Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битСәхнә арты → ТАПШЫРЫЛ...ГАН ХАТЛАР

ТАПШЫРЫЛ...ГАН ХАТЛАР

​Эльмира ЗАКИРОВА
​Эльмира ЗАКИРОВА
23 мая 2019
244 карау

 

Бүген Г. Кариев театрында премьера  «Тапшырыл...ган хатлар». Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ы дип кабул итегез. Ике көн элек ул спектакльне журналистларга күрсәттеләр. Инсценировка авторы – Илгиз Зәйниев, балетмейстер – Нурбәк Батулла, композитор – Миләүшә Хәйруллина.

Мин заманында ул «Тапшырылмаган хатлар»ны бишенче класста ук укып чыгып, дөньяда иң шәп әсәр дип кабул иткән идем...

1973 елның җәендә, Казан университетына документлар тапшырырга килгәч, кабат «Тапшырылмаган хатлар» белән яшәп алдык. Уфадан М. Гафури театры артистлары гастрольләргә килгән. Репертуарда Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлары» да бар! Ул көннәрдә Казан шул спектакль белән генә яшәде сыман! Һинд киносы карыйлармыни! Фидан Гаффаров – Искәндәр, Нурия Ирсаева – Галия... Бөтен җирдә Искәндәр-Фиданның «Сиңа килдем, иркәм» җырын җырлыйлар, тыңлыйлар, яздыралар... Ул спектакльне кабат карар идем мин!..

Аннары «Тапшырылмаган хатлар» фильмы экраннарга чыкты. Галия ролендәге Гүзәл Минакова да матур булып күңелгә уелып калды...

Һәм менә тагын «Ташырылмаган хатлар». Юк, ул башкача – «Тапшырыл...ган хатлар» дип атала. Дүрт хат... Сәхнәдә өч Галия... Кара эшләпә, кара чалбар, кара озын пальтолардан. Галиянең төрле халәтен: кичерешләрен, яратуын, хыялларын, әдәп-әхлак кануннары чагылышын, өметләре чәлпәрәмә килүләрен тамашачыга җиткерәләр. Символлар, футуризм агымы, авангардлык хәрәкәте, җәмгыятьтә барган үзгәрешләр Кутуй шигырьләрендә яңгырый. Сәхнәдә – хисләр өермәсе, эмоцияләр дулкыны, әле сыгылмалы-талгын, әле кискен-сискәндергеч хәрәкәтләр. Киеренке бер халәттә артистлар уенын күзәтәсең. Кайнар! Алсу Шакирова, Алсу Фәйзуллина, Назлыгөл Хәбибуллина гаҗәп зур осталык белән Галия образын күз алдына китереп бастыра. Тамашачы соклану катыш гаҗәпләнеп утыра. Искәндәрне эзли. Билгесезлек. Нәкъ шушы билгесезлек спектакльнең нигезе итеп алынган. Тамашачы ахыргача күңелендә туган сорауларга җавап эзләп утыра.

Мин үзем өчен дүртенче «Тапшырылмаган хатлар»ны ачтым. Ул бөтенләй башкача: яңа, башкаларыннан шактый аерыла. Бер тынга кабул ителә. Уйландыра...

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com