Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битСәхнә арты → Elvin Grey ни өчен өйләнмәвен әйтте

Elvin Grey ни өчен өйләнмәвен әйтте

07 апреля 2018
2514 карау
Шушы көннәрдә Хәмдүнә Тимергалиева, әй лә, Хәмденюша яңа блогын тәкъдим итте. Танылган блогер Юрий Дудь форматында эшләгән ул аны: "Хәмдүдь" дип аталган беренче проектка җырчы Elvin Greyны чакырып, аннан интервью алды. Уңайсыз сораулар да бирде, өстәвенә, дөрес түгел җавап саен җырчыга чүкеч (!) белән суга тордылар.

"Каян чыккан Грей соң син? Әллә Григориймы?" — дип, Радик Юлъякшин атлы җырчының сәхнә тәхәллүсеннән башлады сүзне Хәмденюша. "Мин башкор Грее", — дип җавап бирде җырчы. Шунысын да әйтергә кирәк: әңгәмә татар һәм башкорт телләрендә барды. Хәмдүнә апа сорауларны татарча бирсә, Радик башкортча җавап бирде.

"Кайчан өйләнәсең?" дигән сорау Радикка болай да күп биреләдер, Хәмденюша да сорамый калмады: "Өйләнәсеңме син, юкмы?". "Өйләнәм, әлбәттә. Планда бар. Тик әлегә вакыт юк бит", — дип җаваплады җырчы.

Elvin Grey армиядә хезмәт итмәгән. Һаман да шул "вакыт юк" дигән сәбәп белән. Ә Хәмденюша кызык итте: җырчыдан армия темасына сорау алды. Дөрес җавап бирмәсә, Радикның җилкәсенә чүкеч төшә торды. Чүкеч дигәннәре чүкеч рәвешендә кабартылган шар гына иде үзе, шулай да Elvin Greyга шактый төште ул. Җырчы майорның погонында ничә йолдыз икәнен дә, полкта ничә солдат булуын да белмәде. Армиядә хезмәт итмәгән бит.

Тапшыру ахырында Elvin Grey үзенең "Красивая-хороший" җырын Хәмденюша белән дуэт итеп башкарды. Җыр сүзләренә ияреп, Радик Хәмдүнә апасына мәхәббәт аңлата башлаган иде дә, Хәмденюша кырт кисте: "Бу җырыңны башка кызларга җырла". Мөнире бар бит аның, Мөнир Рахмаевы, шулай булгач, башкалар кирәкми инде!

 

видео "Tatar Radiosi"ның Youtube каналыннан алынды
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com