Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битБлогларГөлнур Сафиуллина → Үзеңне яратырга кирәк!


Үзеңне яратырга кирәк!

Гөлнур Сафиуллина
Гөлнур Сафиуллина
журналист, «Сөембикә» журналының баш мөхәррир урынбасары
«Хатын-кыз үзен яратырга тиеш!»
Соңгы вакытта бу хакта безгә гел искәртеп, исебезгә төшереп торалар. Ялтыравыклы журналлар, зәңгәр экраннан барган тапшырулар, моңа ничек ирешергә икәнен өйрәткән китаплар... Мөмкинлек, җай тапсаң, махсус тренингларга йөрергә, белгечләрдән киңәш-ярдәм сорарга да була, диләр. Тик без... ашыкмыйбыз! Үзебезне корбан итү хәтта ошый бугай безгә. Вакыт-вакыт үз-үзебезне жәлләүләр, «Кадеремне белмиләр...» – дип уйлаулар була булуын. Әмма безнең башка шундый уй килүен читләр түгел, якыннарыбыз да белми кала. Кычкырып әйтмәгәч соң... Бер буран туздырып алмагач...
Үзебезне онытып, башкалар өчен яшәү кайберләребез өчен инде чиргә әйләнгән бугай.
Шушы көннәрдә бер танышымны очраттым. Күптән лаеклы ялда икәнен беләм инде. Шуңа күрә, ул: «Эшкә ашыгам», – дигәч, «Һаман эшлисезмени әле? Ял да итәргә кирәк бит», – дип әйтүемне сизми дә калдым. Ашыкса да, сөйләмичә булдыра алмады: ике бала белән кызы ирдән аерылган. «Юньле эшкә урнаша алганы юк. Оныкларның олысы институт тәмамлады, ул да бер елга якын эшсез. Бөтен карап торганнары мин. Әле ярый шушы эшем бар! Бер пенсияне дүрт кешегә ничек җиткерер идек?! Минем белән бер-бер хәл булса, нишләрләр болар?! Бөтен курыкканым шул...» – диде ул.
Мондый сүзләрне ишеткәндә мин күршебез Фәүзия апаны искә төшерәм. «И-и, мин үлеп китсәм болар нишләр?!» – дигән сүзне ул да бик еш әйтә иде. Әрнеп, өзгәләнеп әйтә иде... «Болар» дигәне – кызы белән оныгы.
...Ире салырга яраткан Фәүзия апаның. Аерылышуларына шул сәбәп булган дип хәтерлим. Кулында ике бала калган: малай һәм кыз. «Өчәр җирдә эшләдем, йокым туйганчы йоклаганымны белмим», – дия иде ул. Улына да, кызына да югары белем биргән. Алар аякка баскач, иркен сулармын, дип хыяллангандыр, мөгаен, ялгыз хатын...
Резедәсенең китапханәче дипломын кулына алуы туксанынчы еллар башына туры килә. Иң аз хезмәт хакы китапханәчеләрдә иде бит ул вакытта. Ананың: «Ире төпле, гаиләне алып барырлык кеше булса иде», – дигән теләге дә нигәдер кабул булмый. Нәкъ ел ярымнан Резеда ике айлык кызын күтәреп кире әнисе янына кайтып керә... Кияве турында искә төшергәнен хәтерләмим Фәүзия апаның – без танышканда моңа инде шактый вакыт узган иде: кайгырасын-кайгырып, бу хәлләр белән күптән килешеп беткән булганнардыр, күрәсең. Әтисеннән балага ярдәм юк иде.
Китапханәче акчасына бала үстереп булмый: Резеда, дипломын шкафка куеп, базарга сату итәргә чыга. Колхоз базарында, аннан Проспекттагы базарда сатты ул. Гел кемнәргәдер ялланып эшләде. Хезмәт хакы – сатуга карап иде: күбрәк сатсаң, процентын күбрәк аласың, сәүдә начаррак барса, азрак. Бөтенләй бернәрсә дә сата алмый кайткан көннәре бар иде (кышкы суыкта кием-салымны урамда кем киеп карасын?!) Андый көннәрдә, юлга акча алып торып, хуҗасына бурычлы да булып кайта иде әле.
Авыр гына түгел, бик авыр яшәделәр алар ул елларда. Фәүзия апаның пенсиясен фатир, газ, телефон өчен түләргә, җыеп-җыеп, кием-салым алырга тотсалар, Резеда алып кайтканы көндәлек ашау-эчүгә китеп барды.  (Улы бу вакыт өйләнеп аерым тора иде инде. Әнисе белән сеңлесенә булышканы булмады.)  Бәрәңгегә кадәр санап кына пешерә иде Фәүзия апа. Бөтен нәрсәсе исәпле иде аның. Шуңа күрә, биргән һәр нәрсәне мең рәхмәт укып ала, догаларын кыла һәм һәрвакыт: «Мин үлгәч нишләр бу балалар?!» – дия иде.  
Тормыш бер урында тормый. Оныгы Алсу үсеп җитеп, мәктәпне тәмамлады, институтка керде. Диплом алуга кияүгә чыкты. Һәм... әнисе язмышын кабатлады. Кочагына кечкенә улын кысып, иреннән аерылып кайтты. Фәүзия апага шулай итеп борчуларның яңасы өстәлде... Җитмәсә, Алсуның улы бик елак булып чыкты: алганны-куйганны белмичә көне-төне елады да елады.
Фәүзия апа авырып киткәндә ул бала алты гына айлык иде әле. «Ашыгыч ярдәм» белән больницага алып киттеләр, үпкәсе ялкынсынган диделәр. Командировкага җыена идем, хәлен белергә барырга өлгермәдем. Мин Оренбургтагы сәфәремнән әйләнеп кайтканчы аны җирләгәннәр иде инде... «Нибары  өч көн авырды! Балаларына мәшәкать булудан бик курка иде бит, – дип сөйләде тирә-күрше. – Соңгы сулышында да кызына һаман шул сүзне әйткән: «Миннән башка ничек яшәрсез?» – дигән».
Бер көн рәхәт күрмичә китте дә барды Фәүзия апабыз!   
Җан биргәнгә исә җүн бирә. Яшиләр! Очны-очка ялгап та түгел, менә дигән итеп яшиләр. Әнисен соңгы юлга озатуга, Резеда базардагы эшен ташлады – оныгын карый. (Башта җитәкләп бакчага илтте, хәзер – мәктәпкә озата.) Акчаны Алсу эшли аларда. Әбисе салып биргән ашны ашап, ясаган чәйне эчеп кенә үссә дә, тырыш булып чыкты ул. Фатирларына ремонт ясатты, яңа җиһазлар алып куйды. Диңгезгә ялга барып кайтырга да мөмкинлек тапты. Әнисен киендерде. Аңа тешләр куйдырды... Алсуның үз машинасында кайтып туктаганын күргән саен Фәүзия апаны искә төшерәм. Бер күз салсын иде кызларының бүгенге тормышына! «Минсез ничек яшәрләр?» – дип уйлап хәсрәтләнмичә торган бер көне дә булмады бит аның!
Үзебезне яратырга кирәк! Ялтыравык басмалар өйрәткән дәрәҗәдә үк булмаса да, яратырга кирәк. Һәркайсыбыз җирдә бер генә яши...  
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy