Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битБлогларРизидә Гасыймова → Нәрсә инде ул имтихан?!


Нәрсә инде ул имтихан?!

Ризидә Гасыймова
Ризидә Гасыймова
журналист
Менә тагын мәктәпләрдә Бердәм дәүләт имтиханнары бирер чак җитте. Безнең өчен бу, дөресен әйткәндә, хәвефлерәк вакытка әйләнеп бара. Чөнки имтиханнар белән бәйле рәвештә балаларның үз гомерләрен чикләү очраклары да, кызганычка каршы, булгалап тора. Әти-әниләр фаҗигадә укытучыларны, мәктәп – әти-әнине, хөкүмәт оешмалары исә, кагыйдә буларак, ике якны да гаепли. Әмма дә ләкин...
Бу уңайдан мәгариф министрлыгының кайсыдыр сайттан әти-әниләргә мөрәҗәгатен – «яхшы билге таләп итеп, балага басым ясамаска» киңәш итүен укыгач та: «Сез нәрсә?» – дияселәр килеп китте. Безме яхшы нәтиҗә сорап, баланың җанына тиючеләр?! Дүртлелек түгел, өчлелек балл җыйсын – бер сүз юк. Әмма инде өчлелек тә эшли алмаса, теге сез билгеләгән «чик»не үтә алмаса, әти-әниләргә кадәр бөтен мәгариф системасы хәрәкәткә киләчәк шул, кызганычка каршы. Предмет укытучысы шундук чиргә сабышачак: «Бу бит инде аның йөзенә кызыллык, бу бит инде ул тиешенчә эшләмәгән», дигән сүз. Завучлар ах-вах итәчәкләр. Аларны да аңларга була – бу рейтингны, мәктәпнең абруен төшерүче күрсәткеч. Ә боларның барысына да гаепле яшүсмергә (үзеңне гаепле хис итми кара син, урыс әйтмешли «после всего»!) исә имтиханны тагын бер мәртәбә тапшырып карарга туры киләчәк. Өстәвенә, иптәшләре белән бергә аттестат та ала алмаячак әле бу «проблемалы» бала (мин 11 сыйныфлар турында әйтәм)...
Һәм менә аның тормышында шушындый күңелсез вакыйгалар барганда, ата-ана нәрсә генә әйтеп юатса да, аз булыр кебек бит. Юк, әти-әни сабырлыгы кирәк, әлбәттә, мондый очракта нәрсә әйтәсен, үзеңне ничек тотасын кат-кат уйларга кирәктер. Тик... Мин әле бу турыда түгел. Гаиләдә генә яшәми бит бала, дип искәртәсем килә минем тагын бер тапкыр, җәмгыятьтә яши ул. Балаларның уңышсыз бирелгән имтиханнан соң мондый адымга баруын да инде хәзер «әти-әнинең артык таләпчәнлеге, ә укытучыларның гаиләдәге ситуацияне аңлап җиткермәве» кебек гаиләгә бәйле сәбәпләргә генә сылтап калдырырга ярамый торгандыр. Ел саен кабатланып торган әлеге фаҗигаләрне мәгариф системасына карата ташланган «кисәтү» (урысча әйткәндә, «вызов») дип аңлый башларга кирәк түгел микән инде ул?
Инде килсәк имтиханнарга – аларның яшүсмерләргә рухи басым ясарлык итеп оештырылуы, бүлмәләргә видеокамералар куелуы, укучыларның тентелеп-тикшерелеп кенә кертелүе турында кабатлап тормыйк. Миңа калса, имтиханнар вакытында алынган начар яки яхшы билгеләрне баланың тырышлыгын яисә ялкаулыгын, әзерлеген яисә әзерлексез килүен күрсәтүче фактор дип кенә карау да дөрес түгел кебек. Монда баланың үзләштерү мөмкинлеге дә әһәмияткә ия бит әле. Кемгәдер уку чагыштырмача җиңелрәк бирелә. Кемгәдер – алай ук түгел. Һәм бу икенче төркемгә керүчеләр, Ходай аларны шундый итеп яратканга, дөресен әйткәндә, гаепле дә түгел. Алар болай да, беренче сыйныфтан бирле кимсенебрәк яшиләр бит инде. Иптәшләре арасында дәрәҗәсезрәк булып үсәләр. Баланың мәктәпкә мөнәсәбәте дә, күп очракта нәкъ менә баланың укуга сәләте белән бәйле була торгандыр. Бу балалар институтка барырга, тагын 4, йә булмаса 6 ел укырга атлыгып торалардыр, дип уйлыйсызмы әллә сез? Мин алай дип уйламыйм. Аның каравы, киләчәктә алардан менә дигән төзүчеләр, ташчылар, эретеп ябыштыручылар, слесарьлар, тагын әллә-кемнәр – бер сүз белән әйткәндә, җәмгыять өчен бик кирәкле кешеләр чыгачак. Алар әле тормышларын менә дигән итеп корачак! Тик... бәйләнмәгез генә сез аларга... Почмакка кысрыкламагыз гына... Ахыр чиктә, уку мәгарифтәге ниндидер җитәкче өчен дә, хәтта әти-әнисе өчен дә түгел, баланың үзе өчен кирәк бит. Менә шушы баланың үзе өчен генә кирәк ул. Һәм аның һичшиксез сайлау хокукы булырга тиеш. Югары уку йортымы, колледжмы, көн саен юка папка күтәреп эшкә йөрүме, кирпеч өюме? Югары уку йортына керәсе килә икән – ул имтиханны тагын бер кат биреп карарга мөмкин. Әмма мондый теләге булмаган балаларга аттестат урынына белешмә биреп чыгару безгә (җәмгыятькә) ни бирә микән ул? Имтиханны «гамәл дәфтәренә» әйләндерү ник кирәк икән?
Юк, мин дәүләт имтиханнарны элеккечә оештыру дөресрәк, хәзерге ысулдан баш тартырга кирәк, дип расларга җыенмыйм. Сораулар традицион буламы, тест рәвешендәме – хикмәт анда да түгелдер. Хикмәт, мөгаен, бүген мәгариф дөньясында бертуктамый алып барылган бетмәс-төкәнмәс ыгы-зыгыда, бер кирәкмәс шау-шудадыр. Менә май азагы-июнь башлары гына җитсен әле – бөтен мәгълүмат чараларын: «Рус теленнән фәләнчә бала бирә алмады, уртача балл – фәләнчә...» – кебек хәбәрләр тутырачак. Бер карасаң, ел саен бирелә торган шушы гап-гади имтихан ник шулкадәр күп игътибар җәлеп итәргә тиеш соң? 9ны яисә 11не тәмамлаучы балаларның белемен бәяләү кебек гадәти процедура ни өчен дәүләткүләм әһәмиятле вакыйгага, ә мәктәпләр арасындагы мөнәсәбәт «социалистик ярыш»ка әверелергә тиеш? 
Теләсә-нинди ыгы-зыгы күңелдә курку тудыра. Без тормышка курыкмый карый торган, сәламәт рухлы балалар үстерсәк иде. Моның өчен исә беренче чиратта... үзебезгә тынычланырга кирәктер. Ахыр чиктә, нәрсә инде ул имтихан? Ул баланың үзен сынап карау чарасы гына. Һәм кеше гомерләре белән чагыштырганда, бик-бик кечкенә нәрсә. Ул безне һич кенә дә: «Яшәргәме-яшәмәскәме?» – дигән дилемма алдына куярга тиеш түгел.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy