Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битБлогларГөлнур Сафиуллина → Җаны теләгән – җылан ите ашаган?!


Җаны теләгән – җылан ите ашаган?!

Гөлнур Сафиуллина
Гөлнур Сафиуллина
журналист, «Сөембикә» журналының баш мөхәррир урынбасары

Шәһәрдә сукбайлар кимеде. Миңа гына шулай тоеламы дисәм, башкалар да әйтә бу сүзне. Чын сукбайлар, кунар урыны, баш өстендә түбәсе булмаучылар. Шәһәр үзәгеннән читтәрәк урнашкан районнарда көн дә очрап торган сукбай кыяфәтле бәндәләр – алар башка. Болары – эчкечеләр. Аларның фатирлары бар. Дөресрәге, күп очракта ул фатирлар күптән башка кешеләр исемендә булса да, алар шунда яши. Беркайда эшләмәсәләр дә, ни гаҗәп, аракыга акча табалар. Әллә фатирны «сатып» алучылар шулай көн саен бер ярты белән түли аларга? Хәер, анысы башка тема. Иртүк каршыңа очрыйлар. Син эшкә ашыгасың, кабаланасың. Болар, юк, беркая ашыкмый: күз төпләре кара янган, күптән тарак күрмәгән, чәче-башы юылмаган, эчүдән йөзе шешенгән хатын шундый ук ир белән култыклашкан. Бәхетлеләр... Гөлдер-гөлдер сөйләшәләр, ир иелеп үзенә сыенган хатынны үбеп ала. Бер проблемалары, бер борчулары юк! «Әллә шулардан көнләшәм инде?! Тәүбә, тәүбә!» – дип төкеренәсең дә, тизрәк бу парны узып китәргә тырышасың. Читкә киттем...

Тормыш төбенә төшкән кешеләр барыбер жәл. Аларны да бит әниләр үстергән: кадерләп, яратып, өметләр баглап. Әмма әнә ничек килеп чыккан... Каядыр ялгышканнар, адашканнар, башка сукмактан киткәннәр... Урамда очраган сукбайлар янынан узганда гел: «Үкенәләрдер... Әмма тормыш төбенә тәгәрәү генә җиңел, аннан күтәрелү авыр шул», – дип уйлый идем моңарчы. Фикерем үзгәрергә тора әле.

Яңа гына бер районнан командировкадан кайттым. Алдагы көнне генә аларга Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры килгән иде. Районның картлар йортында да булганнар. Министр анда тәрбияләнүчеләр белән очрашкан, хәлләрен сорашкан, нинди проблемалары, үтенечләре барын белешкән. Тәрбияләнүчеләрнең берсе – 1973 елда туган ир-ат: «Татарстан Республикасындагы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә – Сәрия Сабурскаяга тапшырыгыз», – дип министрга ачык хат биргән. Ике аяксыз (аякларын эчеп, салкында өшетеп югалткан булса кирәк, диделәр) бу ирнең хатка ниләр язганын әйтсәм, сез дә шаккатырсыз хәзер: «Бу йортта мин башкача яши алмыйм! Мондый мөнәсәбәткә мин ияләшмәгән! Бертуктамый артымнан җыештыралар, телимме-теләмимме – ашарга китерәләр, мунчага керергә кушалар... Һава җитми миңа монда! Сулый алмыйм! Урамда моңарчы 25 яшәдем, җибәрегез мине кире шунда. Ике ел гомерем калгандырмы, ике аймы, әмма мин аны урамда үткәрергә телим!»

Сабурскаяга тапшырырга куша икән, димәк, үзенең хокуклары бозылган дип саный. Аны бирегә тугыз ай элек китергәннәр. Сукбайларны урамнан җыеп алып картлар йортларына урнаштыру мөмкинлеге тапкан җитәкчеләргә рәхмәт укып утырадыр дисәң...

– Әти-әнисе баш күтәрми эчкән гаиләләр бар. Җәйге ял вакытында булса да рәхәт күрсен, дип, балаларын лагерьга урнаштырмакчы булабыз. Ничек карышканнарын белсәгез! Режим белән яшәргә теләми алар. Иртән бит юарга, теш чистартырга, урын-җир җыештырырга... Кайчан тели, кайда тели – шунда авып йоклап китәргә, кайчан тели – шул вакыт торырга ияләшкәннәр. Чисталыкның ни икәнен белмиләр, шуңа кирәксенмиләр дә. Аңлау авыр моны...

Районның халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе – бу гаиләләр белән көн саен очрашып торган ханым әйтә моны.

Чынлап та аңлау кыен! Тәмам буталдым...     

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy