Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битБлогларГөлнур Сафиуллина → ​Миргә яраган – иргә яраган?!


​Миргә яраган – иргә яраган?!

Гөлнур Сафиуллина
Гөлнур Сафиуллина
журналист, «Сөембикә» журналының баш мөхәррир урынбасары
Резеда исемле бер танышым, авылдан әнине алып киләм дә, бергә торырбыз, дип ипотекага фатир алган иде. Кызганыч, өч бүлмәле зур фатирның үзенә тәгаенләнгән бүлмәсен әнисе бер тапкыр да күрә алмый калды. Яман шеш... Күз ачып йомганчы алды да китте...

Әнисен югалткач, ул фатирга күчәргә инде ашыкмады танышым. Беренчедән, ике баласы белән монысына да сыялар әлегә. Икенчедән, фатир, әйткәнемчә, ипотекага алынган – аның әле шактый бурычы бар. Фатирга кеше кертергә булды ул. Һәм башланды!..
Очрашкан саен шул фатир турында сүз чыкмыйча калмый хәзер безнең. Күбрәк мин башлыйм бугай: 
– Йә, ничек, әле һаман шулар торамы? – дим.


 
Җавап төрлечә була. Вакытлыча яшәргә кеше тота торган фатир вокзал кебек бугай ул: берәүләр чыга, икенчеләр керә... Кемдер үзе фатир сатып ала, икенчеләр башка шәһәргә күченә, өченчеләр түләүне кыйммәтсенә, дүртенчеләр...  Тормышның бер тукталышыннан икенчесенә күченгәндә вакытлыча яшәп торган фатирны кем кадерләсен?! Үзем тапкан мал түгел, әти тапкан жәл түгел, кебегрәк. Без Резеда белән күбрәк шулар хакында сөйләшәбез. Зарланып түгел, һәрбер нәрсәдән кызык табып сөйләвен яратам мин аның! Күп вакыт авырлыкны шулай җиңелгә әйләндерә белүен... Рәхәтләнеп тыңлыйм!
 – Ә минем фатирда яңа кешеләр, – ди ул. Һәм минем инде нинди сорау бирәсемне белеп шунда ук өсти: – Юк, юк, попугайлары юк!

Берәүләр җиде-сигез тутый кош асрап, фатирын тәмам тавык кетәклегенә әйләндереп чыгып киткәч, бу кошларга хәзер аллергия бездә! 
Өч егет урнашканнар, татарлар, юк, студентлар түгел, эшлиләр икән инде. Фатир хакын бер-ике айга алга да түләп куйганнар. 
– Әйбәт бит инде алайса, – дим Резеданың сүзне кайсы якка борырга җыенганын аңламыйча. 
– Әйбәт анысы... Акчаны түләгәч, егетләрнең өлкәнрәге: «Резеда апа, бер нәрсә бар... Ачуланмасагыз, безнең белән бер кыз да яшәячәк», – ди. Төрлесен күрдек, егет белән кызның өйләнешкәнче бергә яшәвенә  шаккатмыйбыз хәзер. Хупламавымны аларга нәрсәгә әйтеп торырга – акыл өйрәтергә әти-әниләре бар, үзләре дә бала-чага түгел... «Ул безгә ашарга пешереп торачак, җыештырачак. Сез борчылмагыз, шулай булгач, бездә тәртип булачак», – дип дәвам итте ул. «Ярар алайса, – дим. Кайсыгызның кызы соң?» «Беребезнеке дә түгел. Әйткәнемчә, ул безгә ашарга пешерәчәк. Калганын, яши башлагач күз күрер. Анысы ничек килешәбез – шулай булыр». 

Кыз, димәк, шушы өч егеткә ашарга пешереп, алар артыннан фатирны җыештырып торачак. Ә егетләр аның өчен фатирга түләячәк. Башка теләкләрне үтәү мәсьәләсе килешү буенча хәл ителәчәк.
– «Фатирда бушка тору хисабына сезгә ашарга пешерәчәкмен», дигән игъланнар бар икән хәзер. Кызлар үзләрен үзләре тәкъдим итә. Белә идеңме? – ди Резеда. 
Белми идем. Яңа заман тудырган яңа күренеш, димәк. Хәер, белмим, дип дөрес әйтмим бугай. Мондый мисаллар бар миндә. Дөресрәге, моңа охшаш мисаллар. 

...Икенче бер якын дус кызымның сеңлесенең улы дүрт ел элек Казанга укырга керде. Беренче курсның ахырында ук Наилә исемле курсташ кызына гашыйк булды ул. Аларның бергә яшәргә теләүләрен аңлагач, Рөстәмнең әнисе, бөтен эшен ташлап, яшьләр белән сөйләшергә дип килде. «Әлегә туй ясый алмыйбыз, әйдәгез, никах укытыйк!» – диде ул. Рөстәм, әлбәттә, риза. Ә Наилә... каршы булып чыкты! «Әтидән куркам, ул белсә, белмим, мине нишләтер», – диде кыз. Ни тырышып та, үгетли, аңлата алмадылар. 

Яшьләр хәзер бергә яши. Фатир өчен дә түләргә кирәк бит: Рөстәм укый да, эшләргә дә тырыша. Бер түгел, ике эштә! «Наиләгә аны алдым, моны бүләк иттем», – дигән сүзләре дә ишетелә. «Һичьюгы, кайткан җиренә ашарга әзерләп көтәме икән соң, Рөстәмне? Аның вакыты күбрәк бит – Наилә эшләми, укый гына», – дим.  «Мин дә сорашам. Ачыктан-ачык җавап бирми Рөстәм. Ашарга пешергәндә булыша ул, дип кенә әйтә», – ди апасы. Кыз, димәк, аш-су тирәсендә кайнашырга бик атлыгып тормый, дигән нәтиҗәгә киләбез... «Торыр җире бар, ашаталар, киендерәләр, тыныч кына укып диплом алыр да,  Рөстәмне калдырып китәр, дип куркам», – ди дус кызым. Энемне жәллим, Наилә аның беренче мәхәббәте, ул аны чынлап торып ярата, ә тегесе егетне файдалана гына кебек тоела, ди. 

Мин аңа: «Юк, алай булмас!» – дия алмыйм. Чөнки Рөстәм турында сөйләшкәндә, күз алдымда гел Любаның улы Самат тора. 

...Гүзәл белән алар да группадашлар иде. Ул кыз белән танышкач, дөресрәге бергә яши башлагач: «Фатирга түләргә дә акча кирәк, икебез дә укый алмыйбыз», – дип Самат башта читтән торып укуга күчте, аннан укуын бөтенләй ташлады. Дөресрәге, ташларга мәҗбүр булды: ярты ел саен сессиягә киткән эшче кемгә кирәк?! И-и, Любаның ул чакта йөрәге янулары! «Дүрт балам арасында иң башлысы шушы Самат. Югары белемсез калырмы икәнни?!» – дип өзгәләнде ул. «Ярата, бик ярата шул Гүзәлне! Мин аңа бернәрсә әйтә алмыйм – баланың бәхетенә әни кеше киртә булырга тиеш түгел. Аннан ул хәзер мине барыбер ишетмәячәк, аңламаячак», – дия иде. 

Гүзәлне курчак кебек киендерде Самат. Бар тапканы аңа булды. Ә Гүзәл... диплом алуга, әйберләрен җыеп, туган ягына – Башкортстанга кайтып китте. Саматның: «Ничек шулай китә аласың?! Син бит минем хатыным!» – диюенә: «Хатының икәнен раслап кара – паспортымда печать куелмаган!» – дип җавап биргән. Егетнең: «Өйләнешик, туй ясыйк», – диюләрен, гел: «Укып бетергәч», – дип туктатып килде ул. (Ярты елдан соң бер шалтыратты Гүзәл. Кияүгә чыгасын хәбәр итәргә! Булачак ирем бай, минем өчен бернәрсәне дә кызганмый, күтәреп кенә йөрми үземне, дигән. Миргә яраган – иргә яраган, диюләре әллә, чыннан да, хак инде?!)

Аннан соң булган хәлләрне искә дә төшерәсе килми. Самат эчүгә сабышты... «Айныган чакта сөйләшәбез, барысын да аңлый ул, әмма Гүзәлне сагынам, аннан башка яшисем килми, дип әйтә», – дия иде әнисе. Якыннардан якын кешеңнең аркага пычак кадавы дошманнарың сиңа күтәргән кулдан мең тапкыр авыррак шул... Иртәгәге көнгә, кешеләргә ышанычны югалту да яман... 

Юлына икенче бер Гүзәл чыкмаса ниләр булып беткән булыр иде аның белән, белмим. Тормышның төбенә төшүдән Саматны шул хатын коткарды. Люба да бик тырышты: бу Гүзәлнең беренче иреннән туган баласын шунда ук якын итте. (Хәер, Самат өчен кадерле булгач, беренче Гүзәлне дә үз кызы кебек күрде ул. «Безнең Гүзәл», – дип кенә сөйли иде). Инде уртак балалары да туды. Матур гына яшиләр кебек. Җанында ниләр барын исә Самат үзе генә беләдер: яралар төзәлсә дә, җөйләр беркая да китми. 
Максатларга ирешкәндә барлык чаралар яхшы, диләр дә, белмим... Башкаларны файдаланып, үзеңне түбәнсетеп (кемнәргәдер хезмәтче булып тору үзеңне түбәнсетү түгелмени?!) ирешкән үрләрнең кызыгы, рәхәте, бәхете бармы икән? 
       
     
        

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy