Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битБлогларГөлнур Сафиуллина → Мәңге яшь булу бәхетме, әллә...


Мәңге яшь булу бәхетме, әллә...

Гөлнур Сафиуллина
Гөлнур Сафиуллина
журналист, «Сөембикә» журналының баш мөхәррир урынбасары
Мине рентген кабинетына озатырга тиешле санитар ханым лифт төймәсенә басарга үрелгән җирдән кулын кинәт кире тартып алды. (Шәһәр хастаханәләренең «приемный покой»ларында да шундый хезмәткәрләр бар икән хәзер! Җайлы бит, лабиринт кебек коридорларда: «Кая барырга куштылар соң әле? Нәрсәне аңламадым, нәрсәне дөрес ишетмәдем икән?» – дип адашып йөрмисең. Югыйсә, кабатлап сорасаң, шәфкать туташлары шундый итеп карый... Үзеңне ирексездән бер томана итеп тоясың. Белеп торасың – гаебең дә юк. Алар гомер буе эшләгән бина булгач та соң... Синең бит монда беренче тапкыр аяк басуың. Аннан – кинәт, көтмәгәндә килеп чыккан авыртуың аркасында югалып та калган чагың. Ярый, читкә киттем – сүзем бу хакта түгел әле минем. Җай чыккач кына әйтүем.)
– Гафу итегез, башка берәүнең направлениесен алганмын. Шушында гына көтеп торыгызчы!

Аның аша үрелеп, кулындагы кәгазьгә күз төшерәм: хата юк шикелле...

Туган елыгызны дөрес язмаганнар бит менә. Еллар өстәгәннәр!

Иртәдән бирле беренче тапкыр елмаям:

- Анысында да хата юк!

Әллә кайчан күрешмәгән танышың белән очрашкач, күп вакыт сүз ялганып китсен өчен генә: «Син бер дә үзгәрмисең. Һаман шул килеш!» – дип әйтү генә түгел инде бу! Миңа ярарга тырышу, кәефемне күтәрергә теләү аның уенда да юк иде бит.

Канәгать кыяфәт белән лифтка керәбез: ул – коридорның икенче башындагы кабинетка кабат барып йөрисе булмаганга сөенеп (көне буена санитарлар узган чакырымнар болай да шактый җыеладыр!), мин – көтмәгәндә ишеткән, комплиментка да ошамыйча яңгыраган менә шундый сәер комплиментка куанып...

Нишләтәсең, хатын-кызның йомшак ягы инде: һәрвакыт яшь күренергә телибез. Мин генә түгел, бөтен гүзәл затлар да! Хәер, болай әйтеп ялгышуым да бар – ир-атларга да хас сыйфат бугай бу. Бөтенесенә үк булмаса да. Иллесен яңа тутырган бер танышым, институтта бергә укыган группадашының юбиленда булып кайтканнан соң, кабат-кабат бер гел нәрсәне сөйләгән иде: «Безнең егетләрнең күбесе укыганда ук өйләнде – туйларында булдым. Хатыннары – мине белә, мин – аларны. Мәҗлестә бөтенесе дә: «Син бер дә үзгәрмәгәнсең», – диделәр. Шатланып, куанып сөйләде ул моны. Чынлап та үзгәрмәгәндерме, анысын әйтә алмыйм – мин аның яшь чагын белмим. Әмма белгечләр: «Ирегез кинәт кенә яшьрәк күренергә тырыша башлый икән, сак булыгыз, – дип кисәтә андый ирләрнең хатыннарын. – Аның гашыйк булган булуы бар. Үзеннән күпкә яшь сөяркә тапканнар гадәттә үзен шулай тота».

Ирләр, хыянәт – башка тема, үзебез хакта, гел яшь күренәсе килү турында сөйләшәбез бит әле.

Адәм баласы, гомумән, кызык: без башта тизрәк буй җитәргә, мөстәкыйль тормыш башларга ашыгабыз – иртәгәге көнне якынайтырга тырышабыз. Ашкынып-ашкынып! Аннан кинәт аңга килгәндәй булабыз: 18 яшь кеше гомерендә бер генә була һәм бик тиз узып та китә икән. Узып китә һәм кире әйләнеп кайтмый... Бу очракта табигатьне «алдау»ның юлы бер генә: күңелең белән һәрвакыт 18 яшьтә калу. Тик бу да барыбызның да кулыннан килми. «Тумас борын картайганнар» әллә арабызда азмы?! Күңел халәте турында сүз бара бит монда. «Моңа ничек ирешергә соң?» – дип уйланганыгыз юкмы сезнең?

«Үзеңне яшь дип уйлама, синең балаларың гына кечкенә!» – дип бик еш кабатлый иде миңа бер танышым. Әйе, яшь калуның бер сере, бәлки, кечкенә балалардыр. Дөресрәге, соңлап тапкан балалар. Һичьюгы – берсе. Әниләр, гадәттә, балалар тормышы белән яши: алар уйнаган уеннар, тыңлаган музыкалар, укыган китаплар белән. Балалар бакчасындагы проблемалар белән генә яшәгән әни яшүсмер улы яки кызы булган әнидән барыбер аерыладыр ул. (Бакчадагы проблема проблемамыни әле ул?!) Һәрхәлдә, минем үземә шулай тоела. Безне уйлар да картайта, йөзләргә җыерчыкларны шулар өсти.

Дөньяны, кешеләрне яратучылар озак вакыт яшь кала, диләр. «Моның бер авырлыгы юк бит!» – дисезме? Бөтен дөньяны, андагы кешеләрне яратып та, үз якыннарын ярата белмәгәннәр, ярата алмаганнар әллә арабызда азмы? Кимчелекләре, сәерлекләре белән.

Шулай да күңеле белән дә, йөз-кыяфәте белән дә яшь калучылар, үз яшьтәшләреннән яшьрәк күренүчеләр арасында башкалар шатлыгы өчен шатлана белүчеләр күбрәк булуына игътибар иткәнегез юкмы? Бу очракта – киң күңеллелек өчен Ходайның бер бүләгедер ул яшь күренү!

Әйе, кешене бертуктамый көнләшү, хөсетлек, тар күңеллелек, тормышның, тирә-юньдәгеләрнең гел начар якларын гына күрү, шуларга гына игътибар итү картайта.

Ә сөенерлек сәбәпләр бар һәм күп алар! Хезмәттәшеңнең кызы диплом алды – нигә шатлыкларын уртаклашмаска?! Икенчесенең өстендә бүген яңа күлмәк – килешә! Әйт шул хакта! Дус кызың никах мәҗлесенә әзерләнә – кызын кияүгә бирә – нинди зур вакыйга! Әйе, кияү бер дигән: чибәр, белемле, акыллы-тәүфыйкълы. «Безнең балаларга да шундый ярлар насыйп итсен!» – дип күңеңнән уйла да, яшьләргә иң матур, иң ихлас теләкләреңне җиткер! Күршеләрнең кызы чит илдә укырга грант откан. Бик тырыш бала, ул моңа үзе иреште – аның өчен ничекләр куанмыйсың?! Улыңның бер классташын Иннополиска эшкә чакырганнар – шулкадәр башлы егет, шулкадәр лаек ул моңа! Подъезд янында язын утырткан гөлләрең чәчкә аткан – быел инде аларга күршеләр дә су сибеште: киләсе язга сиңа ярдәм итүчеләр тагын да күбәер! Шәп!..

Башкалар өчен сөенә белү бәхет ул! Монысы – үз кулыбызда...

Ә маңгайдагы, күз тирәсендәге җыерчыклар... Һәрнәрсәнең үз вакыты! Бүгенге медицина ярдәмендә олыгаюның кайбер билгеләрен яшерергә була булуын. Анысы – һәркемнең үз эше. Теләгенә, кесәсенә карап хәл итә. Тик күзләрең «яшим», «яратам» дип янып тормаса, күз тирәсендә җыерчыкларын булмаудан ни мәгънә?!

Нинди генә очракта да олыгаюны фаҗига итеп кабул итмәскә кирәктер. Һәр чорның – үз матурлыгы. Табигатьтә барысы да үз җае белән бара. Көзгегә күз төшергән саен кәефегез үзгәрә икән, вакыт табып «Век Адалин» дигән фильмны карагыз әле.

...Адалин Боуман (төп рольдә – Блейк Лайвли) бу җирдә инде йөз ел яши һәм... бер дә картаймый. Автомобиль фаҗигасенә эләккәннән соң башлана аның белән бу хәлләр. Мәңге яшь калуы аркасында аңа гел документларын үзгәртергә, ун ел саен тору урынын алыштырырга, тирә-юньдәгеләрдән үзенең кем икәнен гел яшерергә туры килә. Ә аннан ул гашыйк була... Барысын да сөйләмим, югыйсә фильмның кызыгы бетәр. Мелодраманың иң ахырындагы бер кадр турында гына әйтәм. (Фильм, гомумән, шушы бер мизгел өчен төшерелмәдеме икән әле?! Минем үземә шулай тоелды.) Көзгегә карап торганда Адалин башында кинәт бер ак чәч бөртеге күреп ала. Бу минутлардагы аның йөзендәге бәхет, канәгатьлек! Димәк, ул картая!

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy