Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битСәхнә арты → Радик Юльякшин: Мәктәптә укытылмаса, яшьләр туган телне ничек саклый алсын?

Радик Юльякшин: Мәктәптә укытылмаса, яшьләр туган телне ничек саклый алсын?

13 октября 2017
80 карау
Популяр җырчы Радик Юльякшин-Элвин Грей фикеренчә, өйдә сөйләшеп кенә туган телне саклап булмый.
 

Татарстанда - татар, Башкортстанда - башкорт теле мәктәптә укытылырга тиеш, өйдә сөйләшеп кенә туган телне саклап булмый. Элвин Грей псевдонимы белән чыгыш ясаучы популяр җырчы Радик Юльякшин "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта белдерде.

"Беренчедән, әлеге заманда, күп яшьләр үз телләреннән оялалар, хәтта компания белән йөргәндә дә гел дә русча сөйләшәләр. Минем уйлавымча, телдән оялырга кирәкми", - диде ул. Җырчы җыр ярдәмендә туган телне популярлаштырырга, яшьләрнең туган телдән оялуына чик куярга була дип саный. Бу юнәлештә уңышлары да бар, диде ул. "Аллага шөкер, хәзерге вакытта бик күп әти-әниләр сәхнәгә менеп: “Радик, рәхмәт җырларың өчен, минем балам сезнең җырларны тыңлап телне өйрәнә башлады”, - диләр, аңламаган сүзләрне әти-әниләреннән сорыйлар. Әти-әниләрнең сәхнәгә менеп шулай әйткәч, күңелгә шул хәтле рәхәт була, чөнки безнең өчен яшьләрнең туган телне өйрәнүе һәм телдән оялмавы бик мөһим", - диде ул. 

Радик Юльякшин мәктәптә туган телендә укуын билгеләп үтте. "Хәзер мәктәпләрдән туган тел дәресләрен алырга, диләр. Минем уйлавымча, алай кирәкмидер. Татарстанда - татар теле, Башкортстанда башкорт теле мәктәптә укытылырга тиеш. Ул дәресләр булмаса, яшьләр ничек телне саклый? Өйдә генә сөйләшеп булмый", - диде ул. 
  

фото Кирилла Пенкина
автор Рәмис Латыйпов 

 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy