Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битБлогларГөлнур Сафиуллина → Аерылышу кичектерелә


Аерылышу кичектерелә

Гөлнур Сафиуллина
Гөлнур Сафиуллина
журналист, «Сөембикә» журналының баш мөхәррир урынбасары
Дус кызымның ире хыянәт итә. Кичә, бүген генә түгел инде, шактыйдан. «Кеше тәмугка да күнә», – диләр, дөрес бугай. Ачы дөреслек белән очрашу башта түзә алмаслык авыр булып тоелса да, нишлисең, килешәсең бугай. Дөресрәге, килешми чараң юк. Бигрәк тә, уртак бала булганда, ул «әти» дип өзелеп торганда, ипотекага алган фатирда яшәгәндә, аның бурычларының әле очы-кырые күренмәгәндә... Араны өзеп чыгып китәр, яшәр җир булмау күп хатын-кызны дөньялыктагы шушы тәмугта яшәтә дә инде. «Бәлки аерылырсың?» – дип сак кына үземчә киңәш биреп карасам да (мондый очракта киңәш бирүе бик авыр, әмма шундый акыллы, чибәр, булдыклы дустымның үз-үзен түбәнсетергә, кимсетергә рөхсәт итүе белән килешү дә мөмкин түгел иде бит), моңарчы аның авызыннан: «Аерылу», – сүзе чыкмады.

Булды инде, барысы да булды: икәү бергә утырып елаган чаклар да, бу вакыйганы мәзәккә әйләндереп, күз яшьләре аша көлгән чаклар да. «Бүген тагын иртән генә кайтты, – дип сөйли ул. – Кайтты да ашарга ябышты. «Полный пансион» булмаган бугай...»  Кызык та, кызганыч та...
Ире, әле алар танышканчы ук, инсульт кичергән кеше. «Фасад бар, матур, күп хатын-кызга шул гына кирәк, аның артында ниләр бары белән кызыксынмыйлар да бугай», – ди дустым. Язын-көзен авыруының көчәюләре, холкының тотрыксызлыгы, кәефенең гел алышынып торуы, көнкүреш мәсьәләләрендә күп нәрсәне үзе башлап хәл итә алмавы (мондый чир эзсез узмый бит ул!) – боларын өйдәге хатын гына белә.

Бер елга якын, пенсиясенә канәгать булып өйдә, телевизор каршында ятканнан соң, күптән түгел шәһәрдәге зур базарларның берсенә, сак хезмәтенә эшкә урнашты ул. Ә базар тирәсендә, беләсез, ялгыз хатыннар бихисап. Башланды... Бертуктамый шалтыратулар, «смс»ка  язулар... Ничә шалтыратсам да, дустымның кәефе юк. Хәер, кайдан булсын инде?! Аның өчен бик борчылып бу вакыйганың дәвамын (ә бәлки азагын?!) көттем.

Кичә иртән аларга сугылдым. Ишекне ачуга ул миңа: «Без аерылышабыз», – диде. Алай икән... Димәк, дустым бер карарга килгән, барысын да хәл иткән. «Ә ул нәрсә диде?» – дим. «Шундый сөенде, авызымнан бу сүз чыкканны көтеп торган бугай. «Фатир снимать итәм, калганы – суд хәл иткәнчә булыр», – ди. «Әле үзе кайда соң?» – дим. «Киенеп, «әнигә барам» дип чыгып китте. Теге хатыннан сөенеч алырга йөгерде бугай», – ди дустым тыныч кына. Күз яшьләре дә юк, бәргәләнү дә... «Мин инде моңа рухи яктан әзер икәнмен», – ди ул.

Чәй эчәргә утырдык. Шул вакыт ишек ачылган тавыш ишетелде. Ире! Дустым белән аптырап бер-беребезгә карыйбыз: «Нигә кайткан?»
– Әнинең ачкычын алырга онытканмын, – диде дә, өстен дә салмыйча, залдагы диванга кереп утырды ул. Хатынының: «Ачкыч нәрсәгә, әниең анда өйдә бит», – дигәнне әллә ишетте, әллә юк.  Бераздан: «Башым авырта», – дип дару сорап алды.
Алай икән... «Ачкыч оныттым», – дигән сүз сәбәп кенә, әлбәттә. Димәк, моны кире борганнар...

Шулай, очрашып йөрү бер нәрсә, ә өеңнең түренә кертеп утырту бөтенләй башка мәсьәлә. Ханымның, димәк, мондый планнары булмаган...
Бу йортта да аерылышу кичектерелә, димәк.

Без кайчак: «Алай итсәк, болай булыр, болай итсәк, тегеләй булыр», – дип кайбер нәрсәләрне хәл итүне сузабыз да сузабыз. Әмма кеше беркайчан да барысын да алдан уйлап, алдан күреп бетерә алмый. Моның өчен безгә һәрвакыт хәерлесен генә кыла торган Ходай бар...
 
 
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy