Рифат Фәттахов “Барс-медиа”ны профессиональ этиканы бозуда гаепли / Сәхнә арты / Сөембикә
Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битСәхнә арты → Рифат Фәттахов “Барс-медиа”ны профессиональ этиканы бозуда гаепли

Рифат Фәттахов “Барс-медиа”ны профессиональ этиканы бозуда гаепли

01 декабря 2017
391 карау

Бүген Рәшит Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов "Татар җыры" фестивалендә Ришат Төхвәтуллинның катнашу мәсьәләсенә карата үз фикерен белдерде.

"Татар җыры-2017" концертына багышланган матбугат конференциясе турында укыдым, - диде Рифат Фәттахов “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Хәзерге көндә Ришатның теге яки бу концертта катнашу–катнашмавы - аның үз ихтыяры. Әмма мине иң нык гаҗәпләндергәне: "Барс-медиа" директоры Марат Гәрәев, Ришатның элекке елларда фестивальдә катнашмау сәбәбләрен аңлатканда, этик нормаларны гына түгел, ә дөреслекне дә боза кебек. Марат Гәрәев сүзләренә караганда, алар “Ришатның продюсеры белән сөйләшүләр алып барганнар, әмма уртак тел таба алмаганнар”. Беренчедән, Ришат белән бәйле ниндидер җитди фикер-тәкьдимнәр белән Марат Гәрәевнең миңа бер тапкыр да мөрәҗәгать иткәне булмады. Киресенчә, безнең кайбер тәкьдимнәр алар тарафыннан кабул ителмәде кебек тоелды миңа”.

Искәртеп үтәбез, 16 декабрьдә "Пирамида" концертлар залында узачак “Татар җыры” Халыкара эстрада фестивале тарихында беренче тапкыр Ришат Төхвәтуллинның катнашуы көтелә. Бу хакта журналистларга "Мираж" кунакханәсендә "Татар җыры" фестивале уңаеннан оештырылган матбугат конференцияседә хәбәр ителде. Оештыручылар хәбәр итүенчә, Ришат Төхфәтуллин “Үзенчәлекле моң” номинациясендә тәкъдим ителәчәк. Җырчының ни өчен моңа кадәр фестивальдә катнашмавының сәбәбен «Барс Медиа» татар медиа группасының рәисе Марат Гәрәев аңлатты: “Эстрадада Ришат барлыкка килгәч тә, аны фестивальдә катнашырга чакырдык. Дөрес, без аның генераль продюсеры Рифат Фәттахов аша аралаштык. Кызганыч, ниндидер сәбәпләр аркасында без уртак тел таба алмадык, - диде ул. - Ришатның “Татар җыры”нда катнашмавыннан беркем дә өстен калмады, кыены халыкка төште”.

“Ришат Төхфәтуллин минем белән 2014 елдан бирле эшләми. Нишләп соң ул шул вакыттан бирле "Татар җыры”нда катнашмаган?! Моңа да мин гаеплеме?! "С больной головы на здоровую", диләрме әле руслар..., - дип гаҗәпләнә Рифат Фәттахов аның сүзләренә. Ул Марат Гәрәевнең: "Татар эстрадасында Ришат Төхвәтуллин дигән йолдыз кабынуга, без аны “Татар җыры”нда күрергә теләк белдердек", - дигән сүзенә карата: “Мондый очракларда безнең бабай: "Акылың алтын икән", - дияр иде. Әзер "йолдыз"ларны файдалану җиңел шул ул, ә менә син аларны эзләп тап, зур сәхнәгә чыгар”, - дип җавап бирде.

“Соңгы вакытта "Татар җыры”ның үз йолдызлары бөтенләй күренми башлады кебек. Узган ел "Филүс Каһиров катнаша", дип сөенештеләр, быел - Ришат Төхвәтуллин... Хәер, Ваһапов фестивалендә тагын йолдызлар кабынып килә - Гөлсирин, Рәнис, Азат, Айсылу... Димәк, "Татар җыры”н оештыручыларына борчылыр урын юк...” - ди Рифат Фәттахов.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/30/153426/

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com