Блоглар / Сөембикә
Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битБлогларГөлнур Сафиуллина → Миллионер була язу тарихы


Миллионер була язу тарихы

Гөлнур Сафиуллина
Гөлнур Сафиуллина
журналист, «Сөембикә» журналының баш мөхәррир урынбасары
– И-и Аллаһы Тәгаләкәем, – дип ялвара икән бер кеше. – Минем дә башкалар кебек  лотерея отып карыйсым килә! Бу бит синең кодрәтеңнән килә...
Җавап озак көттермәгән:
– Соң син дә, бер тапкыр булса да, лотерея билеты алып кара!


Бу көннәрдә әлеге мәзәкне искә төшермәгән кеше сирәктер. «Татарстанда берәү лотереяга 250 миллион акча отты», дигән хәбәр умарта күченә таяк тыгып болгаган кебек булды бит. 250 миллион! Күктән акча яву шундый буладыр инде ул: бер көч түкмисең, вакыт сарыф итмисең, ә акча, тау кадәр булып, өстеңә ишелә дә төшә... Менә кайда ул әкият! Менә кайда могҗиза! (Иманым камил: гыйнвар аенда лотерея  билетлары сату бездә күпкә артачак. Моның өчен күрәзәче булу кирәкми. Күпләр: «Ә бәлки?!» – дип уйлаячак. Бәйрәмнән соң кесәләре шактый юкарса да, лотереяга акча жәлләмәячәкләр.) 
Кулында «Русское лото» билетлары булган кешеләргә яңа елның беренче көнендә, лотерея уйнатылган минутларда шактый авырга туры килгән икән. Бер танышым сөйли:
– Джек-пот дигәч, мин дә кызыгып бер билет алган идем... Өйдә үзем дә, карт әтием генә иде ул көнне. «Өчле» саны чыккач, алып баручылар: «Җиңүче – Татарстаннан», – диделәр.  Башыма шаулап кан йөгерде... «Өчле» саны миндә бит! Ярабби, 250 миллион! Дөрес ишеттем ләбаса! Димәк, мин шулкадәр акча  оттым!
Барып диванга аудым... Моның кадәр дулкынланганым юк иде... Шатлык кына дия дә алмыйм моны. Ничек аңлатырга да белмим... Гомер буе бер хезмәт хакына эшләгән, ялгыз тормыш көткән, тырышып-тырмашып балаларын аякка бастырган кеше кулына миллионлаган акча килеп керсен әле?! Моңарчы миллион түгел, тоташ йөз мең дә тотып караган юк.  Үземне әйтәм... Бераздан күңелемне курку биләп алды: «Үтерәчәкләр! Бу кадәр акча отканыбызны белсәләр, барыбер табачаклар, килеп үтереп китәчәкләр! – дим. – Инде нишләргә?!» 
Яткан килеш кенә уйлап ятам. Торырга һаман хәл юк бит әле... Аякларның җегәре китте... Ул акчаны Мәскәүдән барып аласыдыр инде. Димәк, юлда ук йә үтерәчәкләр, йә талап калачаклар. Уйлый торгач, монысының юлын таптым: ике энем пенсиягә чыкканчы милиционер булып эшләде – форма киеп барырлар, алар белән алып кайтырмын. Янда алар булгач, таламыйлар, янәсе.
Инде бу кадәр акча белән нишләргә? 
Диваннан тормыйча гына акчаны бүлә дә башладым. Өйдә аның кадәр акча саклап булмас бит – урнаштырырга кирәк... Бөтен туганнарыма берәр миллион бирермен дим. Ышанасыңмы, юкмы, бер абый белән күптән аралашмыйбыз инде, әмма миллионны алар гаиләсенә дә бирергә дип хәл иттем. Әйдә, миннән булсын яхшылык, рәхәтен күрсеннәр... Малайга бүлеп бирермен инде, кызга... Ә үземә... үземә әллә нәрсә кирәкми дә икән. Вак-төяк шунда. 
Анда тараткач, монда бүлгәч тә, кара исәп белән, шактый акча калды әле минем. Анысын картлар йортына тапшырам дип хәл иттем. Рәхәт булып китте... Яхшылык эшләве күңелле икән...
Картлар йортына миллионнар тапшыру турындагы уйга җиткәч, хәл дә кергән кебек булды. Торып утырдым. Лотереяне уйнатып бетергәннәр, телевизорда инде күптән башка тапшыру бара. Карале, яңа телевизор алып җибәрсәң дә ярый икән, зурракны...
Телефоным өстәлдә ята иде – аңа үрелдем. (Телефоным да искергән... Яшьләрнеке кебек бармак белән генә сыйпый торганны алсам, өйрәнеп булырмы икән? Гомергә бер балалардан калмаган яңа телефон тотсам, миңа да гөнаһ булмастыр...)
Башта улымның номерын җыйдым:
– Улым, шатлык! Акча оттык! – дим. – Лотереягә оттык! 250 миллион! Уйлап чыгармадым! Точно оттык! Дөресен әйтәм!
Кыскасы, бу төнне йокламадым... Бер куандым, бер кайгырдым. Кайгыруы күбрәк булды бугай. Башымда гел бер уй булды: «Моның кадәр акчаң барын белсәләр, яшәтәләрмени – үтерәчәкләр! Инде нишләргә?!» 

Шушы урында туктап, бер сорау бирим әле (танышымның сөйләгәннәрен аннары җиткерермен). 
Сезгә бик таныш хәлне сөйләмимме мин алай-болай? Ул көнне миллионнар дип әсәренүчеләр арагызда юк идеме? Баедым дип сөенгәндә генә, буш кул белән калуыңны аңлау авырдыр инде ул, әлбәттә. Тик халыкта «җиңел килгән – җиңел китә» дигән сүз бар.  

