Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битСәхнә арты → Радик Юльякшинның әнисе булачак килененә киңәшләрен бирде: Элвин Грей нәрсә ярата, Радик балачагында нигә елаган?

Радик Юльякшинның әнисе булачак килененә киңәшләрен бирде: Элвин Грей нәрсә ярата, Радик балачагында нигә елаган?

29 декабря 2017
947 карау
Нәфисә ханым Элвин Грей псевдонимы белән танылган улы Радик Юльякшинны кунакка чакырган.

Нәфисә ханым Радикның «Россия-Башкортостан» каналының "Хәйерле иртә, Республика!" тапшыруы студиясенә иң яраткан ризыкларының берсе – мимоза әзерләп килгән. Ул бу салатны әзерләп тә күрсәтте.

Алып баручылар “Радик йокларга яратамы?” – дип сорагач, Нәфисә ханым: “Йокларга барыбыз да ярата, әмма Радикның йокларга бер дә вакыты юк”, - дип җавап бирде.

Нәфисә ханым әйтүенчә, балалар барысы да елак, әмма Радик кадәр елакны аның күргәне булмаган. “Нык елак булды”, - ди ул. “Кулдан төшмәде, этләтте”, - ди ул.

Нәфисә ханым Радикның алты айлык чактагы фотосын да алып килгән. Ул кызы Регина һәм улы Радикны ничек тәрбияләгәнен дә сөйләде. “Ата-ана безне ничек тәрбияләсә, шулай ук тәрбияләдек”. Нәфисә ханым Радикка суккалап та алганын яшермәде. “Үзе шук булды, үзе елак булды, эләккәндер инде”.

Нәфисә ханым әйтүенчә, улы Яңа елда Зорро булып киенергә яраткан. Улының икенче класста укыганда ук курайда уйнаганын сөйләде.

Алып баручылар “булачак киленнәргә кирәк булыр, Радик тагын нәрсә ярата” дип шаярттылар. Әни кеше Радикның үзенең дә пешерергә яратуын, аеруча баллы тортны охшатканын әйтте.

Берничә ай элек Радик Юльякшин турында кызыклы видеоролик таралган иде. Анда Радикның бабалары Кытайдан булуы, аның чын фамилиясе "Юл Як Чин" булуы турында әйтелә. Эфирга шалтыраткан тамашачы Нәфисә ханымнан бу хәбәрнең дөреслеге белән кызыксынды. Нәфисә Юльякшина фамилиялеренең “Юл яхшы” сүзеннән килеп чыкканын, җиде буын туганнарын белүе, алар арасныда Кытайдан беркеме дә булмавын әйтте.

Нәфисә ханым Элвинның булачак хатыны нинди булырга тиешлеген дә әйтте. “Билгеле, киленне улым сайлый. Әмма ул гастрольләрдә йөри, көн-төн студиядә, аны аңлаган кыз булырга тиеш”, - диде.

Радикның тәүге тапкыр 8 мең тамашачыны җыйган артист булуы телгә алынды. Әмма әнисе уңышының сере нәрсәдә икәнен белмәвен әйтте.

Нәфисә Юльякшина Радикның иң өлкән фанатына 88 яшь икәнен әйтте. Радикның "Элвин" псевдонимын алуын ул башта оялып кабул итүен әйтте. Әмма Юльякшинның "Чин" дигән кытай фамилиясе белән охшаш икәнен, ә Элвин Грей исеменең бар илләрдә дә кабул ителүен аңлаткач, риза булган. "Грей - яраткан фильмы, ә Элвин исемен бар халык та белә". 

Нәфисә ханым Радикның балачактагы кушаматы "Элвин" турында бер кызыклы очрак турында да сөйләде. "Бервакыт өйдә торам, Радик өйдә юк иде, ике бала "Элвин, чык", - дигәч, аптырап киттем. Аннары, кызык итәм әле дип, кичен: "Элвин, хәлләр ничек?" - дигән идем, аптырап китте". 

Әнисе улын гади авыл малае кебек  итеп тотканын сөйләде. Яңа ел табынында ул улының табынында "Невеста" һәм яшелчә салатлары булачагын әйтте.

Нәфисә ханым тапшыруны алып баручыларга Радикның футболкасын бүләк итте.

Инде билгеле булганча, Нәфисә Юльякшина хәзерге вакытта улына ярдәм итә, гастрольләргә дә йөри.



Интертат

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com