Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битСәхнә арты → ​Җырчы Жанна Фрискены дәвалауга җыелган акча кая китә?

​Җырчы Жанна Фрискены дәвалауга җыелган акча кая китә?

11 августа 2017
194 карау
Җырчы Жанна Фрискены дәвалауга җыелган акча онкологик авыру белән чирләүче балаларны дәвалауга тотылачак. Бу хакта Россия ярдәм фонды президенты Лев Амбиндер сүзләренә сылтама белән "Федеральное агентство новостей" басмасы яза.

Фонд президенты сүзләренчә, әлеге карарга каршы килгәннәр үз акчасын кире кайтарта алачак. "Россия ярдәм фондына кайтарылган барлык акча да, каршы килүчеләр булмаган очракта, онкологик авыру белән чирләүче балаларны дәвалауга тотылачак", – дигән Лев Амбиндер. Фондның гамәлдәге кагыйдәләре буенча, әлеге акчага ярдәм күрсәтелгән һәр бала турында сайт аша мәгълүмат биреп барылачак.  

Исегезгә төшерәбез, 10 августта суд Фрискеның туганнары шикаятен кире кагып, җыелган акчаның җырчының туганнарыннан алу турындагы карарның канунлы булуын раслады.

Җанна Фриске 2015 елда онкологик авырудан вафат булды, аны дәвалауга 21 миллион сум акча җыелды.

чыганак: http://tatar-inform.tatar

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy