Рифат Зариповның "Татар Җырында" кемгә бирелергә тиешле "Алтын Барс"ны алганы билгеле булды / Сәхнә арты / Сөембикә
Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битСәхнә арты → Рифат Зариповның "Татар Җырында" кемгә бирелергә тиешле "Алтын Барс"ны алганы билгеле булды

Рифат Зариповның "Татар Җырында" кемгә бирелергә тиешле "Алтын Барс"ны алганы билгеле булды

19 декабря 2017
651 карау
Фото: Рамил Гали
Фирдүс Тямаев Рифат Зариповның "Алтын барс" өчен күпме түләгәне белән кызыксына. Җырчы фикеренчә, хәзер Рифат Зарипов "Алтын барс" биргән кешегә өйләнергә тиеш.
Җырчы Рифат Зарипов быел беренче тапкыр "Татар җырында" катнашып, беренче "Алтын барс"ын алды. Әмма... Рифат Зарипов алган "Алтын барс" бөтенләй башка җырчыга бирелергә тиеш булган икән! Бу хакта танылган юмор остасы Рифат Зарипов "Интертат" хәбәрчесе белән әңгәмәдә үзе белдерде!  

Рифат Зарипов "Татар җырында" "Уникаль артист" дигән номинациядә җиңде. "Уникаль артист булу өчен нишләргә кирәк" дигән сорау биргәч кенә, бераз югалып калды.

- Ай, белмим инде... Мине шулай дип игълан итеп чыгардылар. Үзе алып та бара, үзе юморист та, үзе җырчы да, үзе биюче дә дигән булып... Шушы әйберләр керәдер инде уникальностька. Белмим. 

"Лауреатлар арасында кем өчен җан атасың", дип сорагач, Рифат: "Дустым Фирдүс Тямаев өчен" дип белдерде. "Ә Фирдүс кем өчен җан ата" дигәч, "Минем өчендер" дигән өметен белдерде. Әңгәмәдә янәшәдә генә басып торган Фирдүс Тямаев кушылды. "Алла Пугачева өчен" дип, Рифатның өметен өзде. Рифат белән Фирдүс шаярышып алдылар.

- Алла Пугачева бүген юк, катнашмый. Килә алмады. Алла Пугачеваныкын миңа бирделәр, - диде Рифат, "Алтын барсын" күрсәтеп.
- Алла Пугачеваныкын алдыңмыни син? - дип сорады Фирдүс.
- Әйе!
- Син аңа күпме должен?
- Ул миңа должен! - диде Рифат.
- Должна! - дип, дустын төзәтте Фирдүс.

Фирдүс Рифатның Алла Пугачевага нәрсә тиеш икәнен дә ачыклый башлады. Аннары үзе үк уйлап та тапты: "Өйләнәсең була", - диде Фирдүс Рифатка.

Рифат Зарипов "Татар җырында" "Исеңдәме" җырын башкарды. Видеода ул җырны да карый аласыз!

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com