Ришат Төһвәтуллин тормышында узган ел эчендә булган 5 кызыклы факт / Сәхнә арты / Сөембикә
Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битСәхнә арты → Ришат Төһвәтуллин тормышында узган ел эчендә булган 5 кызыклы факт

Ришат Төһвәтуллин тормышында узган ел эчендә булган 5 кызыклы факт

Зоя СОЛОШИНА
Зоя СОЛОШИНА
06 января 2018
855 карау

 

Беренчесе, әлбәттә, “Болгар радиосы миили музыкаль премиясе”н тапшыру тантанасында безнең коллективның “Иң иҗади төркем” исеменә лаек булуы. Бу, чынлап-та, безнең өчен зур вакыйга, зур уңыш.

Икенчесе. Ниһаять, фатирлы булдым. Мин яшәгән йорт бик матур җирдә урнашкан. Үземә бар да ошый: тирә-ягындагы тәбигать тә, йорт алдында бар булган уңайлылыклар да.

Өченчесе. Минем төркем яңа музыкантлар белән тулыланды. Мин һәрвакыт яхшы, иҗади коллектив хакында хыялланып йөри идем. Гитарачы Ренат белән скрипкачы Дажгын тамашачының да күңеленә хуш килде.

Дүртенчесе. Узган елда концертлар белән Төркия, Әзербайжан, Казахстан, Үзбәкстан кебек илләрдә дә чыгыш ясадык.

Иң соңгы һәм иң кызыклы факт – популяр сайтларның берсендә тавыш бирүләр буенча минем кандидатура  иң көнләшерлек буйдак егет исемен яулады. Монысы да, үзенә күрә, бик күңелле факт.

 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com