Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битСәхнә арты → Гөлназ АСАЕВА Уфадагы җәнҗал турында: “Мин - кызу канлы кеше”

Гөлназ АСАЕВА Уфадагы җәнҗал турында: “Мин - кызу канлы кеше”

06 сентября 2017
714 карау
Интернет челтәрендә җырчы Гөлназ Асаева турында "наркотик маддәләр кулланып, Уфадагы төнге клубта тавыш куптарган" дигән мәгълүмат пәйда булды. Әмма Гөлназ "инцидент булды, ләкин мин берни дә кулланмадым, ул көнне, гомумән, рульдә идем", - дип, бу мәгълүматны кире какты.
- Дусларым белән Уфада төнге клубка бардык. Гадәттә, төнге клубларга керткәндә, кулга беләзек кидерәләр. Без аны сатып алдык, ләкин "озакка килмәдек" дип, беләзекне кимәскә рөхсәт сорадык. Тәртип саклаучылар каршы килмәде. Бераздан дус кызым белән урамга чыктык, ә яңадан клубка инде безне кертмәделәр. Янәсе кулыбызда беләзек юк. Күңеле булсын дип, беләзекне кулыма кидем, тик тәртип саклаучы егет барыбер кертмәде. Минемчә, алар мине танып, юри шулай эшләде. Җитмәсә әйткәләшә башлады. Миңа карата тупас сүзләренә түзә алмадым. Холкымны үзең беләсең, мин - кызу канлы кеше. Кулын каерып алып, берне тонтырдым, - дип сөйләде Гөлназ Асаева. Җырчы әйтүенчә, бу хәлдән соң кайбер матбугат чараларында Гөлназга яла ягылган язмалар чыккан. "Имеш, мин наркотик маддәләр кулланганмын, исерек булганмын. Ә ул көнне мин рульдә идем. Миңа тап төшерергә теләделәр. Ялган мәгълүмат һәм фотосурәтләремне таратканнары, яла якканнары өчен судка бирдем. Бу хәл буенча җинаять эше кузгатып, дөреслекне ачыклауларын телим", - диде Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлназ Асаева. Искәртеп үтик, Башкортстандагы кайбер мәгълүмат чаралары "Невеста Элвина Грея устроила скандал в ночном клубе" дигән яңалык таратты. Анда җәнҗалның төп гаепчесе итеп Гөлназ Асаева сурәтләнә. "Татар эстрадасының популярлашып килүче йолдызы үзен яхшы яктан күрсәтми... Браслет кияргә кирәк дигән барлык кешеләр өчен дә гадәти кагыйдәләр җырчыда агрессив реакция тудыра. "Ул наркотиклар кулланган кебек фикер тудырды. Күзләре үгезнеке кебек кызыл иде, - дип яза шаһит, аннары ул сакчыга: "Минем кем икәнемне беләсеңме? Мин сине эштән куам!" - дип, сикеренә башлый. Шаһит әйтүенчә, җырчыны клубтан алып чыгып китәргә туры килә, әмма ул тынычланмый, һәм башка сакчыга сикеренә башлый - аны тырнамакчы була, тибә. "Күп тапкырлар тынычлануын сорауга адекват реакция күрсәтмәде. Клубка килгән башка кешеләрне мыскыл итте", - ди шаһит. Ул бу хәбәрне социаль челтәрләрдә таратачагын әйтте. "Башкортстан йолдызларының буш вакытларын ничек уздырганнарын бар кеше дә белсен. Әгәр кирәк икән, видео да бар. Бар да бар. Текст дөрес һәм реаль дәлилләр бар", - ди ул". Хәбәрдә Гөлназ Асаеваның башкорт һәм татар эстрадасы җырчысы Элвин Грей - Радик Юльякшин белән очрашып йөрүе һәм аларның озакламый туйлары булачагы турында да әйтелә.

чыганак: http://intertat.ru

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy