Азат Фазлыев: “Биш меңлек белән борын сөртергә... ул кадәр юләр түгел бит инде без” / Сәхнә арты / Сөембикә
Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битСәхнә арты → Азат Фазлыев: “Биш меңлек белән борын сөртергә... ул кадәр юләр түгел бит инде без”

Азат Фазлыев: “Биш меңлек белән борын сөртергә... ул кадәр юләр түгел бит инде без”

Эльвира ШАКИРОВА
Эльвира ШАКИРОВА
18 декабря 2017
417 карау
Азат Фазлыевның канаган борынын кәгазь биш меңлек белән сөртүен, үзе әйтмешли, баеп китүен язган идек. Моны җырчының Инстаграмдагы аккаунтында күрдек. Рульдә барган Азатны Алсу видеога төшергән иде.

Биш меңлекләрнең чын булуына ышанган халык Азатка шалтыратып, төрле сораулар яудыра башлаган. Җырчы барысына да безнең аша җавап бирергә, бу хәлгә ачыклык кертергә теләвен әйтте.

“Соңгы арада борын канап йөдәтә. Өйдә дә, юлда да була бу хәл. Беркөнне машинада барганда, каный башлады. Салфетка артта, ә туктарга ярамый, чөнки юл тар. Янәшәмдә утырган Алсудан “нәрсә булса да бир”, дип сорадым. Туйлар өчен алынган уенчык биш меңлекләр бар иде, Алсу шуны бирде. Моны кайбер журналистлар дөрес аңламаган. Аларга да эш, сүз кирәк булгандыр инде, шул арада язып та чыкканнар. Биш меңлек белән канлы борын сөртеп утырырга ул кадәр юләр түгел бит инде без. Кешенең шуңа ышануына шаккатык. Ул кадәр дәрәҗәдә баемадык әле. “Нормальный” кешеләр кебек, без дә кредитта яшибез. Бездән көнләшеп яшәгән кешеләргә эләктереп алырга яхшы булды инде бу”, - дип сөйләде Азат Фазлыев Интертатка.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com