Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битСәхнә арты → Татар-малай сөйгән ярына Элвин Грей концертында тәкъдим ясады!

Татар-малай сөйгән ярына Элвин Грей концертында тәкъдим ясады!

26 ноября 2017
504 карау
Татар-малайның яраткан кызы - Апас кызы Илүзә Нигъмәтуллина. "Мега"да эшли. Аларның танышуларына да Элвин Грей сәбәпче булган. Билгеле булганча, Ринат Галиәхмәтов "Яраткан җырым" флешмобын башлаган иде. Бу җырның идеясе Элвин Грей концертын карагач туган. 27 январь көнне Татар PARTY дискотекасы вакытында, гадәттәгечә, Татар-малайның фанатлары фотога төшә башлаган. Фотога төшүчеләр арасында Илүзә дә булган. "Без шулай таныштык. Радик булмаса, аның җырлары булмаса, флешмобны уйлап та чыгара алмаган булыр идем. Популяр булуыма да ул сәбәпче. Шуңа да танышуыбызга да Радик "гаепле", - дип шаяртты Ринат Галиәхмәтов. 

Татар-малайның тәкъдим ясавы да үзенчәлекле булган. Элвин Грей белән алдан килешү буенча, Илүзәне бер конкурста җиңүче итеп танытып, сәхнәгә чыгарганнар. Илүзә сәхнәгә чыккач, Элвин Грей "Бүләкне алып чыгам", дип, сәхнә артына чыгып киткән. Шул вакытта ут сүнгән. Ут янганда Илүзә сәхнәдә, үз янында чәчәкләр һәм балдак тоткан Ринат Галиәхмәтовны күргән. Ул Илүзәгә хатыны булырга тәкъдим ясаган һәм Радик Юльякшинга рәхмәтен белдергән.

"Мин әлегә кадәр шул хисләр астында. Тезләр калтырап тора", - дип, дулкынлануын яшермәде Ринат.

Радик Юльякшин: "Элвин Грей ЗАГСы әйбәт эшли", - дип шаяртып, яшьләргә рәхмәт әйткән. Аннары ул, бүләк итеп, "Кияүгә чык" дигән җырын башкарган. 

Татар-малай моңарчы сөйгән ярының фотосын беркемгә дә күрсәтми иде. Популяр видеоблогерның иҗатын күзәтеп баручылар моны яхшы белә. Илүзә гел йөзен яшереп килде.

Һәм менә ниһаять, Илүзәнең кем икәнен дә белдек! Яшьләр туйны җәйгә планлаштыралар. 

Яшьләргә бәхет телибез!

чыганак: http://intertat.ru/shou-biznes-yanalyklary/tatar-malay-s-yg-n-yaryna-elvin-grey-kontsertynda-t-kdim-yasady/

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com