Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битБлогларГөлнур Сафиуллина → Бүген кичкә нәрсә пешерәсез?


Бүген кичкә нәрсә пешерәсез?

Гөлнур Сафиуллина
Гөлнур Сафиуллина
журналист, «Сөембикә» журналының баш мөхәррир урынбасары
Беркөнне иртәнге тапшыруда ишетеп калдым: хатын-кызның 18 ел гомере аш-су тирәсендә уза икән!  

 – Син бүген кичке ашка нәрсә әзерләргә уйлыйсың?

Бер бүлмәдә, кара-каршы өстәлләрдә утырып эшләүче хезмәттәшем Рәмзия бу сорауны миңа эш сәгате тәмамланып килгәндә биргәли. Бездә генә түгел, хатын-кызлар эшләгән коллективларның барысында да еш ишетелә торган сораудыр бу. Болай гына кызыксыну түгел бу, сорауның икенче өлеше әйтмәсә дә, аңлашыла: «Син уйлаган ризык ошаса, мин дә шуны пешерер идем», – димәкче ул. Тик мин күп вакыт: «Белмим шул әле», – дип җавап бирәм. (Чынлап та белмим! Бүген нәрсә пешерәсемне мин күбесенчә  юлда кайтканда гына хәл итәм. Мин генә түгел, күпләр шулайдыр. Кешеләрнең уйларын укый белмим белүен, әмма кичке якта автобуста, трамвай-троллейбуста, метродагы хатын-кызларның күбесе нәкъ шушы сорауны хәл итеп кайта кебек тоела миңа: «Ит бар, бәрәңге бар... Әллә чыгарткан иттән генә берәр нәрсә пешерергәме? Алай тизрәк була инде... Кара, борчагым бармы икән әле? Салып бетермәдем шикелле... Кайтышлый тавык кына кереп алсам? Салатка кыяр белән помидор да онытмаска әле. Ә майонез? Юк, майонез кирәкми әле. Сыр алсам, артык булмас менә...» Кызык, ә эштән өйгә кайтып баручы ир-атларның бу минутларда башларында нинди уй икән? Тавыкны бәрәңге белән табада гына кыздырыргамы, әллә «рукав»та пешерергәме дип күңеленнән хәл итеп кайтмый бит инде ул). 

...Минем «белмим шул...»ым Рәмзияне, әлбәттә, канәгатьләндерми.  
– Кызлардан да сорашып чыгам әле! – дип, ул күрше кабинетка кереп китә. Артыннан аңа кызыгып карап калам: кызлары инде кияүдә, ул кичке ашны ире белән үзенә генә әзерли. Аңа җиңелрәк... 
Ә минеке... Минеке күпкә катлаулырак шул.

Олы улым кечкенәдән сөт ризыклары ашамый. Яратмый гына түгел, исләрен дә кабул итә алмый. Шулай булгач, сөтле боткалар бездә сирәк пешүе аңлашыла инде... Сыер мае, эремчек, сыр – Булат ашасын, дисәм, мин пешергән ризыкларда боларның берсе дә булырга тиеш түгел. Дөрес, пицца өстендә эрегән сырны «кирәкми» дип әйтми ул үзе. Изеп пешергән бәрәңгене минем күңел булсын өчен генә азрак капкаларга мөмкин. Анда да – сыер мае кушканыңны күрми калса гына! Булат кабып та карамый торган ризыклар исемлеген тагын дәвам итәргә була әле: карбыз, кавын, хөрмә, койка, сельдерей, тозлы балык, колбаса, сосиска...

Кечкенәсе белән җиңелрәк. Сөт ризыклары мәсьәләсендә диюем. Ул сөтне абыйсы өчен дә эчә бугай. Әмма «яратмыйм», «кирәкми»ләр аңарда да бер кочак! Пешкән ризыктан суган чүпләүчеләр мин генә түгел бугай – балалар нигәдер ашамый аны. Алар яратмый дип, бөтенләй сугансыз да булмый бит: ашка аны күп вакыт бөтен килеш кенә салып, таралганчы алырга тырышам. Соңгы вакыт кишер яратмаска әйләнде: тәлинкәдә кишер күрсә – кагылмый да. Итле бәрәңгене яшелчәләр белән пешергән чаклар сагынып сөйләргә генә калды – кишерсез пешерсәң дә кирәкми ул аңа. Пешкән ташкабак та кирәкми, баклажан да. 

Әтиләре кәбестә яратмый. «Армиядә чак бик күп ашадым мин аны», – ди. Аннан кайткач, бер гомер узган да бит югыйсә... Тагын – сарык ите, сыер бавыры, кыздырган балык (әтиләре ашамагач, сирәк пешергәч, балыкны инде малайлар да яратмый), арпа, борай ярмасы... 

