Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»


Риваять

Гөлнур Сафиуллина
Гөлнур Сафиуллина
журналист, «Сөембикә» журналының баш мөхәррир урынбасары

Мин бу риваятьне тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәэминә ханым Биктимеровадан ишеттем. Ә аңа Суфия апа сөйләп калдырган булган. Суфия апаның әбисе – татар мәдәнияте һәм иҗтимагый фикер тарихында күренекле эз калдырган атаклы галим, фикер һәм акыл иясе Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләренең кече кызы Һава була.

Инде риваятьне тыңлыйк. Гыйбрәтләр алып тыңлыйк.

...Борын заманда бер ташчы егет яшәгән. Шулай бер өйнең нигезен салганда, җир казый башлагач, бер сандык таба бу. Алып карый. Хәйран гына авыр сандык. Шыпырт кына өенә алып кайта да, ача сандыкны. Тик алтын-көмеш дип өметләнеп ачкан сандык эчендә бер кәгазьдән башка берни дә булмый. Кәгазь битендә ике чәчәк ясалган була. Бер чәчәктән елан угы итеп ясалган ук чыгып тора икән. Икенче чәчәк өстендә (бу баллы чәчәк булган күрәсең) умарта корты ясалган.

Егет уйга калган. Нишләп елан агуы белән умарта корты ясалган икән дип. Дусларыннан сораган – белмәгәннәр. Олылардан сораган – әйтә алмаганнар. Бары бер карт кына: «Бездән ерактагы тау буенда бер авыл бар. Шунда бик олы яшьтәге карт белән карчык яши. Бик күп белә торган кеше дип әйтәләр картны. Шуңа барып кара».

Егет киткән кәгазьне тотып. Барган авылга, тапкан, исәнләшеп кергән картларның өйләренә. Болар бик нык бетәшкән, йончыган картлар икән. Карт кәгазьне алып бик озак уйлаган, әмма берничек тә аңлатып бирә алмаган. «Син, егет, мине олылап килгәнсең, – дигән ул. – Тик мин бу табышмакны чишә алмыйм. Минем күрше авылда абыем бар, әйтсә ул әйтер», – дигән.

Күрше генә дип әйтсә дә, авыл арасы шактый ерак булып чыккан. Әмма егет киткән, беләсе килә бит инде. Картның авылын, өен эзләп тапкан. Капкадан керсә, өйалдында бер бик чибәр хатын утырып тора икән. Хатынның буенда да бар, бала көткәнлеге, бик бәхетле хатын булганын бөтен кыяфәте әйтеп тора икән.

Егетне ул ачык йөз белән каршылаган. Йомышын әйткән егеткә, ул: «Һай, бераз көтәргә туры килер инде. Чөнки хуҗам ял итәргә ятты, үзе тормыйча уятмыйм, йокысын бүлмим инде», – дигән. Егеткә хәйран озак көтәргә туры килгән.

Ярар, хуҗа уянган. Хатынына егетне алып керергә кушкан. Егетнең исе киткән. Каршыда бер бик чибәр, гайрәтле кеше утырып тора икән. «Бу, чыннан да, теге бабайның өлкән абыйсы микән соң?» – дип бик гаҗәпләнгән егет.
Егет үз йомышын әйтеп, кәгазьне күрсәткән. Хуҗа әйткән: «И, моны мин сиңа бик җиңел аңлатып бирәм. Тик менә син юлдан килгән кеше, ашап-эчеп алыйк. Башта ризыгымнан авыз ит», – дигән. Ашап бетергәч, хуҗа хатынына әйткән: «Бар, икенче катка мен дә, карбыз алып төш, кунак безнең карбызны да авыз итсен», – дигән. Хатын йөкле булса да, бер дә карышмыйча менеп киткән. Карбызны алып төшкән. Ире: «Нишләп бу өлгермәгән карбызны алып төштең, бар әле әйбәтен алып төш», – дип, өч мәртәбә яңадан кире меңгергән хатынын. Хатыны чыраен да сытмыйча, карбызның берсен алып менеп, икенчесен алып төшеп торган.

Өченчесен ошаткан хуҗа, карбызны бергәләп ашаганнар. Шуннан соң кәгазьгә карап, ир сөйли башлаган:

– Монда әллә ни чишелмәс табышмак юк. Бер чәчәктә елан агуы ясалган. Чәчәкне ясаучы кешенең, кызганыч, хатыныннан бәхете булмаган икән. Менә кара бу чәчәккә. Анда әгәр хатының акыллы, уңган, тәмле телле булса, үзең дә бал корты кебек эшләсәң, тормышыңда юклык күрмәссең, күңелең тыныч, ризыгың тәмле булыр. Әгәр хатының авызыннан агу чәчсә, үзең дә еланга әйләнерсең, тормышың кара, ризыгың агу булыр дигән фикер ята.
Егетнең исе киткән. «Гаҗәпләнмә, – дигән ир. – Син бит күрдең минем энемне. Хатыны бик зәһәр, гайбәтче булды, эш яратмады. Шуңа күрә бик бәхетсез булдылар, бик иртә картайдылар.

Ә менә мине, минем хатынымны күреп торасың. Минем хатынымның холкын да күрдең. Өч мәртәбә карбызга менде ул, бер каршы сүз әйтмәде. Ә өске катта безнең карбызыбыз берәү генә иде. Ул шулай, бер карышмыйча менеп, кеше алдында миңа үзенең олы хөрмәтен күрсәтте. Син дә безнең тормышыбыз әйбәт, җитеш, карбызларыбыз күп дип уйладың. Тартынмыйча ашадың. Менә минем хатыным шул матур холкы аркасында гел картаймый, яшь, матур көе тора. Безнең кечкенә генә куанычыбыз да олы шатлыкка әйләнә. Мин үзем дә аны бик хөрмәт итәм. Аның тормышын җиңеләйтер өчен көчемне дә, иркәләвемне дә кызганмыйм. Аның шатлыгы – минем шатлык. Шуңа күрә ул миңа ул яки кыз бүләк итәргә йөри әле», – дигән.

Шунда егет уңган, зирәк хатынның тормышта ире өчен кем булганын аңлаган.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy