Җиңүчеләргә бүләк - җылы плед!

Конкурста катнашу шарты: «Сөембикә» журналының Вконтакте, Instagram яки Telegram аккаунтына язылган булу.

Конкурсның нигезләмәсе: http://syuyumbike.ru/news/beigeler/bu-minem-kzem-konkursyny-nigezlmse

Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! – Апа, әни акылдан шашкан! Көзнең яңгырлы салкын бер көне иде ул. Мәктәптән туңып кайтып кына кердем, каршыма башлангыч сыйныфта укучы сеңлем Айзилә йөгереп килеп чыкты да, колагыма әнә шулай дип пышылдады.
    14610
    3
    177
  • Әллә?! Завод капкасы төбендә сезне бер карчык көтә дигән хәбәрне ишетүгә, Фәрһадның йөрәге чәнчеп алды, зиһене чуалды, күз аллары караңгыланды.
    11590
    2
    121
  • Үкенечле үткәннәр... Якшәмбе булса да, иртәдән телефон шалтырады. Башкаларның иртәнге йокысы бүленмәсен дип, атлас халатын тәненә элеп кенә җибәрде дә, телефонын алып балконга йөгерде. Телефонның теге ягында карлыккан ир кеше тавышы ишетелде:
    8844
    2
    94
  • Балагызны үзем карап торам! - 1 Кызлары туганнан бирле Аида белән Тимурның иртәсе гел бертөрле башлана хәзер. Тимур иң беренче булып уяна да, нәни кызы белән төне буе бала караваты яныннан китмәгән хатынын уятмаска тырышып, аш бүлмәсенә чыга. Иртәнге ашны ашагач, кереп битләреннән генә пәп итеп ала да эшкә китә.  Подъез ишегеннән чыгуга телефоны пипылдаганына да ияләште ир. Ул беренче  катка төшеп җиткәнче, хатыныннан уңышлы көннәр теләп смс килеп җитә. Ә ул телефонын алып «Рәхмәт!» яза. Бүгенге иртә дә нәкъ шулай башланды.
    4614
    7
    85
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! 2 Шулай да ул ЗАГСка килгән иде. Без машинадан төшүгә яныма килде. – Син ... монда? – гаҗәпләнүемне яшерергә дә теләмәдем.
    5228
    4
    75
Реклама
Реклама
Соңгы комментарийлар