Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битБлогларРизидә Гасыймова → Сугыш – гаделсезлек ул...


Сугыш – гаделсезлек ул...

Ризидә Гасыймова
Ризидә Гасыймова
журналист
9 май көнне иртән «Ватсап»тан тәбрикнамәләр ява башлады. Хет берәрсе ичмасам үз кулы белән: «Бәйрәм белән, Ризидәкәй!» – дип язып салсын иде. Юк, әзер открыткалар, һәртөрле видеокотлаулар, тагын әллә ниләр... Берсе исә ниндидер текст – алманнарга каршы нәфрәт хаты җибәргән. Җитмәсә әле бу хатны башкаларга да таратыгыз, дип өндәмә дә язып куйган. Күңелгә ничектер кыен булып китте... 

Бүгенге яшьләр өчен Ватан сугышы – горурланыр өчен сәбәп кенә булып тоелырга мөмкин. Әмма безнең өчен алай гына түгел шул. Безнең буынга сугышның эзен-исен тоярга туры килде. Бөек Ватан сугышында минем Гасыйм бабам һәм әниемнең бертуган абыйсы Салих абый һәлак булганнар – мин гомерем буе: «Алар нинди булдылар, нинди булырлар иде икән?» – дип, күңелдән үземчә юксынып яшәдем. Әтисе һәм әтисез балачагы турында искә алганда, безнең әти (78 яшьтә) һаман күз яшьләре белән елый әле. Ире сугышта үлеп, 5 бала белән тол калган әбинең дә Җиңү көнендә сөенеп йөргәнен хәтерләмим, ул тагын бер кат бабайны искә алып, сыкранып кына куя иде. Сугыш турында безгә бик күп ишетергә туры килде. Әмма нәрсә гаҗәп – минем нишләптер беркайчан да немецларга нәфрәтләнгәнем булмаган икән. Фашизмга – әйе, немецларга – юк. Бәлки тере немец күргән булмаганга, алар белән аралашып яшәргә туры килмәгәнгәдер инде ул? Бәлки... Немецлар начар, татарлар начар, урыслар начар, Актанышлар начар дип халыкның аерым бер төркеменә кләймә сугасы килмәгәнгәдер. Ахыр чиктә ул елларда да кемнең генә үзе теләп сугышка – ут эченә, үлемгә барасы килде икән соң? Менә бүген кайсыбызның үз баласын сугышка җибәрәсе килә соң? Бер төркем сугыш чукмарлары һәр илдә дә була, һәм аларны үз артларыннан ияртерлек идеология дә (бу очракта – фашизм) килеп чыгып тора. Әмма күпчелек – бу инде теләсә-теләмәсә кулына корал алырга мәҗбүр ителгән тыныч халык бит. Ә сугышның эченә килеп кергәч, мин тынычлык яклы дип кул кушырып утырып булмыйдыр шул. Син бу якта каласың, дошман исә теге якта.

Идеология, дигәннән... Бүген инде сугышның үзенең генә дә идеологиясе бар сыман тоела миңа. Узган ел 9 май көнне авылдан килгәндә шундый күренешкә тап булган идек: Чаллы урамында берәү ачык түбәле машинадан бөтен гәүдәсе белән сузылып чыгып, демонстратив төстә мылтыктан һавага атып йөри. Йә, бер күңелсез мисал түгелмени инде бу бүген, патриотизм тәрбиялибез дип, «су сибеп» үстерелгән сугыш идеологиясенә? Кечкенә балаларны солдат киеменә киендерүләрен күргәч тә, йөрәккә шом төшә минем: «Юк, юк, без сугышны сагынмадык! Ышана күрмә, Ходаем, тыныч тормышлар насыйп ит!» – диясе килә. 

Символикада да чама хисен сакларга кирәктер. Сугышны идеаллаштырырга ярамый. Ул – үлем, ут, ялкын. Ул – сугыштан гарипләнеп, аяк-кулсыз кайткан ир-атлар, тол хатыннар, ятим балалар һәм бик күп, бик күп җимерелгән язмышлар. Һәм сугышта гаеплеләр түгел, беренче чиратта гаепсезләр һәлак булуын исәпкә алсак, дөньядагы иң зур гаделсезлек ул. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com