Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битСәхнә арты → "Мулла" фильмы һәм "Мулла" пьесасы – аерымлыклар

"Мулла" фильмы һәм "Мулла" пьесасы – аерымлыклар

Рузилә Мөхәммәтова
Рузилә Мөхәммәтова
06 августа 2017
143 карау
Туфан Миңнуллинның “Мулла” пьесасы мотивлары буенча төшерелгән фильм Әсфәндиярнең төрмәдән чыгу күренешеннән башланып китәчәк. Пьесада бу күренеш юк. Әлеге кадрлар – мулланың сүз арасында гына әйтелгән: “Мин тимерчыбыклы мәктәптә укыдым”, – диюенең визуальләштерелүе. “Шуның өчен дә кино бит инде ул – әйтелгән сүзләрне видеога төшереп сурәтләү өчен”, – диде “Мулла” фильмының генераль продюсеры Миләүшә Айтуганова. Ул бу эпизодның иң соңыннан – Әсфәндиярның авылдагы тормышын төшереп бетергәннән соң гына – сентябрь аенда төшереләчәген әйтте.

Пьеса белән сценарийның аерымлыкларын карасак, Туфан Миңнуллинның оригинал текстында танылган киноактер Марат Бәшәров уйнаган Артур образы да юк. “Мулла” фильмының генераль продюсеры Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, бу табигый. Әйтик, Әсфәндияр мулланың элеккеге дусты белән очрашуы аның пьесада ук булган икеләнүләрен ачыграк күрсәтә.

Миләүшә Айтуганова фильмны Туфан Миңнуллинның “Мулла” пьесасы мотивлары буенча дип әйтү дөресрәк булуын ассызыклады.

Идея авторы, продюсер, композитор Марат Әхмәтшин төп идеянең үзгәрешсез калуын билгеләп үтте.

Бүген Әтнәдә беренче тапкыр татар киносында төшкән танылган киноактер Марат Бәшәров төп геройның исән калуын ассызыклады. Үзенең әлеге проектка алынуында геройның исән калуы хәлиткеч фактор булуын да әйтте.

Мәгълүмат өчен: Әтнә районында Туфан Миңнуллинның "Мулла" пьесасы нигезендә фильм төшерелә башлады. Бүген Марат Бәшәров районның Күәм һәм Күңгәр авылларында фильмга төште.

5 сентябрьдә Казан Халыкара мөселман кинофестивале кысаларында “Мулла” фильмы проекты һәм төшерү төркеме тәкъдим ителәчәк.

“Мулла” фильмы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров ярдәменә таянып төшерелә.

чыганак: http://tatar-inform.tatar

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy