Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»


Хыял

Гөлнур Сафиуллина
Гөлнур Сафиуллина
журналист, «Сөембикә» журналының баш мөхәррир урынбасары
Балалар нәрсә турында хыяллана?

Кичә кечкенә улымның туган көне иде. Кечкенә дип... Унбер тулды инде аңа: балачактан да китеп бетмәгән, яшүсмер чорына да әле аяк басмаган чагы. Туган көнеңә нәрсә алыйк? – дип мин дә, әтисе дә берничә тапкыр сорап карадык.
Миңа бернәрсә дә кирәкми! – диде ул.

Бүгенге балаларның кулыннан төшмәгән планшет, PlayStation кебек «замана уенчык»лары һәркемнеке кебек аныкы да бар. Телефонга нигәдер исе китми – кулына бик сирәк ала. Үзе белән йөрткәне дә юк – кирәксенми. Җир кардан ачылуга яңа велосипед алган гына идек әле. «Туган көнеңә бүләк шул булыр», – дип тә әйткәләдек. Әллә колагына шул сүз кереп калган? Белмим, белмим... Әмма баланың бернәрсә сорамавы, бернәрсә турында хыялланмавы сәер бит...

Туган көнгә алты-җиде классташы килде. Малайлар табын тирәсенә тезелеп утыргач:
Бер миллион акчагыз булса, нишләр идегез? – дим.
Данил:
Мин коттедж алыр идем... – дип җөмләсен башларга гына өлгерде, аны башкалар шунда ук туктаттылар:
Бер миллионга коттедж килми!

Бала-чаганың белмәгәне юк хәзер! Йорт бәяләреннән дә хәбәрдар болар. Данилның: «Алайса кечкенәне генә алам...» – диюен инде ишетүче булмады...
Шулкадәр акчам булса, мин бер КАМАЗ чипсы алыр идем! «Lays»! Монысы – Кириллның хыялы. (Дөрес, ул соңыннан яныма килеп: «Мин шаярттым гына. Чипсы бик яратам-яратуын... Тик күп акчам булса, мин дә сәяхәткә барыр идем», – диде.)
Алимардан:
Яхшы машина алыр идем... – дип әйтә генә башлады, аны да туктаттылар:
Без әле кечкенә, машина йөртә алмыйбыз. Башка бер хыял уйлап чыгар!
Алайса, мин шундый бер үзәк ачар идем, анда логопедлар кечкенә балаларны сөйләшергә өйрәтерләр иде. Уйнарлар иде... Тагын... акчамны авыру балаларны терелтергә бирер идем...
Алимарданның: «Авыру балаларны терелтергә бирәм», – диюенә, малайлар барысы да: «Мин дә! Мин дә!» – дип кушылдылар. Рәхәт булып китте...

Мин әнигә машина алыр идем... Калган акчаны ДЦП белән авырган балаларны аякка бастырырга бирәсем килә...
Монысы – Тимурның хыялы. Әнисе аны ялгыз гына үстерә. Тимурның иң элек әнисе турында уйлавы өчен сөенеп куйдым.
Ә мин бу акчага әти белән әнине, энемне сәяхәткә алып барыр идем! Таиландка!
Ревальнең хыялы да малайларның күңеленә хуш килде: «Мин дә!» – дип кушылдылар.

Тик булмаган акчаларны бүлеп утыру малайларны тиз ялыктырды – табын яныннан кузгала да башладылар: ярты юлда калган уеннары көтә. Реваль пиццадан бушаган тәлинкәсен, мин нидер әйтергә, туктатырга өлгергәнче, юып ук куйды:
Аптырамагыз, мин өйдә шулай гадәтләнгән!

Гаиләдә олы бала бит ул – кечкенә энесен карау да күбрәк аның өстендә. Тәлинкәләрен юып китәргә теләүчеләр тагын табылды: әллә Ревальгә генә ияреп кызыгып юудылар, әллә өйләрендә, чыннан да, шундый тәртип. (Азат та миңа кайсы көнне андый бәйрәм ясый. Җиренә җиткереп, мин гаеп тапмаслык итеп эшли эшләвен, тик үзе теләп тотынган чаклары гына сирәк.)

Менә шундый малайлар, менә шундый хыяллар...
...Ә бүләк? «Бу балага, чынлап та, берни кирәкми бугай», – дип уйларга, әлбәттә, ашыкканмын. (Дөресен әйтәм, сабыйлыктан чыгарга өлгермәгән улымның бер хыялы булмавы мине шактый куркыткан иде!) PlayStationга руль кирәк икән безгә. Алып кайттылар инде, уйныйлар әнә... 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy