Комплекслар җырчыларда да бар / Сәхнә арты / Сөембикә
Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битСәхнә арты → Комплекслар җырчыларда да бар

Комплекслар җырчыларда да бар

Лилия Гәрәева
Лилия Гәрәева
29 мая 2018
1636 карау


Яшүсмер чакта үз-үзеңә бигрәк тәнкыйтьчел буласың бит ул. Әле борын ошамый, әле колак... Буйлары озыннар – озын дип, кыскалар – кыска дип уфтана. Күбесе уйлап чыгарылган, урынсыз уфтану бит әле аның... 

Бүген сәхнә тоткан җырчыларыбызның нинди комплекслары булды икән? Булса, ничегрәк котылганнар алар аннан? 


 

Бүген иң популяр җырчыларның берсе Алсу Фазлыева үзләренең «Инстаграм»ындагы сәхифәсенә берсеннән-берсе «шәпский» фотоларны кертеп кенә тора. Аның кайчан карасаң да алланып, балкып торган йөзенә карап, кай арада диңгезгә барып кайтканнар әле, дип сокланасың. Кышын башкалар агарып, күгәреп йөргәндә дә аны гел кояш «үпкән» булыр. Баксаң, ул кайчандыр шушы чибәрлегеннән оялып йөргән булган икән. 



 – Яшүсмер вакытта үземнең тән төсемнән бик ояла идем. Каракучкылт бит мин. Каратутлы, диләрме соң инде. Кыскасы, тән төсемне, бигрәк тә битемне агарту өчен, ул вакытта ниләр генә эшләми идем. Көндез урамга чыкмыйча, өйдә генә качып яту җаен карый идем. Имеш, урамга чыккач, кояшта битем тагын да карала. Акбурны төеп, шуны ягып караганым да булды. Мунчада бик озаклап мунчала белән ышкып юам... Мунчадан соң, чынлап та, бераз агарып киткән кебек була, и куанам. Ләкин озакка гына бармый куанычым. Ул кремнар, агарта торган әллә нәрсәләр сөртү дисеңме... 

Хәзер генә аңлыйм: «смуглая» булып та бик чибәр булып була икән бит. Хәзер инде битем карала дип бер дә исем китми. Кояшта да рәхәтләнеп йөрим, битемне агартыйм дип тә тырышмыйм. Миңа болай да бик ошый. 

 

Сәхнә зифаларны, чибәрләрне сөя. Һич югында бер-ике килога гына ябыгу, бер-ике сантиметр гына биегрәк булып күренү өчен әллә ниләр эшләрдәй буласың. Зифалык беркайчан да модадан чыкмастыр, мөгаен. Татар эстрадасының иң сылу артистларының берсе булган Дилә Нигъмәтуллина исә кайчандыр шушының аркасында оялып  йөргәндер дип уйламассың да. 



 – Мин озын буемнан ояла идем. 7-8 классларда укыганда  иде ахрысы, бер җәй эчендә кинәт кенә үсеп киттем. Физкультура дәресендә мине иң беренче итеп бастыралар. Хәтта класстагы малайлардан да озынрак идем. Тиз үсүем аркасында аякларымның сызлап интектергәнен хәтерлим әле. Төне буена аягым сызлап, елап чыга идем. «Тиз үскәнгә ул, кызым», – ди иде әни. Таяк кебек озын аякларыма карап, шундый да үртәлә идем. 

Кыскарак булып күренү өчен гел бөкрәеп йөри торгач, берзаман хәтта остеопат ярдәме кирәк булып чыкта. Бер ел катыда – идәндә йокладым. Гәүдәмне туры тоту өчен, баш өстенә китап куеп йөри идем. 

Буемнан оялуым 10 класста гына бетте. Ул елны җәй эчендә малайлар бик нык үсеп килделәр дә, мине дә узып киттеләр. Физкультурада мин инде рәтнең уртасынарак күчтем. Хәзер бу комплексымны көлеп кенә искә алам инде, ә ул вакытта шактый кыен иде шул. Ләкин кемнеңдер үртәгәне булмады мине. 

 

 

Интернетта аның фотолары астына: «Аһ, сез нинди чибәр!» дип, комментарийлар язып калдыралар. Алар хаклы, җырчы Илсөя Бәдретдинованы бүген гүзәллек конкурсына җибәр, бүген җиңеп кайта. Яндырып караган ул яшел күзләр, карлыгач канатыдай чем-кара чәчләр... тагын кемдә бар бу байлык. Баксаң, яшүсмер вакытта, ник күзләрем кара булмаган, дип аз уфтанмаган ул. Әле күз генәме соң? 



– Минем буем бәләкәй иде. Шулкадәр үртәлә идем шуңа. Башкалар арасында биегрәк күренү өчен, гел аяк очларына басып торырга тырыша идем. Югары классларда укыганда бу комплексым ничектер үзеннән-үзе юкка чыкты. Аннары... минем күзләрем яшел бит. И яратмый идем күземнең – яшел, чәчләремнең кара һәм туры булуын. Иптәш кызның чәчләре бөдрә, ә күзләре кара. Барлык чибәр кызларның да чәчләре – бөдрә, күзләре кара булырга тиештер кебек иде миңа. Ник мин дә аның кебек чибәр булмадым икән, дип бик уфтана идем. Ярар, чәчне бөдрәләтеп тә була, күзне ничек каралтасың менә? Үскәч кенә яшел күзләрнең, чем кара чәчләрнең бик сирәк кешедә генә булуын белдем. 

 

Кемдә, кемдә, ә менә Алсу Әбелхановада тышкы кыяфәтенә карата бернинди дә тәнкыйть булырга тиеш түгел кебек. Әле сәхнәгә тәүге адымнарын ясаганда ук ул затлылыгы, чибәрлеге, зәвыгы белән «аяктан еккан» иде безне.  Йөзек кашына куярлык чибәр Алсуда да кайчандыр комплекслар булгандыр дип, йә, кем әйтә ала инде? 



– Борынымнан ояла идем. Шуның аркасында хәтта кешегә туры карап та сөйләшмим, башымны иеп, борынымны яшереп кенә сөйләшә идем. Озакка барды әле бу комплекс миндә. 15-16 яшьләремдә, күпләрдән, борының матур икән, дигәнне ишетсәм дә, башта ышанмадым. «Ничек матур булсын инде? Болай гына, мине тынычландыру өчен генә әйтәләрдер», – ди идем. Аннары инде кая гына барсам да, кешеләр, сез башкаларга охшамаган, борыныгыз бик матур, ди башлагач, болай күп кеше әйтәч, дөрестән дә матурдыр инде, дигән уй керде. 

Хәзер мин борыным белән хәтта горурланам да. Миңа бик ошый ул. Ул – минем  «изюминкам», башкалардан аерып тора торган үзенчәлегем. 

 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com