Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битСәхнә арты → Җырчы Нюша туйда иренә багышлап Хәния Фәрхинең кайсы җырын җырлаган? (видео)

Җырчы Нюша туйда иренә багышлап Хәния Фәрхинең кайсы җырын җырлаган? (видео)

Чулпан ШАКИРОВА
Чулпан ШАКИРОВА
01 октября 2017
6120 карау
"Вечерний Ургант" тапшыруында, очраклы рәвештә генә Нюшаның үз туенда Хәния Фәрхи репертуарыннан җыр башкаруы билгеле булды. Сүз нинди җыр турында баруын белергә теләп, "Татар-информ" хәбәрчесе Нюшаның тормыш иптәше Игорь Сивов белән элемтәгә керде.



"Четыре татарина" КВН командасында уйнаган Игорь Сивов Казан мэриясендә эшләде. Бәйрәм программалары дирекциясе директоры, Универсиада ачылышы тантанасы өчен җаваплы җитәкче булды, 2014 елда мэрия башкарма комитеты аппараты җитәкчесе итеп билгеләнде. Игорь хәзер студентлар спорты федерациясе президенты киңәшчесе. Быелның августында ул җырчы Нюшага өйләнде.

  -  Бик матур җыр иде ул, "Җанымның яртысы" дип атала, - диде Игорь Сивов. (Игорь Сивов җырны "Җанымның яртысы" сүзләре белән хәтерли. Хәния Фәрхинең "Мәңгелек ярым син" җырында шушы сүзләр яңгырый - автор).


- Ул сезнең өчен чынлап та сюрприз булдымы, әллә беренче гаилә бәйрәмегездә татарча җырлавын шарт итеп куйдыгызмы?
- Әлбәттә, сюрприз. Бу- Нюшанвң үз теләге.
- Нигә нәкъ менә татарча җырларга булган икән? Мәхәббәтен рус телендә аңлатса да, каршы килмәс идегез бит?
- Мин бит Татарстан егете, татар мохитендә, татар мәдәниятендә тәрбияләнеп үскән кеше. Шуңа күрә хатыным истәлекле сюрприз ясарга теләгән.
- Җыр сүзләрен озак өйрәндеме?
- Анысын белмим, ләкин бик тиз ятлагандыр дип уйлыйм. Ул бит бик талантлы кыз.
- Үзегез Хәния Фәрхи иҗатын яратасызмы?
- Җырлары белән таныш идем, ошый иде. Ә үз туемдагы бу сюрприздан соң мин бу җырчының иҗатына бар күңелем белән гашыйк.
- Нюшаның татар туганнары юкмы соң?
- Аның нәселендә татарлар бар.
- Туй сюрпризын безнең белән дә бүлешә алмыйсызмы?
- Юк, бу җыр безнең гаилә архивы өчен генә... Аннан соң без аны интернетка куя да алмыйбыз бит, хокуклар дигән нәрсә бар. Бәлки, киләчәктә, Нюша аны яздырып, дөньяга танытыр.

Бирсен Ходай! Хәния Фәрхинең үлемсез җырлары рус эстрадасына да үтеп керсә, ничек шәп булыр иде бит! Татар теле өчен көрәшкән көннәрдә, рус җырчылары репертуарларына татар җырларын кертсәләр дә, бу - безнең өчен зур мәртәбә! Бәлки, Татарстан килене Нюша бу өлкәдә беренче революционер булыр! 



чыганак: http://intertat.ru

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy