Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битСәхнә арты → Хәния Фәрхи тормышы һәм иҗатына багышлап китап чыгару ниятләнә

Хәния Фәрхи тормышы һәм иҗатына багышлап китап чыгару ниятләнә

27 сентября 2017
489 карау
Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи турында китап чыгару нияте бар. Бу хакта Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә аның истәлегенә багышланган “Истә калсын!” дип исемләнгән өч көнлек концертларда игълан ителде.

Алып баручы Зәмирә Гәрәева Хәния Фәрхи турында газета-журналларда мәкаләләр булса да, аның турында бер китап та булмавын әйтте. “Өч көн дәвам иткән концертлардан кергән керемне якыннары аңа багышлап китап чыгаруга тотачак”, - дип белдерде ул. Тамашачылар бу хәбәрне алкышлар белән хуплады.

Китап чыгару идеясе тормышка ашса, аны киләсе елның 30 нчы маенда – җырчының туган көнендә, филармония залында тәкъдим итү планлаштырыла.

Искәртеп үтик, Хәния Фәрхи 2017 елның 27 нче июлендә Башкортстанның Тәтешле районында йөрәге тотып вафат булды. 29 нчы июльдә аны Камал театрыннан озаттылар, аннары Яңа татар бистәсе зиратында җирләделәр. 23, 24, 25 сентябрьдә филармониядә Хәния Фәрхине искә алу концертлары аншлаг белән узды. Аның җырларын башка җырчылар һәм кызы Алия Гәрәева башкарды.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/26/149060/

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy