Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битСәхнә арты → Ренат Ибраһимов мунчада бәбиләүне пропагандалый

Ренат Ибраһимов мунчада бәбиләүне пропагандалый

24 мая 2017
295 карау
Язылачак китабында Татарстан һәм Россиянең Халык артисты Ренат Ибраһимов мунчада бәби табуның кулай якларын бәян итәчәк. Бу хакта ул Казанда оештырылган юбилей кичәсендә сөйләп узды.

«Бала табу өчен иң кулай урын - мунча, чөнки биредә өч «т» бар, - ди танылган артист. Беренчедән, «тепло»; икенчедән, «тихо»; өченчедән «темно». Сигез бала атасына ышаныгыз, бу уңайлыклар замана хастаханәләренең берсендә дә тәэмин ителмәгән. Хатыным Светлананың тулгагы башлангач, бабай яккан мунчага киттек (бабай - Светлананың әтисе, миннән ун яшькә яшьрәк ул). Кабартылган балалар бассейнына җылы су агыздым. Алдан сөйләшеп куелган акушерны чакырдык. Кендек кисәргә дип аптектан кайчы һәм кендек бәйләр өчен теш җебен дә алдан алып куйган идем.

Дөньяга аваз салырга да өлгермәгән сабыйның башын борып куялар, шунлыктан муенга зыян килә. Борынгы Римда коллар тугач, шулай итә торган булганнар. Адәм баласы башын югары күтәреп йөрмәсен, үз фикере булмасын, гавамнан аерылып тормасын өчен шулай эшләнелгән. Совет табиблары да бу алымны кулланганнар. Гинекология һәм акушерлык практикасында әлеге әмәл остаздан шәкерткә күчә-күчә дәвам итә... Россия сабыйлары берничә ай башын тоталмый бит. Олы кешеләр баш өянәгеннән интегә. Һәммәсе дә – шушы “муен бору” аркасында. Ә безнең Мәрьямебез тугач ук, башын тотып тора иде инде», диде татарның танылган җырчысы.

Ренат Ибраһимовның яңа китабы әнә шул уйланулар, истәлекләрдән  башланып китәчәк тә икән.

Инде хәбәр иткәнебезчә, җырчының үзе язган «Домой» җырына пластилин мультфильм  Казанда төшерелә. Эш процессы шактый катлаулы – бер минутлык кадр төшерү өчен дә җиде рәссамнан торучы төркем тәүлектән артык пластилин әвәләгән.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/24/141180/

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy