Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битСәхнә арты → Җырчы Илназ Ханәфиев: "Мине Наил Табанаков хатынлы итте!"

Җырчы Илназ Ханәфиев: "Мине Наил Табанаков хатынлы итте!"

Эльвира ШАКИРОВА
Эльвира ШАКИРОВА
26 июля 2017
236 карау
Узган елгы җәйдә татар эстрадасында бейби-бум булды, ягъни шактый артистның бәбие туды. Быел исә эстрадада - никах-туйлар елы. Бу көннәрдә җырчы Илназ Ханәфиев та башлы-күзле булды!
Илназ сөйгәне Альбина белән никах укытты.

— Альбина — Татарстанның Биектау районыннан, ул да җырлый. Аны Наил Табанаков концертыма алып кайткан иде. Алар бергә эшләгән булган. Шул концерттан соң танышып, дуслашып киттек, очраша башладык. Альбина белән 2 елга якын йөрдек. Никах мәҗлесен кызның өендә үткәрдек. Никахны Рамил хәзрәт Юныс укыды. Сөйгәнемә алтын беләзек бүләк иттем, — дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Илназ Ханәфиев.



"Хәзер никахны мәчеттә, кафеда үткәрү киң таралган. Ни өчен сез өйдә генә укыттыгыз?" — дигән сорауга, Илназ: "Артык шау-шу булуын теләмәдем", — диде.

Илназ яшь парларга киңәш-теләкләрен дә җиткерде: "Һәр нәрсәнең үз вакыты. Яшь матур вакытта балалар үстерергә, "яшь гаилә" сүзенә туры килергә кирәк. Буйдак егет чак ничек кенә татлы булмасын (көлә), үз вакытында гаилә кору фарыз гамәл".

Ханафиевлар гаиләсен котлыйбыз, нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек телибез!

чыганак: http://intertat.ru

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy