Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битСәхнә арты → Алсу һәм Азат ФАЗЛЫЕВЛАР аяк-кул "сындырып" нишләгән?

Алсу һәм Азат ФАЗЛЫЕВЛАР аяк-кул "сындырып" нишләгән?

Эльвира Шакирова
Эльвира Шакирова
16 августа 2017
441 карау
Алсу һәм Азат Фазлыевларның берсе - кулын, икенчесе аягын "сындырган". Гипс белән төшкән фото Интернетта пәйда булгач, җырчыларга бик күп кеше борчылып шалтыраткан, хәлләрен белешкән.
"Бигрәк тә клиентларыбыз хафаланды. "Мәҗлескә килә алырсыз микән?" - дип сорадылар", - ди артистлар. 

- "Очам синең яныңа" җырын Владимир Федоров белән Анна Попова иҗат итте. Әлеге тандем безне һәрвакыт хит җырлар белән сөендерә. Бу юлы да алар иҗат иткән җырга клип төшерергә булдык. Бу, чын мәгънәсендә, "Гөрләп кирәк яшәргә" җырына төшерелгән клипка алмаш булачак. Клипны TMTV Production төркеме ике көн буе иртәнге сәгать 6дан кичке 10га кадәр төшерде. Безгә хәтта ашарга да ирек бирмәделәр, төшерү процессы шулкадәр тыгыз һәм күңелле барды. Күренешләр Казанда - галереядә, китапханәдә, хастаханәдә һәм башка урыннарда төшерелде, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Алсу Фазлыева.

  
Клипта Азат белән Алсу берсеннән-берсе кызыклы һәм кызганыч хәлләргә юлыга. Алар карак та була, маҗаралары аркасында аяк-кулларын да сындыра. "Хастаханәдә безгә чын гипс салдылар. Биредә безне таныган кешеләр соңыннан: "Без сезне, чынлап та, кызгандык, ярый әле клип кына булган", - дип язды. Ә чынлыкта, гипс белән йөрү бик кыен икән. Моңа кадәр андый хәлгә калган булмады, уенда гына калсын", - диде Алсу.



Клип төшергәндә, Азат велосипедтан егылып кулын авырттырган. Монысы - чын хәл. Маҗараларга бай булган клип озакламый зәңгәр экраннарга чыгар дип көтелә.

чыганак: 
http://intertat.ru

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy