Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битБлогларГөлнур Сафиуллина → Бер көн һәм... бер гомер Яки балаларны ничек саклыйк?!


Бер көн һәм... бер гомер Яки балаларны ничек саклыйк?!

Гөлнур Сафиуллина
Гөлнур Сафиуллина
журналист, «Сөембикә» журналының баш мөхәррир урынбасары
Өченче көн иртән унберенче классларның рус теле буенча БДИ баллары билгеле булды.

Кичкә исә шушы хәбәр килеп иреште: район үзәгендә чыгарылыш сыйныф укучыларының берсе үз-үзенә кул салган... Әнисенең бердәнбер улы! Өмете, ышанычы, таянычы!

«Имтиханны бирә алмадым! Бөтен тормышым җимерелде!» Социаль челтәрләрдәге битләренә шулай язган Денис. Рус теленнән 53 балл җыйган булган ул. Элмәккә башын тыгуы, димәк, рус теле өчен түгел. Фаҗигагә кадәр бер көн элек җәмгыять белеме буенча имтихан тапшырдылар алар. Шуннан бик күңелсезләнеп кайткан, кайткач әнисе белән дә сөйләшмәгән ул.

Ниләр булган башында? Ниләр уйлаган? Нишләп бу кадәр өметсезлеккә бирелгән? Әйе, яшерен-батырын түгел, балалар хәзер авырлыкларга җиңел бирешә, алар күп вакыт мондый чакларда югалып кала, нишләргә белмиләр. Тик Денис ул кадәр ук иркә бала да булмаган. Әтисе белән әнисенең аерылуын кичергән, аннан әтисен бөтенләйгә югалткан. Спорт белән шөгыльләнгән, хоккей уйнаган – әллә никадәр медальләре бар. Ул булган җирдә гел уен-көлке булган.

Һәм менә шушы хәл...  

Бу арада без ишетәчәк тетрәндергеч хәбәрләрнең соңгысымы бу? Рус теленнән имтихан тапшырыр алдыннан республикада биш (!) бала үз-үзенә кул салган, диделәр.

Нинди яңа афәт килә безнең тормышка? Балаларыбызны ничек сакларга, ничек араларга безгә бу афәттән?

Нигә безнең иң кадерле кешеләребез кинәт кенә иң явыз җинаятьчеләр белән бер рәттә калды? Имтихан вакытында аларга булган мөнәсәбәтне башкача ничек атарга соң?! Унбер ел буе белем алган үз мәктәпләрендә имтихан бирү хокукыннан мәхрүм алар. Нигәдер шундый авыр, җаваплы көнне балаларны чит-ят мәктәпкә, белмәгән җиргә, таныш түгел кешеләр арасына илтеп утырталар. (Ә бит «үз өендә стеналар да булыша» дип юкка әйтмиләр!) Кая ул – әлеге мәктәпкә хәтта аларның укытучыларына да аяк басарга ярамый! Металл эзләүче капкалар аша үтү, төрле яктан сиңа төбәлгән күзәтү камералары артында утыру... Буй җиткән егетләр артыннан укытучыларның бәдрәфкә керүе, бәдрәф чиләгеннән шпаргалкалар эзләве... Аңа кадәр имтихан сорауларын инкассация машинасында китерүләре... Ә күчерү... күчерү барыбер бар! Һәм менә шул вакыт яңа гына тормышка аяк басып килүче балалар иң беренче гаделсезлек белән очраша да инде. Укучы имтиханда күпме балл җыя, укытучы аттестатка шуңа туры килә торган билгене куя. Дөресрәге, куярга мәҗбүр. Шул сәбәпле еллар буе «яхшы» билгесенә укып килгән укучы, нәтиҗәдә, мәктәптән түбәнрәк билге белән китеп барырга мөмкин. Һәм киресенчә... Дөресен әйтеп сөйләшик,  имтиханны бирә алмау куркынычы янаган балага ярдәм итү җаен барыбер табалар. Ә әйбәт укыган укучы ничек тә үзе тырышыр дип уйлыйлар. Бала түгел, олы кеше күзлегеннән караганда да гаделсезлекме бу? Әйе, гаделсезлек! Безнең балалар менә шуның белән килешә алмый.

Үзебезнең мәктәп елларын искә төшерәм. Ул чакта да күчерүчеләр бар иде бит. Һәм ул нигәдер мондый олы җинаять дип саналмады. Өлкәннәр безне бөтен дөньяга фаш итү белән мавыкмады, моның өчен миллионнар түкмәде.  Бала-чага шуклыгыннан зуррак нәрсә итеп карамадылар аңа. Аннан ул күчерүләр без имтихан биргән вакытларда бүгенге кебек зур роль дә уйнамады: ун ел дәвамында ничек укыдык – имтиханнарда шундый билге алдык.

...Денисны җирләгән көнне математикадан имтихан нәтиҗәләре билгеле булды. Аныкы – «бишле». Бишле... Тамакта төер, күзләрдә яшь... Их, бу яңалык бер тәүлек алдан килеп ирешкән булса?! Бәлки...
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy