Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битБлогларГөлнур Сафиуллина → Узып барган көнгә рәхмәтләр


Узып барган көнгә рәхмәтләр

Гөлнур Сафиуллина
Гөлнур Сафиуллина
журналист, «Сөембикә» журналының баш мөхәррир урынбасары
Мин бу юлларны шактый соң, якшәмбе көн кич белән язам. Ураза гаете артыннан ук, озын ялларда район Сабантуйлары гөрләде. Бүген күп җирләрдә исә авыл Сабантуйлары узды. (Ни өчендер, Сабантуйлар – башта районда, аннары авылларда уза хәзер. Киресенчә булырга тиеш бит инде. Бәйрәмнәргә кадәр буталды...) Сабантуй аланы буйлап йөргәндә кемнәрне күргәнегезне (яки күрергә өлгермәгәнегезне) кабат искә төшерә-төшерә инде йокыга талгансыздыр. Ә мин менә күңелемнән...  рәхмәтләремне барлап утырам әле. Көн азагында, бүген кемнәргә рәхмәтле булганыгызны искә төшерергә, хәтта аларны язып куярга кушалар бит. Минем дә бар андый дәфтәрем. Көн саен рәхмәтләремне теркәп барам дия алмыйм. Ләкин гадәткә кертсәң, күңелгә рәхәтлек бирә торган бер шөгыль ул. Көн саен кемгәдер әйтәсе килгән 5-6 рәхмәт табылмый калмый.
Бүген дә бар алар менә. 
Беренчесе. IT паркка, футбол буенча дөнья чемпионатының матбугат үзәгенә ашыгам. Көндезге сәгать бердә матбугат конференциясе башланырга тиеш. Хатын-кызның өйдә эше һич бетми бит – соңрак чыгылды. Трамвай вакытында килсә, өлгерә идем дә анысы... Баганадагы табло: «Трамвайны тагын 15 минут көтәсе», – ди. 15 минут! Күп бу! Ашыкканда 5 минуты да чамасыз озак аның.  Машина туктатам. Рульдә – улым яшендәге егет. 
– Миңа метрога кадәр, күпмегә алып барасыз? – дим.
– Утырыгыз. Бушлай, – ди ул. – Җил дисәгез, тәрәзәне ябыгыз...
Соңгы җөмләне мин машинага утыргач әйтә. 
Исемен дә, кем булуын да сорарга өлгермәдем. Игелекле ата-ананың игелекле баласы... Кайбер кыйммәтләрнең бәясе юк шул тормышта.
Икенчесе. Төзекләндерелгәннән соң Түбән Кабан күле буенда йөреп кайтмадыгызмы әле? И-и, андагы рәхәтлек, андагы матурлык! Велосипедта йөрергә чыгучыларның үз юллары, җәяүлеләрнең – үзенеке. Суга карап утырып торырга, аякларыңны ял иттереп алырга теләсәң – утырыр урыннары бар. Каршыда – шәһәребезнең иң биек фонтаны: су тамчылары кояш нурлары белән кушыла да, мең төскә керә... Яр читендәге кечкенә-кечкенә бассейннарда без белгән һәм белмәгән әллә нинди суүсемнәр... Чәчәкләр, яңа гына утыртылган агачлар (исемнәре, бәяләре язылган кәгазьләре дә алынмаган әле!)... Берничә урында күзгә басма да чалынды: Кабан күлендә яшәүче Су анасы, ай нурына коенып, шунда чәчен тарар инде... 
Чү, колакта ниндидер көй яңгырый түгелме?!
Бу көннәрне якты дию генә, 
Алтын дию генә азмы әллә?
Нәрсә булды безгә?
Нәрсә булды көзгә?
Тирә-юньдә яшел язмы әллә?  
Вафирә апа Гыйззәтуллина!
Аны Ринат Ибраһимов алыштырды. 
 Нигә күк көн саен
Зәп-зәңгәр, гел зәңгәр.
Сагышлы зәңгәрлек
Сибелә күзләрдән...
Ә монысын кем җырлый? Зилә Сөнгатуллина бугай!
Күзләреңнән күзең алмый
Карап торасым килә.
Үзем яраткан кадәрле
Яраттырасым килә...
Бу көй-моңнар әкерен генә сиңа ияреп йөри, синең өчен – синең колак төбендә генә яңгырый сыман... Кабан күленең күзгә күренмәгән, әмма һәр адымда тоеп була торган сере менә ул! Бу матурлыкның барысын тормышка ашыручылар уйлап тапкан иң соңгы, әмма иң мөһим нокта шушы бит! Рәхмәт аларга... Ул арада икенде намазы вакыты керде: күл өстенә Мәрҗани мәчетеннән яңгыраган азан тавышы таралды... (Кабан арты мәчетенең азан тавышын җил шәһәр эченә алып кереп китте бугай.)
IT паркта узган матбугат конференциясеннән соң, бейджигымны салмаган идем.  Махсус салмадым – футбол чемпионатының кечкенә генә шундый детальләре дә шәһәргә бәйрәм төсмере өсти. Күл буенда йөргәндә әллә ничә тапкыр туктатып: «Ә сез кайдан килдегез?» – дип сорадылар. Килмәдем, мин дә шушы матур шәһәрдә яшим!
Өченчесе. Кабан күле яры буйлап барган җәяүлеләр сукмагы Кабан арты мәчетенә китереп җиткезә.  Инде өйгә таба борылсак та буладыр... Мәчет алды мәйданында туктап калам – Һади Такташ бит бу!  Менә кайда икән ул һәйкәл... Ачканнарын ишетсәм дә, якыннан күрергә туры килгәне юк иде әле. Нигә анда куйдылар, дигән бәхәс тә булып алган иде. Барысы да уйланылган булгандыр: менә кунаклар, туристлар йөри торган сукмакта калган бит! 
Мин һәйкәлгә карап торган арада яныма бер абзый килеп басты.
– Татарның Маяковские! Такташны әйтәм...
Мин кызыксынып аңа таба борылдым.
– Такташны күмгән көнне хәтерлим мин, сеңлем. Утызынчы елны үлде бит ул. (Шагыйрь 1931 елның 8 декабрендә үлә. – Г. С.) Шундый япь-яшь килеш... Аны бүгенге ТЮЗ бинасыннан озаттылар. Татар театры шунда урнашкан иде ул чакта. Театр Камал исемен дә йөртми иде әле. Менә шулай «татар театры» дип кенә атала иде. Такташны озатырга халык шундый күп килгән иде... Мин сабый гына идем әле, әмма шул халык арасында йөргәнемне яхшы беләм.
Машинадан төшеп, яныбызга килгән сөйкемле генә ханым сүзебезне бүлде:
– Барысын да сөйләп бетердеңме инде?
Алар китәргә кузгалдылар. Саубуллашабыз.
– Танышмадык та...
– Азат абыең булам мин, сеңлем. Гап-гади Азат абыең...
Аның янындагы ханым сүзгә кушылды: 
– Ә сез гап-гади бу Азат абыйга ничә яшь булганын беләсезме? 94!
Сөбханалла! Такташны күмгәнне хәтерлим дигәч, чамалаган идем анысы... Такташ янында Такташның чордашлары белән басып тору... Могҗиза бит бу! Рәхмәт бүгенге көнгә! 
Дүртенчесе.
Бишенчесе.
Бар, күңелдә рәхмәтләр тагын бар! Алтынчысы, җиденчесе дә... Барысын бер кат барлап чыккач, һәрвакыттагыча рәхәт булып китте...
Йә, сездә дә үтеп барган көнгә рәхмәтләрне язу теләге тумадымы әле? Кызык булып тоелса, озакка сузмагыз. 
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com