Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битСәхнә арты → "Әле дә син бар, җан ярым..."

"Әле дә син бар, җан ярым..."

Рәйсә ЮСУПОВА
Рәйсә ЮСУПОВА
08 октября 2018, 18:00
2407 карау
Аларның никахы күкләрнең үзендә үк укылгандыр, мөгаен. Әгәр шулай булмаcа... Әйе, әйе, шулай булмаса — алар очраша да, кавыша да алмаслар иде. Берсе — мәшрикътә, ә икенчесе мәгъриптә туган бу балаларны очраштыру, таныштыру, кавыштыру ниятеннән илаһи Табигать аларны әле Моң дигән могҗиза белән дә бүләкли. Әмма бу икәүгә очрашу, әкиятләрдәге кебек, бик күп дәрьялар кичеп, озын-озын юллар, биек-биек таулар, кара урманнар үтеп кенә насыйп булыр.
Ә аңа чаклы...

Балачак мизгелләре


Зәйнәп хатирәсе

Мин Үзбәкстанның хәрби заводлы ябык бер шәһәрендә туганмын.
Әнием-әтием көне-төне эштә, һәм минем телем яследә “мама” сүзе белән ачыла. Ә өйдә патефоныбыз бар. Мин аның тәлинкәсенең гел әйләнеп торуын телим. Сабый йөрәгемне бертуктаусыз җыр кага: “Әй күземнең карасы, йөрәгемнең парәсе!..”
Әти эштән бөтенләй арып һәм кемнәргәдер бик ачуланып кайта. Ашагач, чәйләр эчкәч — үзгәрә үзе. Үзгәрә дә җыр суза:
Кара урман шаулый, ирек даулый...
Мин күзенә күренмичә генә әтине тыңлыйм. Җылый-җылый тыңлыйм. Җыруның сүзләрен дә, мәгънәсен дә аңламыйм, югыйсә. Шулай да, әллә нишләтә бу җыр. Нәрсә икән ул — кара урман, ник шаулый икән инде ул?
Әнинең “шаулама, әтиең ял итә” диюенә үк менә мин туктыйм ла...
Беркөнне мин бакчага бармадым. Башым, тамагым авыртты. Дарулар эчереп, тормыйча ятарга кушып, әни эшкә китте. Бермәлне нәрсәдер шапылдауга уянып киттем. Әти өстәл өстенә чемодан ыргыткан да: “Булды, җитте, чит-ят илдә туфрак буласым килми, туган як һавасын сулап яшисем, туган туфракта җирләнәсем килә”, — дия-дия, күлмәкләрен тутыра.
Уянганымны күреп, яныма утырды һәм: “Мин туган илгә кайтып китәм, кызым, син әниең белән кайтырсың, үзем урнашкач хәбәр итеп хат язармын”, — диде. Ничектер йомшак, бик җылы итеп әйтте ул моны. Бала күңелем сизенде: ниләрдер булган!
Әни кайткач, үзара сөйләшүләреннән генә аңладым: яр ишелеп, әтинең тракторы тау упкынына тәгәрәгән, үзе сикереп кенә исән калган...
...Мин әнигә еш кына сорау бирәм: “кайда ул — туган ил”, дим. “Әтиең туган авылына кайтып китте бит, шунда — Татарстанда инде безнең туган ил”, — ди әни. Боек үзе. Мин аны җырым белән юатмакчы булам:

Әй күземнең карасы, 
Йөрәгемнең парәсе.
Әйт, җаныем, авылыгызга 
Кайсы юлдан барасы?

“Балакаем, әтиеңә охшап, җыр чире белән авырмасаң ярар иде, Ходаем”, — ди әни. Үзе чәчемә кагылып-кагылып ала.
Ә көннәрдән бер көнне әни дә кайтып китәргә җыена башлады. Үзе җыена, үзенең күзләре гел миндә. Менә- менә җылар сыман. Мин аның кулларына ябышам. “Икәү кайтыйк, әнием, мине дә апкайт шул туган илләргә, апкайт, калдырма”, — дим.
“Бигрәкләр олыларча әйттең инде, кызым”, — диде дә әни мине арык янына дәште. Шунда әни миңа, алты яшьлек кызына, йөрәген ачты: бала вакытын һәм яшьлек елларын сөйләде.
Истә калганнары шул: “нужа йөге төялгән арбаны” әнигә бәләкәйдән үк тартырга туры килә. Чөнки әтисе, ягъни минем бабаем, нахак бәлаләр тагылып, сөргенгә сөрелә. Һәм цемент шахталарыннан, тын юлларына, үпкәсенә гипс юшкыны утырып, бик бетерешеп кайта. Шуннан мантый алмыйча, дөнья куя. 1943 елны унҗиде яшьтәге әнине яңа гына дошманнан азат ителгән Ленинградка, шәһәр янындагы сазлыклардан торф чыгару эшенә җибәрәләр. 1946 елда гына кайту рөхсәт ителә. “Әтиле балаларга кагылмадылар, аларны беркая да җибәрмәделәр. Менә шуңа күрә, кызым, минем сине, әтиле баланы, әтисез итәсем килми. Ә син минем бу дөньяларда бердәнбер бәхетем. Бик озак көткән бәхетем. Чөнки мин Ленинградтан кайтканда, авылыбызда сугыштан исән калган егетләр өйләнеп беткән иде инде. Ходай шулай язгандыр, күрәсең, кырык яшем тулганда гына, Ык елгасының икенче ягында яшәүче әтиең белән кавыштык. Ә хәзер кайтып китмәсәм, әтисез калуыбыз бар”, — диде әни.
Бигүк аңлап бетермәсәм дә, шуны тойдым: әнигә кайтмыйча һич ярамый! Мин беразга биредә, әнинең туганнарында калып торсам гына әтиле-әниле булып үсәчәкмен икән...
Әни кайтып китте.
Аһ, ул сагынуларым, и ул үзәккәйләремнең өзелүләре... Күңелем тулы җыр — әти җырулары. “Сагынам, дуслар, сагынам, дуслар, сагынам туган илкәйне...”, “Биргәнсең син миңа ал нурын таңнарның, җыйгансың син миңа бар гөлен даланың...”, “Китми күңелемнән минем һич шул сөекле илкәем, анда минем сөйгән халкым, анда сөйгән әнкәем...” һәм башка шуның кебек озын көйле җырларны әни белән сөйләшеп утырган арык янына барам да җырлыйм, барам да җырлыйм, җылый- җылый җырлыйм.
...Апам белән җизнәм мине, юата- юата, мәктәпкә бирделәр. Шулай итеп, мин беренче классны да Үзбәкстанда рус мәктәбендә укыдым.
...Менә, ниһаять, Үзбәкстан да калды, рус мәктәбендә укуым да онытылды, әмма телем ачылгандагы “мама” сүзе генә гомерем буена үземнән калмады. Хәтта Булатым белән Фуатымны тапканда да “мама” дип кычкырганмын әле мин.
...Авылыбызда, ягъни Азнакай районының Сарлы авылында да иң элек үземә ияреп кайткан әнә шул сүз белән танылдым. Шул “мама” сүзе башыма да җитә язды.
...Билгеле, әнием-әтием эштә бит инде. Ә мин һәр көн саен Ык буена төшәм дә бала-чагаларның су чәчрәтә-чәчрәтә йөзүенә кызыгып карап торам. Карап тора торгач, үземнең дә алар кебек йөзәсем килә башлый. Әмма оялам, чөнки мине берсе дә чакырмый бит. Бермәлне күрәм, елга өсте тып-тын калган. Бер малай гына кармагына балык каптырып утыра. Чишендем дә кереп киттем суга. Ә елга... елга кинәт тирәнәйгәндәй булды һәм мин шундук бата да башладым. Башым судан калыкканда “мама”, “мамочка” дип кычкырам үзе, тик беркем дә күренми...
Мин күземне ачканда... күкләр, таулар әйләнә, ә теге кармаклы малай аркамны төя, ачулана-ачулана төя. “Йөзә белмәгән көе суга керәләрмени, башсыз кызый; мин бит сине башта чума- чума уйныйсың, “мама” дия-дия, кала кызы булуың белән кәперәясең дип уйладым; ярый әле чәчең калыкты”, — диеп сөйләнә үзе, мине үлемнән коткаручы кыю малай.
...Авылга кайткач... Әйе, арык буенда әни әйткән сүзләрнең тулырак мәгънәсен дә авылга кайткач кына аңладым. Әти... ул авылның данлыклы биючесе, оста җырчысы да икән әле. Аннары... әтинең ике улы барлыгын да белдем. Әнигә хәтле бер өйләнеп караган булган инде әти. Мин кайтканда олы абый читтә иде. Кече абыем белән бергә үстек, шөкер.

Зөфәр хатирәсе

...Дөнья читендәге Үзбәкстанда Зәйнәпнең үзәкләре өзелеп әти-әнисен сагынган, шул сагыну-сагышларын җыр белән баскан бер дәвердә, аның сызланулары галәмнең нәкъ уртасына урнашкан Татарстанга — Балык Бистәсе районының Олы Елга авылына да килеп җиткәндер, күрәсең: мин бернинди сәбәпсез уттай кызышып, авырый башладым. Әти-әни врачлар да чакыра — файдасы юк, гыйлемле әбиләрдән дә өшкертеп карыйлар — температурам төшми.
Даруларның да, шифалы үләннәрнең дә файдасы тимәгәч, әти Казан докторларына киңәшкә бара. Ә бер баруында гармун сатып ала. Гармунны кызышып-саташып яткан караватым янындагы урындыкта калдырып, күз яшьләрен әнигә күрсәтмәс өчен, үзе тизрәк ишегалдына ашыга. Һәм шул чакта могҗизалы бер өн ишетә: гармун ыңгыраша!
...Әйе, әйе, бер-берсенә сыенышкан әти белән әнинең минем күкрәгем өстендәге гармунга багып, күз яшьләре аша елмаюлары хәтергә уелган.
Шул гармун минем күзләремне ачтырды, гармун телләре хәлсез бармакларыма хәл кертте — мин терелдем.
Бию такмакларына охшаш көйләр чыгарып маташучы кадерле төпчеген толыбына төреп, ә тылсымлы гармунны киндер капчыкка салып, әти мине бахбайлы чанасы түрендә үзе мөдир булып эшләгән фермага да алып баргалый башлады. Савымчы кызларны гармун тыңлатып кинәндерә инде, янәсе.
...Мәктәптә дә мин гармунымнан аерылмадым. Тәнәфесләрдә уйнап җибәрүем була, мәктәбебезнең озын коридорында җырлы-биюле уеннар башлана...
Бер уйласаң, гаҗәеп хәл: бөтен нәсел-ыруыбызда гармун да, гармунда уйный белүче дә булмаган бит, югыйсә. Сөембикә апам да, өч абыемның берсе генә дә хәтта минем гармун белән дә кызыксынып карамады. Ә менә мин, һич уйламаганда дигәндәй, авылыбызда гармунчы дигән абруй казандым, һәм минем киләчәгемне дә нәкъ менә гармун моңына булган мәхәббәт хәл иткәндер, дип фаразлыйм. Әгәр кулымда гармуным, ә җанымда моңым булмаса, мин сәнгать институтына да эләкмәс, Зәйнәп дигән чибәр кызны да очратмас идем бит.

Картинки по запросу зәйнәб зөфәр

Язмыш бизекләре


Зәйнәп хатирәсе

Бәләкәйдән үк мин үземне врач итеп күрдем, врач булырга әзерләндем. Урам-тыкрыкларда иясе булмаган эт-песиләрне күрсәм дә җаным әрни — аларны тәрбияләп, дәвалап мәш килә идем. Боларны күреп әни дә: “Врач булырга тугансың инде син, кызым”, — дип гел үсендереп торды.
Әйе, урта мәктәпне тәмамлау белән, мин документларымны Казан медицина институтына тапшырдым. Көн-төн хәзерләнәм үзем.
Имтиханнар башланырга алты көн калганда, минем бер белешмәдә печать җитмәвен әйттеләр. Аны бастыру өчен авылга кайтышлый, автобуста Мәдәният институтына әзерләнүче классташым очрады. Мине дә шунда кодалый бу.
Уйнап кына дигәндәй, документларымның да копиясе белән генә, мин анда да имтихан тапшырып карарга булдым.
Ә үткәнемне белгәч, Мәдәният институтының белдерүләр тактасында үземнең фамилиямне дә күреп инангач, язмыштан узмыш юк дигән гыйбарәгә ышандым.
Әни алдында гына уңайсыз. Врач булырыма тәмам өметләнгән иде бит инде ул. Аңа ничекләр әйтермен диеп, борчуга калып уйланып утырганда, ишек шакыдылар.
Таныш булмаган бер абый керде.
- Кафедрада сезне әйбәт җырлый, тавышы моңлы, диделәр. Концерт бригадама алырга киңәш иттеләр, — дип башлады да аннары “син”гә күчеп: — Иртәгә юлга чыгасы. Барасыңмы? — диде.
Аптырап калуымны күреп, ул үзенең Марс Макаров икәнлеген, Түбән Новгородка гастрольгә җыенуын аңлатты, ниһаять.
Авылга кайтуны, көтелмәгән хәбәр әйтүне кичектереп тору мөмкинлеге тууга мин хәтта сөенеп тә куйдым.
- Ярый, барырмын, — дидем. — Тик минем өчен — исән-имин йөреп кайтуым өчен — кем җаваплы соң? — дип сорадым.
Минем иминлегем өчен үзенең тулысынча җавап бирәчәгенә, гостиница бүлмәсенә дә бик акыллы кыз белән урнаштырачагына ышандырды Марс абый. Әти-әниемнән дә рөхсәт алмакчы иде, “институт фатихасы бар бит инде” дип, мин каршы килдем.
Билгеле, Марс абый сүзендә торды. Затлы Мәдәният сараеның меңәрләгән тамашачысына да ул мине — унҗиде яшьлек бер кыз баланы — “Филармониянең беренче яшь җырчысы” дип бик зурлап тәкъдим итте.
Бу — институтка керү, тәүге тапкыр зур сәхнәгә аяк басу кебек — яшьлегем вакыйгасы булырлык шатлыклы мизгелләр бүләк иткән 1985 ел иде.
...Әтинең холкы корырак булу сәбәпледерме, минем дусларым-сердәшләрем күп түгел иде. Өйгә килердәйләре гел юк диярлек. Шулай да авылның бер егете мине капка төбенә хәтле озатып йөрде.
Беркөнне институтка минем исемгә шул егеттән телеграмма килде. “Армиягә китәм” дигән, озатырга кайтуымны үтенгән. Күрәсең, аңа карата бернинди дә хис кичермәгәнмендер инде — кайтмадым.
Ә икенче курста яңа гына армиядән кайткан Зөфәр исемле егет тә безнең группада укый башлады. Беренче көнне үк кызлар минем колагыма: “Бу егетнең күзләре гел синдә; гашыйк булган бит бу сиңа”, — дип пышылдадылар. Үзем дә сизәм инде, тик сизгәнемне генә белгертмим, читтән генә күзәткәләп, сынаштырып йөрим.
Бер елдан соң бу егетне якыннанрак сынау мөмкинлеге дә туды: безне колхозга бәрәңге алышырга җибәрделәр. Күрәм: йөгерә-йөгерә эшли бу, башкаларга булышырга да өлгерә, ә үзе гел минем яндарак булу җаен таба. Итагатьле, игътибарлы, һәрчак ихлас булуы да күңелгә якын.
...Соңгы курска күчкән язда исә без өйләнешергә сүз куештык.
Туебыз мәшәкатьләренә бераз акча юнәтү өчен җәй көне Зөфәр студентларның төзү отряды белән Татарстанның бер районына китте, ә мин үзебезнең тулай торакта җыештыручы эшенә алындым.
Өйләнешергә сүз куешуыбыз турында әти-әнигә дә әйтергә кирәк бит инде. Әмма ничек әйтергә? Бераз шүрлим үзе, тик әйтмичә дә ярамый. Уйлана торгач, башта әни белән киңәшергә булдым. Бер ял көнне кайттым да Зөфәрнең фотосын күрсәттем. Сизәм: әнигә ошамады егетем. Кырысрак табигатьле әти исә җылы гына елмаеп куйды. Соңыннан, кыз сорарга Зөфәр үзе килгәч: “Елмаеп килеп керүе үк ошады, өйләр нурланды. Югыйсә, фотосы бик борчуга салган иде”, — диде әни.

Зөфәр хатирәсе

...Институтның бер курсын тәмамлагач, армиягә алындым. Солдат хат көтеп яши бит инде ул. “Көтәм” дип вәгъдәләр биреп, мине озатып калган кызның бер елдан соң хаты сирәк килә башлады. Әһә, минәйтәм, берәр егет белән танышкан бу. Бер дә исем китмәде, үзем үк аңа хат язуны туктаттым.
...Армиядән туры институтның икенче курсына кайттым һәм... һәм Аны күреп алдым. Без белгән әкиятләрдәге Хан кызы инде менә! Шундук үз-үземә: “Менә ул — язмышың!” — дидем. Тик әле ул чакта Зәйнәп исемле бу кызның мәхәббәтен яулаганчы байтак көтәргә, байтак тырышырга туры киләсен белми идем...
...Бер-беребездән башка яши алмаслыгыбызны аңлагач кына өйләнешү турында сүз кузгаттык, вәгъдәләр бирештек. Соңыннан әле без бу вакыйганы:
Ак майларда ак вәгъдәләр
 Бирешкән идек, җаным.
Яратучы, кичерүче 
Әлдә син бар, җан ярым, —
дип, җырыбыз белән дә раслаячакбыз.
Кыш буласы туебызга үзебезчә җәй буе әзерләнгән булдык. Инде менә... төзү отрядында алган хезмәт хакымны учыма йомарлап, Зәйнәпкә туй күлмәге, туфли, туй балдаклары караштырып йөрим. Үземнең дә кияү егете булып киенәсем бар.
Өйләнешергә җыенуыбыз турында әле берәү дә белми. Башта, билгеле, әти-әниләребезнең фатихасын алу кирәктер. Ничегрәк әйтергә, кәләшемне ничегрәк күрсәтергә дип баш вата торгач, Зәйнәпнең әти-әниләре белән танышып, аларның ризалыгын алып килергә булдым. Ә аннары... күз күрер әле аннары.
...Зәйнәпнең әти-әнисе, рәхмәт төшкерләре, якты чырай белән каршы алды үземне. Матур гына сөйләштек. Җайлап кына үзем турында сөйлим, ашыкмый гына, чама белеп кенә үзләре турында сорашам.
Шөкер, әйбәт тамырдан икән кәләшем. Ике яктан да әби-бабайлары хәлле, төпле нәсел кешеләре булган. Ә әтисенең алпавыт бабасы — Баязит морза — бик зур җир биләгән, әле хәзер дә ул яшәгән төп йорт урынын “Баязит хуторы” дип йөртәләр икән. Ә Зәйнәпнең әнисе — ул чакта әле минем өчен Мәрҗәнә апа — уңганлыгы белән тирә-якта дан тоткан. Белгән бабай кемгә өйләнергә: күрше колхозны умартачысыз калдырган! Зәйнәп үзе исә чәчәкләр үстерергә, ихатаны гөл­бакчага әверелдерергә бик-бик оста икән...
...Сарлыда тагын шуны белдем: Зәйнәп “теге егетне” озатырга кайтмаган бер вакытта мин дә “теге кызга” хат язуны туктатканмын икән, әй. Язмыш дими моны — ни дисең?!.
...Никах туен — Сарлыда, ә зур туйны безнең Олы Елгада үткәрергә килештек; минекеләр дә каршы килмәс, иншалла.
...Зәйнәпне үзебезнең авылга “Иделкәем” ансамбле белән апкайтырга булдым. Концертка, билгеле, әти- әнием дә, барча туганнарым да киләчәк. Күрсеннәр, белсеннәр әле Зәйнәпнең нинди шәп кыз булуын! Зәйнәп үзе дә Фатыйма килене дигән дәрәҗәле титул аласына инанып китәр, Аллаһы боерса...
...Менә бермәлне концертны алып баручы Сафин Илдусыбыз: “Хәзер сезнең каршыгызга гүзәлләрнең дә гүзәле, сөйкемлеләрнең дә иң сөйкемлесе, талантлыларның да иң талантлысы чыгачак, алкышлар белән каршылагыз үзен, авылыгыз килене дә булып куймагае әле ул!” — димәсенме!!!
Сизәм инде: бөтен клубның күзе әти- әнидә, ә минекеләрнеке — сәхнәдә, ике толымының берсен алга үреп салган — сылу Зәйнәбемдә... Менә шулай кавыштык без.
* * *
Ә туйлардан соң ничек дисезме? Анысы һәммәбезнең күз алдында: әлегәчә, шөкер, куллары — кулда, күзләре — күздә, сүзләре, җырлары — уртак. Күз тидермик тагын...

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com