Алсу Абелханова: «Сине үземә дип карап үстердем, ди ирем» / Сәхнә арты / Сөембикә
Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битСәхнә арты → Алсу Абелханова: «Сине үземә дип карап үстердем, ди ирем»

Алсу Абелханова: «Сине үземә дип карап үстердем, ди ирем»

Лилия Гәрәева
Лилия Гәрәева
20 марта 2018
978 карау
Алсу Әбелханова турында 10 факт

1. Аны берьюлы дүрт шәһәр халкы үзләренеке дип саный. Алсу Воркутада туа, Ульяновскида үсә. Казанда укый, Самарага кияүгә китә.

2. Ире Радик аннан нәкъ 10 яшькә олырак. Икесенең дә әбиләре күршеләр булып гомер итә һәм Алсу белән Радик та балачактан ук бер-берсен белә. Радик кич клубка чыкканда, Алсу әле дус кызлары белән урамда уйнап кала торган була. Хәзер әнә ире гел генә, сине үземә дип карап үстердем, дип шаярта.

3. Алсуның тирән диңгезне хәтерләткән зәңгәр күзләре – әнисе Җәүһәриядән. Әнисе гомере буе балалар бакчасында пешекче булып эшли.



4. Алсу кечкенәдән баянда уйнарга өйрәнгәнен әлегә кадәр яшереп килгән, әле дә сөйләргә яратмый. «Баян кызлар уйный торган инструментмы инде? Уйнарга өйрәнә башлаганда үзем дә шул баян кадәр генә, урындыкка утырсам, баян артыннан хәтта күренми дә идем», – ди Алсу.

5. Иң курыкканы самолетта очу. Шуңа да машина белән барып җитеп булырдай җиргә җирдән генә барырга тырыша.



6. Ул кырыс әни. Уллары Әмир белән Солтанны бик кырыс тәрбиялим дип саный.

7.  Хоббие – спорт. Инде егерме елдан артык якын дуслар алар спорт белән. Һәр иртәне йөгерергә чыга, спортзалга йөри. Тагын бер хоббие – гөлләр. Кемдә нниди матур гөл күрә, бер тармагын кыстырып кайта. Өе тулы гөл аның.

8. Аквамарин төсендәге беренче «тугызлы»ны 2000  елны «иярли». Машиналарны яратуы – әтисеннән.



9. Беркайчан да офиста утырып эшли алмас идем, ди. Хәрәкәт ярата.

10. Инглиз телен татар һәм рус телләре кебек үк белә. Гастрольләргә чыккач, инглиз телен белүе авыр хәлләрдән чыгарга булышканы да булган.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com