Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битБлогларГөлнур Сафиуллина → Балалар өчен әни кеше бер көнгә ниләр эшли?


Балалар өчен әни кеше бер көнгә ниләр эшли?

Гөлнур Сафиуллина
Гөлнур Сафиуллина
журналист, «Сөембикә» журналының баш мөхәррир урынбасары
Бер ир-ат үзенең хатынының бер көн дәвамында балалар өчен ниләр эшләгәнен күзәткән һәм һәрберсен язып, теркәп барган. Аннан газетага юллаган. Шактый озын һәм шактый кызык исемлек килеп чыккан! 

Бу көнне әни кеше өч кечкенә баласы өчен менә ниләр эшләгән:
106 тапкыр ишек ачып япкан;
196 тапкыр ботинка бавы бәйләгән;
32 тапкыр киендереп чишендергән;
94 тапкыр «кагылма» дип кабатлаган;
16 тапкыр сугышудан аерган;
11 тапкыр ашаткан;
19 тапкыр борыннарын сөрткән;
16 тапкыр «чүлмәк»кә утырткан;
175 тапкыр балалардан нидер сораган һәм аларның сорауларына җавап биргән. 



Балаларга кирәк булган өчен генә әниләре шул көнне 10 чакрым юл узган! 
Инде болар янына өйдәге тавык чүпләп бетермәслек вак-төяк эшләрне дә кушыгыз... 

Саннар шактый зур булсалар да, хакыйкатьтән ерак түгелдер. Аларына шикләнмим. Тик әти кешенең, буш вакыты булса да, хатынына булышасы урынга  шушы эш белән шөгыльләнүе бик гаҗәпләндерә менә. Хатыны көн саен никадәр эш башкарганын, ниһаять, аңлап, моннан соң ярдәм иткәндер дип өметләнсәк кенә инде... 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy