Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битБлогларГөлнур Сафиуллина → ​Яхшылык тиз онытыламы?


​Яхшылык тиз онытыламы?

Гөлнур Сафиуллина
Гөлнур Сафиуллина
журналист, «Сөембикә» журналының баш мөхәррир урынбасары
Республикада «Игелек атнасы» бара. Һәркем үз-үзенә бикләнгән чорда кеше хәленә керү шундый җитми ул безгә!.. Билгеле бер вакыт арасында гына игелек кылырга өндәү шуңа күрә бик аңлашылып та бетмидер. Аннан: «Менә хәзер берәр кешегә яхшылык эшлим әле», – дип кенә, ниндидер изге гамәл кылу мөмкин дә түгел бит ул. Ихлас гамәл диюем. Ә ясалма гамәл – анысы башка аның...
Яхшылык эшләүгә кешенең мөнәсәбәте, гомумән, төрле бездә. «Хәзер аш белән атканга да таш белән җавап бирәләр», – дип әйтүне еш ишетәсең. Бәлки күпләр шулай үз-үзләрен аклыйдыр? Беркайчан берәүнең дә үзенә булган үтенечен кире какмаучы элеккеге бер хезмәттәшем еш кына: «Яхшылык эшләү җиңел түгел. Моның өчен бит нидер ЭШЛӘРГӘ кирәк», – дия иде...  «Нигә яхшылык  эшлим дип тырышырга, кеше аны барыбер тиз оныта», ˜– диючеләр дә бар. Килешәсе килми! Башкалардан әллә кайчан күргән яхшылыкларны уйлап йөрим әле менә. Бар алар һәм бик күп! Онытылмыйлар!
...«Сөембикә»дә әле эшли генә башлаган чагым. Мөслимгә командировкага җибәрделәр. Анда бер авылда ике хатын ирләрен агулаган иде: япь-яшь ирләрнең берсе исән калган, икенче мәрхүм булган. Хатын, гаебен яшерү өчен, үлгән ирен асып куйган... Җинаять ачылган: хатыннарның икесен дә инде төрмәгә утыртканнар. Козловка төрмәсенә алар белән очрашуга барганчы авылларына кайтырга, бу адымга нигә барганнарын ачыклауны шуннан башларга кирәк иде... Өстән бертуктамый яңгыр явып торган кара көз иде. Салкын. Башта – Чаллыга, аннан автобус белән Сарман аша Мөслимнең район үзәгенә барып  җиттем. Көне буе бардым! Эш сәгатьләре бетәргә санаулы минутлар гына калган иде инде. Киләсемне беләләр – алдан хәбәр иткән идем. Журналист журналистны аңлар дигәннәрдер, күрәсең: сорауларым булса, миңа район газетасы редакторы ярдәм итәргә тиеш иде. Редакция урнашкан бинага кердем. «Сезгә кирәк авыл район үзәгеннән берничә чакрымда – анда барырга машина таптым. Иртән кузгалырсыз. Ә торырга урынны кунакханәдән әзерләдек, – диде редактор. Аннан өстәде: – Дөрес, анда бик салкын, туңарсыз инде... Әле җылыта башламадылар шул...» 
Сайлау мөмкинлегем юк бит, «Ярый, бер-ике кичкә ничек тә түзәрмен», – дидем дә ишеккә юнәлдем. Мине бер ханым туктатты:
– Сеңлем, анда, чыннан да, бик салкын. Авырып китәрсең... Әйдә, безгә генә кайт әле син кунарга, – диде ул.  
Рузалия апа район газетасында корректор булып эшли икән. Бик иртә ялгыз калып ике кыз үстергән. Мин аларда ике кич кундым. Моңарчы күргән-белгән кешеләре түгел бит, дөрес, икебез бер өлкәдә эшлибез эшләвен, әмма барыбер... Чирек гасыр аз вакыт түгел: беренче мәлләрдә телефон аша хәбәрләшеп торсак та, аннан элемтәләр өзелде. Рузалия апаның йөзен дә хәтерләмим дисәм була инде. Алар да мине оныткандыр. Әмма мин аларның өйләренең чисталыгын, пөхтәлеген, җылылыгын һәм миңа анда ничек рәхәт булганын һаман хәтерлим. Рәхмәт хисләре белән хәтерлим.
...Оренбургка иң беренче командировкам иде ул. Без анда дүртәү бардык: журналның ул вакыттагы җаваплы сәркатибе Филисә Хәкимова, фотограф Газинур Хафизов, язучы Зәки абый Зәйнуллин һәм мин. Ике-өч көндә әллә никадәр милләттәшләребез белән аралашырга, мәчетләрен карарга, атаклы Каргалы авылын әйләнеп килергә өлгердек. Гел онытмыйм. Х. Ямашев исемендәге китапханәдә журнал укучылар белән очрашу бара.  Яныбызга өлкән яшьтәге бер апа килде.
- Кичке чәйгә мин сезне бүген үземә чакырам, – диде ул. – Сез – сәфәрдәге кешеләр... Киләсегезне ишетүгә үк бу хакта ниятләп куйган идем.
Баш тартмаслык итеп чакырды Флера апа. Бардык. Аның өендә сөйләшә-сөйләшә үткәргән кич, ул әзерләгән мул табын, еллар узса да,  һаман истә. Чын күңелдән, ихластан кунак иткәндер ул безне – шуңадыр бу. Югыйсә безне үзенә чакырырга, иң кадерле кешеләрен көткән кебек, өстәл тутырып сый әзерләргә берәү дә йөкләмәгән аңа. Бердәнбер кызын югалту ачысын кичергән, әмма күңеле кырысланмаган аның. Безнең уңайсызланып, хәтта аптырап: «Нигә болай мәшәкатьләндегез инде?» – диюебезгә, ул кабат китапханәдә әйткән сүзләрен кабатлады:
- Сез – сәфәрдә. Сәфәрдәге кешегә игелек эшләүнең савабы зур аның. Савап җыям мин.
Нияте кабул булгандыр Флера апаның, югыйсә аның бу яхшылыгын еллар буе хәтерләмәс идек. Мин генә түгел, барыбыз да. 
Яхшылык эшләр өчен нидер ЭШЛӘРГӘ кирәк. Хезмәттәшемнең бу сүзе еш искә төшә. Мине гаҗәпләндергән, шаккаттырган, сокландырган тагын бер мисал менә. Сизәм – ул да күңелгә онытылмас итеп керде.
...Быел Прагага ялга баргач, бер көнне Германиягә чыгарга,  Дрезден шәһәрен күреп кайтырга уйладык. Метродан төштек тә, автовокзал бинасын эзлибез. Шимбә көн иде ул, урамда кеше юк диярлек. Колакларына наушник тыккан бер егетне туктаттык. Аңа үтенечебезне аңлатып торган арада яныбызга бер ханым килеп басты:
- Сез Россиядән бугай. Кая барырга кирәк? Әйдәгез, үзем булышам, – диде ул.
«Автовокзал» дигән сүз чыгуга: «Ерак түгел, әйдәгез, озатып куям», – дип, безне ияртеп үк китте. «Эшкә ашыгам» – ди: кирәкле урынга атлап түгел, йөгертеп озатты ул безне. (Чыннан да, якын булып чыкты автовокзал, әмма белмәгән кеше өчен юл шактый буталчык. Җитмәсә, җир асты юлының автовокзалга чыга торган ягын да япканнар. Табуын да табар идек анысы, әмма шактый буталып йөрер идек әле.) Исемен сорарга җай чыкмады, Прагада инде ун ел яшәвен, Украинадан күчеп килгәнен белергә генә өлгердем. 
- Үзебезнекеләр нидер сорап торганны күрсәм, узып киткәнем юк, булышырга тырышам, – диде ул.
Бу ханымны кабат очратсам да, танырмынмы икән, белмим: чөнки ул миннән гел берничә адымга алдан барды (эшкә ашыккан җиреннән борылды бит!), мин аның артыннан йөгергән килеш, аркасына карап кына сөйләштем. 
Ун ел эчендә күңелендә аңа «рәхмәт» йөртүчеләр шактый җыелгандыр дип уйлыйм.
Тагын... Тагын әллә никадәр мисал яза алыр идем! Ләкин туктыйм әле. Бәлки сез дәвам итәрсез: кемнәрдән күргән яхшылыкларны күңелегездә саклыйсыз? Бармы андый хатирәләрегез? Яхшылыкны онытмау, аның кадерен белү  үзе үк яхшылык эшләүгә тиңдер әле ул. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy