
Резеда СӘЛӘХОВА турында 15 ЧЫН һәм 2 ЯЛГАН факт!
К. Тинчурин исемендәге театрының актрисасы Резеда СӘЛӘХОВА турында 15 ЧЫН һәм 2 ЯЛГАН факт белдек!
Кайсылары ЯЛГАН, әйтә аласызмы?1. Минем әнием ягыннан дәү әнием актриса идe.
2. Театрга килгәч, беренче уйнаган ролем - Хәй Вахитның «Кияуләр» музыкаль комедиясендә Банат роле.

3. Мин скрипка классы буенча музыка мәктәбен тәмамладым.
4. Мине 3 тапкыр эт тешләгәне бар.

5. 13 яшемдә беренче тапкыр диңгезгә бардым.
6. Минем дайвинг белән диңгез төбенә төшкәнем бар.

7. Кияүгә чыкканнан соң, мин сәхнәдә дә, паспорт буенча да Сәләхова булып калдым.
8. Минем икенче hөнәрем - филолог.
9. 27 яшемдә әни булдым.

10. Мин балачактан сөтле аш ашамыйм.
11. «Права»лы булганыма 10 ел, тик hаман машина йөртмим.

12. Минем елан ите ашаганым юк.
13. Мин артист булырга кечкенәдән хыялланмадым.

14. Минем әтием үзлектән бик шәп итеп гармунда уйнарга өйрәнгән.
15. Ирем Артем белән танышуыбызга 14 ел.

16. 4 яшемдә авыл басу-урманнарында адаштым.
17. Парашют белән сикергәнем юк.

Фотолар Резеда Сәлахованың ВКонтактедагы шәхси аккаутыннан алынды - https://vk.com/id72683311
Сезнең фикер
Загрузка..
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.