...2001 елны Уфада яшәүче Надежда һәм Рөстәм Мөхәммәтҗановларның  лотереягә 29 миллион отуын күпләр әле хәтерлидер дә. Алар турында ул чакта бик күп яздылар. Икесе дә беркайда да эшләмәүче бу ир белән хатынга әлеге акчалар бәхетнең үзе булып тоелгандыр... Миллионнар аларга нәкъ биш елга җитә. Ярый әле бер фатир алып калалар. Эчә-эчә Надежда шул вакыт эчендә үлеп тә китә.

...2009 елны Ленинград өлкәсендә яшәүче Альберт Бегракян дигән кеше лотереягә 36 миллион ота. Питерда берничә фатир, кыйммәтле автомобильләр, кунакханә төзү өчен җир ала. 12 миллионын бурычка тарата – анысын, билгеле инде, берәү дә кире кайтарырга ашыкмый. Ике ел дигәндә, акчалар, су кебек агып, юкка чыга.  Альберт Бегракян исә хөкүмәткә 4,5 миллион бурыч белән кала. (Лотереягә откан акчадан салым да түлисе барын онытмагыз!)
Мондый мисаллар шактый әле.

...1989 елны Вилли Херт дигән берәү (Мичиган) лотереягә 3 100 000 доллар ота. Ике елдан аның кесәсендә инде җилләр уйный: наркотиклар барысын да «йота».   Элеккеге «миллионер»дан хәтта балалары да баш тарта. 

...1991 елны Иби Ронкайоли дигән ханым лотереягә 5 000 000 доллар ота. Тик ире белән бу шатлыкны уртаклашырга, дөресрәге, акчаны нәрсәгә, кая тотарга икәнен киңәшләшергә «оныта». Ибиның бу акчаның 2 000 000 долларын никахсыз туган баласына күчерүен белгәч, ире аны агулап үтерә...

...1998 елда Джеральд Масвенгонга (Канада) да бәхет елмая: 10 000 000 доллар! Шуннан соң 7 ел буе аның тормышы тоташ бәйрәмнән генә тора – «вечеринка» арты «вечеринка» үткәрә. 2005 елны ул үзенең кабат хәерче хәлендә икәнен аңлый һәм... асылына. 

...Чүп җыючы булып эшләүче 26 яшьлек Майк Кэрролл кибеткә бер шешә сыра алырга дип кергән була. Әмма сырага акчасы җитми – ул ике лотерея билеты сатып ала. Һәм шуларның берсенә... 15 000 000 доллар ота. Аның өчен рәхәт тормыш башлана! Яхшы машиналар, фахишәләр, кокаин... «Төнге күбәләкләр» өчен, мәсәлән, ул 200 000 доллар туздыра! Хәзер Майк кайда, нәрсә эшли дип уйлыйсыз? Элеккечә чүп җыя, сәгатенә 5 доллар ала ди. 

...Шэрон Тирабисси дигән ханым автобус йөртүче булып эшләгән. Баласын ялгыз үстергән. Лотереягә ул 10 000 000 доллар ота! Моңарчы очны-очка ялгап яшәгән кеше бу кадәр байлыкның кадерен белергә тиешле дә бит... «Булган  чакта – бүре, булмаганда  – шүре», диләр безнең якта. Шэрон берничә машина сатып ала (әлбәттә, иң яхшысын, иң кыйммәтлесен!), дизайнерлардан гына киенә башлый, сәяхәттән кайтып керми, уңга-сулга бүләк өләшә, кунак җыя... Тугыз ел дигәндә, әкияттәге ярык тагарак янында калган карчык кебек, бернәрсәсез кала: кабат элеккеге эшенә чыга – автобус йөртә башлый. Кеше почмагында көн итә. Нишләтәсең: михнәтсез табылган мал исәпсез китәр, мәшәкатьсез табылгач, кадере дә булмас.  

Нигериядә яшәүче 46 яшьлек бер ханым лотереягә алар акчасы белән өч миллионнан артык найр ота. Акчаны тапшыру тантанасында Розмари Обиэкордан:
– Сер булмаса, әйтегез әле: сез бу акча белән нишләргә җыенасыз? Аны кая куячаксыз? – дип сорыйлар.
– Җилдән килгән акчаның берәүгә дә бәхет китергәне юк әле, – ди ул. – Урамга чыккач, юлымда очраган иң беренче хәерчегә биреп китәчәкмен.
Розмари сүзендә тора. Бөтен откан акчасын 2 яшьлек баласы белән урамда хәер сорашып утыручы хатынга калдыра. 


Татарстанда 1 гыйнвар көнне 250 миллионга баеган кешенең исемен әле тәгаен белмибез. Әмир исемле бер студент егет дигән сүз чыкты чыгуын. Кем булса да, рәхәтен күрсен инде, бу акчалар ул кешегә борчулар китермәсен. Ә бу мисалларны искә төшерүем – миллионнарга өметләнеп тә, бер тиенсез калучыларның күңелләрен азрак юатырга теләвем булды бугай. 

Инде танышым турында. Ул үзенең ничек «миллионер» була язуы хакында кызык итеп, көлә-көлә сөйләде миңа. Отмаганына хәтта сөенү дә бар кебек иде тавышында. Хәер, нигә отмаган дим? Улы икенче көнне иртүк интернеттан лотерея билетын тикшергән – йөз сум чыккан аларга. Үзе әйтмешли – йөз сум да акча! 

 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com