Эмиль ТАЛИПОВ балачагы турында сөйли / Сәхнә арты / Сөембикә
Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битСәхнә арты → Эмиль ТАЛИПОВ балачагы турында сөйли

Эмиль ТАЛИПОВ балачагы турында сөйли

01 июня 2018
546 карау
Г. Камал исемендәге театрының артисты, Татарстанның М. Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты Эмиль Талипов бала чагында нинди булган? Балаларны яклау көнендә шуны белешергә булдык әле.
1. 1984 елның 27 гыйнварда Казанның Кадыш бистәсендә туганмын. (Элек ул Биектауга карый иде). Әти-әнием – укытучылар. 147 номерлы мәктәптә укыдым. 

2. Авыл якын булганга, хезмәтнең нәрсә икәнен белеп үстем. Балачагым бәрәңге утыртып, печән әзерләп узды.
 
3. Көне буе урамда идек . Өйгә ашарга гына кайтабыз, анысы да, әниләр безне тапкан очракта гына. Тәрәзәдән кычкырып дәшә иделәр безгә.

 
4. Без, малайлар, табигать кочагында үстек. Учак та яктык, саллар да ясадык. Рогаткалар, пугачлар, хәнҗәрләр, силитр кәгазьдән фугаслар, шырпы күкерте белән шартлата торган пугачлар... Миләш белән ата торган самостреллар... (Ничек күзебезне чыгарып бетермәдек без аның белән?) Әмма нинди корал ясасак та, аны беркайчан да начар гамәлдә кулланганыбыз булмады, Аллага шөкер. Нәрсә генә майтармадык... Язларын көзәннәрне өннәреннән  чыгара идек. Табигатьтән нәрсә ала алдык, шуны бугазына басып алдык. Шуның аркасында тормышка җайлаштык та без, хәзерге буын андый түгел. Җәйләр әти-әниләргә ярдәм итеп узды. Әтигә себеркеләр җыярга булыштым.
 
5. Саллар ясый идек. Хоккей коробкасын сүтеп, су баскан үзәннәрдә шул бортларны сал итеп йөзә идек. Бер тапкыр атна буена сал ясадык. Казан суына төшерүгә батты теге… Казан елгасы буенда көймәләр тора иде, без шуларны алып китеп, йөзә идек.
 
6. «Том Сойер маҗаралары» белән җенләнеп, бер зур бер агач башында куыш ясадык. Шунда качып утыра идек.

 
7. Фубол, хоккей уйнадык. Татар-башкорт көрәше белән шөгыльләндем. Авиатөзелеш районының данын яклап, Сабантуйларда канаша идем. 1 урын алганым да булды. Мәктәп буенча чемпион да булганым бар. Футбол уйнап төрле призлы урыннар алдык. Кыш көне чаңгыда шудык. Хәзер дә мөмкинчелек булганда уйнаштыргалыйм.
 
8. Бала чакта кызык иде... Без беркайчан да еламадык-шыңшымадык – сугышсак та, күз төпләребез каралганчы кыйнашсак та, беркайчан да әләкләшми идек. Әгәр дә берәрсе турында әти-әниеңә кайтып сөйләсәң, син «Козел» булып кала идең. Безне олырак малайлар шулай тәрбияләде. Безнең буын тормышка җайлашканрак булды шул. Бүгенге малайлар башка шартларда үсә кебек… Без эшкә өйрәнеп үстек, урам законнарның да, авыр тормышның нәрсә икәнен дә белдек. Туксанынчы елларда әти-әниләрнең эш хакын да тоткарладылар. Кайвакыт макарон гына ашаган вакытлар да булды.
 
9. Ике апам бар минем. Күршеләрдән безгә кием кертәләр, безнеке – башка күршеләргә күчә. Әйе, андый вакытлар да булды. Кытлык булса да, тату яшәдек. Рәхәткә түзә алмаган кешеләр бар бит. Хәзер кешеләр бер-берсен якын күрми башлады. Заманасы үзгәрде…

 
10. Беренче сыйныфта укыганда ук, зур малайларга ияреп йөри идек без. Без бала-чагалар шуларга тагылып зернотокка да йөрдек, күгәрчен тотарга да, балыкка да…
 
11. Элек өлкән дусларыбыз безне йөзебезне сакларга да өйрәткән икән. Безне үз сүзләребез өчен җавап бирергә өйрәтеләр. Элек сиңа укытучы указка белән менеп төшсә, әти-әниләр: «Тагын өстәгез әле», – дип әйтә иде. Без беркайчан да әләкләми, еламый идек. Без аны шулай тиеш дип кабул иттек. Әлбәттә, укытучылар да юкка гына кул күтәрми иде безгә, шуны таныйм. Барысына үзебез гаепле идек, шуны уйлап утырам менә. Тәртипкә өйрәттеләр. Ак белән караны аерырга өйрәндек.
 
12. Туксанынчы елларда тормыш авыр булгач, Кадышта теплицалар куя башладылар. Кем ниндине булдыра. Кемдәдер егермешәр теплица иде. Барыбыз да сатуга дип помидор-кыяр үстердек. Сатарга чыкканда башка малайлар белән бәрелешләр дә булып ала иде.


 
13. Салют аттырмыйлар иде элек. Аттырганда – монда гына кебек күренә иде безгә, бер могҗиза итеп кабул иттек. Шул урман артына барып, салютлардан калган гильзаларны җыярга хыялландык.
 
14. Спортзалда чын чыршы куялар иде бездә. Класста утырганда бәйрәм исе үтеп керде. Чирек бетәчәк, бәйрәм булачак... Бәйрәм хисе бар иде!
 
15. Кадыштагы клубка йөрдек – бильярд уйнадык. Биемәдек. Уртага чыгып басып кына тора идек. Хәзер көлке инде. Үзебезне бик кәттә дип хис иткәнбездер.


 
16. «Спутник» дип аталган җәйге лагерьга танцыга йөрдек, дискотекага. Бер тапкыр дискотекага килгәндә, велосипедымны урманда якуаклар арасына яшердем дә, кайтыр вакыт җиткәч, таба алмадым. Берәрсе алып киткән, күрәмсең. Урлый иделәр шул. Бик шәп велосипед иде – алгы-арткы тормозлы... Шуның өчен әтидән эләкте.
 
17. Әтием укытучы булса да, бик әйбәт укыдым дип әйтә алмыйм. Бәлки, яхшы да укыр идем, әмма ул вакытта яхшы уку модада түгел иде. Заманасы шундый иде. Начар юлдан китү куркынычы да янады, ләкин язмышка рәхмәт, кырын юлдан атламадым, үземне йөгәндә тота алганмын.
 
18. Ә бер елны безгә телевизордан гына күргән сникерс-марслы бүләкләр тараттылар. Без гаиләдә өч бала бит инде. Кинәндек! Их, ул шоколадларның тәмлелеге!..


 
19. Физика кабинетының лабораториясенә керү  максатыбыз иде. Эләгә алсак, лупа кебек берәр нәрсә чәлдереп чыга идек. Яз көне лупа ярдәмендә агачта исемнәребезне мәңгеләштердек. Лупа ярдәмендә учак кабыза идек.
 
20. Сәнгать белән мавыгып киттем. Әти җырлый, иҗат белән шөгыльләнә иде. Бөтен эшкә дә маһир булды. Сәнгать юлыннан әти белән бергә атлый башладым. Әти белән җырладык, театрларга йөрдек. Җырлап призлы урыннар да яулаганым бар – Биектауда, Казандагы төрле фестивальләрдә...
Биектауда вокалдан беренче урын алгач, сельсовет председателе миңа зур кара плюш пантера бүләк итте, ул заманнарда андый уенчыкларның чыккан гына вакыты. Барысының да ах-вах килгәне хәтердә. Бик горурланган идем.
Әмма тавыш сыну дәвере узгач, тавышым уртача гына… бүгенге эстрада җырчыларныкы сыман калды. Җырны калдырдым.
 
21. Музыкаль гимназиядә белем алдым. Баян, фортепьяно классында укыдым. Әмма шулай килеп чыкты ки, театр училищесына укырга кердем. Җиңел заманалар түгел. Институтларга керергә акча кирәк иде.
Хыялым җырчы булырга иде дә бит... Театр училищесында музыкаль театр дигән факультет ачылган вакыт иде ул. Ул факультетның киләчәге билгесез әле, дип әйттеләр дә, мин актерлык факультетына керергә карар кылдым, аннары Фәрит Бикчәнтәевның «Драма режиссеры» курсына укырга кердем.
 

 
22. Мотоцикл белән дә мавыгып алдым. Әти-әнидән елый-елый мотоцикл алдырдым. Күп тә үтмәде, күпердән суга төшердем мин аны. Шуннан сатып кына җибәрдем, чөнки җәфага әйләнде ул.
 
23. Безнең заманда велосипед утыргычларына көзән тиресе түши иделәр. Тоташ тире белән түшәлгән велосипедлар да очрый иде. Бу явызлык та булгандыр. Ә без аны явызлык дип кабул итмәгәнбез дә… Ул заманнарда кеше ничек булдырган, шулай көн күргән, җәнлекләрдән дә никадәр булдыра алганнар, шуның кадәр файда күрергә тырышканнар. Дөньяга ярашканбыз.
 
24. Компьютер артында утырмадык. Ә бер заман денди компьютер уены чыкты. Бар кешедә юк иде ул, кая инде, акчасыз вакытлар. Телевизорда шул ике канал. Юньләп күрсәтсә әле. Бер каналдан икенчесенә «каргаборын» белән кыстырып  күчерүчеләр бар иде. Өстенә суккач кына эшләп киткән телевизорларны да хәтерлим әле мин – эчтәге лампалары шул сугудан гына янып китүчән иде. Шуңа күрә без урамда үстек тә инде. Без зомби булып үсмәгәнбез. Табигатьне өйрәндек.


 
25. Әти әдәбият укытучысы булгач, телевизордан да кирәкле тапшыруларны гына карап үстем. Ике апам да тарих-археология факультетларында укыды, өйдә тарих китаплары күп булды. Шулар миңа сеңеп барган.
 
26. Хулиганландык. Кара-каршы урнашкан фатирларның ишек тоткаларыннан бәйләп куя идек тә, икесенә дә шакып, кача идек.  Күршеләр, кем бар, дип, бер-берсен тартып газаплана. 
Почта ящикларына пугач белән суга идек. Элек аяк киемен подъезд төбендә салып калдыралар иде. Без шуны берәр фатир төбенә өеп, шакып кача идек. Ишек ачылуга, бөтен аяк киеме эчкә ишелә иде.
 
Шукландык. Оят инде хәзер. Әмма, карале, ничек сагынып искә төшә...

Сөмбел Гаффарова сөйләште.
фото Интернеттан алынды.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com