Менә шундый ребус. Һәркем ашарлык ризык уйлап табу, дим. Аны бит әле төрләндерәсе дә килә. Эштән кайтып кергәч, тиз генә әзерләнә торган да булырга да тиеш ул. «Бүген нәрсә пешерим икән?» – дип уйлануымны күреп, бер танышым, бик аптырап: «Син бит инде кияүгә кичә генә чыкмаган», – дигән иде. Өйдәгеләрең аш-суга талымсыз булса, шулайдыр да бит... 

Теләсә кайсы хатын-кыз минем белән килешер – иң авыры: нәрсә пешерәсен уйлап табу! Бу юлларны укыгач: «Бигрәк зур проблема икән», – дип, ир-атлар елмаеп та куяр. Арттырырга яратасыз инде, дип тә өстәрләр. Көн саен чишә башласаң, проблемага әйләнә шул ул... Үзләренең фантазиясе күпмегә җитәр икән менә? Дүрт көнгәме, бер атнагамы? Кәеф булганда, вакыт барында һәм үзең иң яратып әзерли торган ризыкны пешереп гаиләгә бәйрәм ясау башка ул. Юк, юк, дөрес аңлагыз, ир-ат кухняда бәйрәм ясаган көннәрдән баш тартырга җыенмыйбыз. Нинди баш тарту?! Безгә дә ял кирәк ләбаса! 

Ял дигәннән. Хатын-кыз өчен җәйге ял вакытында каядыр бару иң элек  плитә тирәсеннән китеп тору бит ул. И-и, ул әзер табынга барып утыруның рәхәтлекләре...

...Узган ел бер танышларым гаиләләре белән Кырымда ялга бардылар. «Кафеда ашап йөрербез, – дип планлаштырган идек, – дип сөйләде Лариса кайткач. – Бер-ике тапкыр кафега кереп чыккач, андагы бәяләрне күргәч, ирем: «Юк, болай булмый, бик кыйммәткә төшә, үзебез пешереп ашарга кирәк», – диде. Пешерергә?! Ә нәрсә пешерергә? Кайдан башларга? Юлда барганда бер урында маршруттан, трассадан читкәрәк киткәч, машинадагы навигатор кайсы якка барырга икәнен күрсәтергә белми югалып калган иде. Мин дә бу минутта шул навигатор белән бер идем! Әйтерсең, беркайчан аш-су әзерләгәнем юк! Кибеткә кердем дә аптырап тик басып торам. Аннан күзем сыек майга төште. Иң беренче кулым шуңа үрелде... Бер-ике көннән генә үз халәтемә кайттым. Ярый, янымда әни булды...» 

...Миләүшәләр исә Абхазиядә ике гаилә бергә ял иттеләр. Беренче барулары гына түгел, ашарга үзләре пешерергә әзер булып баралар. «Быел безне бәхет басты, – дип сөйләде алар кайткач, уенын-чынын кушып. – Күбрәк әзергә генә яшәдек әле».

Алар фатирга урнашкан йортның хуҗабикәсе Аня түтәй, болар диңгезгә килеп ике көн узуга, үлеп киткән. Әрмән халкының гореф-гадәтләре буенча өйне юу-җыю башланган. Хуҗалар фатирга керүчеләргә: «Бездә шундый-шундый хәл, теләсәгез – күршеләргә чыга аласыз, теләсәгез – калырга да мөмкин», – дигәннәр. «Ирләрне үгетләдек тә, калдык, – ди Миләүшә белән Динә. – Беренчедән, йорт шактый бушады, беркайда да чират юк, икенчедән...»

Икенчедән, әрмәннәрдә йола шундый икән: өйдә мәет булса, ишек алдында табын корыла. Ике йөз кешелек! Махсус повар чакыралар, өстәл зурлыгы казан асалар – милли аш-сулар пешә. Ике йөз кунак янына Татарстаннан килгән дүрт ял итүче генә сыя да сыя инде... Миләүшә сөйли: «Динә: «Уңайсыз бит...» – ди, ә мин: «Нәрсәсе уңайсыз? Алдыңа килгән ризыктан баш тарталармы? Алар безне белми, без – аларны. Бер көн әзерне ашау безгә дә гөнаһ булмас», – дим».  

Әбине соңгы юлга озаткан көнне ишек алдына тагын су буе табын корыла. «Нәрсә пешерик?» – дигән уйдан Миләүшә белән Динә тагын котыла ул көнне. «Тугызын үткәргәндә, бик тәмле пәрәмәч пешерәләр, диделәр, тик аңа кадәр тормадык, кайтырга кузгалдык шул», – диләр. 

«Полный пансион» булмаган җирләргә ял итәргә бармаска тырышкан хатын-кызларны аңлыйм мин...

Язганнарымны укыса, ир-атның һәркайсы: «Хатын-кызга пешерергә генә булмасын икән», – дип уйлармы икән?! Алай түгел! Әзерләгәнен яратып ашасалар (өстәп сорап та алсалар!), табын яныннан: «Рәхмәт! Тәмле булды!» – дип китсәләр, ул бит барысына да әзер! Сез аңа бер генә проблеманы хәл итәргә булышыгыз – бүген нәрсә пешерергә икәнен генә әйтегез!    

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy