Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битСәхнә арты → Марат Бәшәров икенче тапкыр өйләнгән (ВИДЕО)

Марат Бәшәров икенче тапкыр өйләнгән (ВИДЕО)

13 сентября 2017, 10:00
211 карау
Үткән ялларда актер Марат Бәшәров икенче тапкыр өйләнгән. 43 яшьлек артист шоу-бизнес дөньясыннан ерак торган 31 яшьлек Елизавета Шевыркованы сайлаган. Бәшәровның бер яшьлек улы әнисе элегрәк банкта эшләгән һәм актерга гашыйк булып йөргән. Узган ел көзен алар никах укытканнар.

«Без Марат белән күптән бер гаилә, бала үстерәбез, шуңа күрә өйләнешү мөнәсәбәтләрнең дәвамы гына булып тора», – дип Елизавета Шевыркованың сүзләреннән өземтә китерә StarHit.

 

Марат Башаров женился!! #свадьбагода2017 #актеры #башаров #гусятников #горько!

Публикация от Журнал ТЕЛЕНЕДЕЛЯ (@tele_ru)

Тантанада кәләш ак күлмәктән, кияү кара костюмнан булган. Марат белән Елизаветаның туе рус һәм татар гореф-гадәтләре буенча узган. Парны рус йоласы буенча ипи-тоз белән каршылаганнар, ә татар көенә Марат чак кына биеп җибәрмәгән. Туйга бары тик 20 кунак – иң якыннар һәм туганнар гына чакырылган. Кунаклар арасында Стриженовлар гаиләсе, шулай ук «Битва экстрасенсов» телепроектының 17 сезоны җиңүчесе Свами Даши булган.

Беренче тапкыр Марат Бәшәров рәсми рәвештә язылышмыйча Елизавета Круцкога өйләнгән, аларның 13 яшьлек Амели исемле кызлары бар. Икенче тапкыр Бәшәров 2014 елда Екатерина Архаровага өйләнгән, әмма алар бер елдан соң аерылышканнар.

Искәртеп узыйк, Бәшәров яңа хатыны белән моннан дүрт ел элек танышкан. Берничә елдан соң Бәшәров һәм Шевыркова кабат очрашкан. Узган җәйдә аларның Марсель исемле уллары туган.

чыганак: http://tatar-inform.tatar
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy