Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битБлогларГөлнур Сафиуллина → «Укымыйбыз, укырга яратмыйбыз...»


«Укымыйбыз, укырга яратмыйбыз...»

Гөлнур Сафиуллина
Гөлнур Сафиуллина
журналист, «Сөембикә» журналының баш мөхәррир урынбасары
Кичә районга абунәче көненә бардык. Казанга якын зур гына татар авылларының берсе. Почта бүлегендә ишек төбеннән чират. Юк инде, газета-журналга язылырга чиратка тезелмәгәннәр, газга, суга, телефонга түлиләр. Журналларыбызны өстәлгә таратып салабыз да, авыл хәлләренә чумабыз. Хәзер суга йөрмибез, көтү кумыйбыз – шушында гына очрашабыз, диләр: шуңа күрә, чират озак барса да, берәү дә ашыкмый. Сүз күбрәк чүп чыгарган өчен түләү турында барды. Бераздан канәгатьсезлекләренең сәбәбен аңладым: авылның нибары өч урынына чүп ташлау өчен контейнерлар куйганнар. Әмма җәяүле кешегә чүбен күтәреп анда барып җитү?! Мең ярым хуҗалыгы булган зууур авыл бу. 

Тагын нинди яңалыклармы? Бүген кайсыдыр урамнарда су бетә. Хәер, почтага ул яңалык килеп ирешкәндә су инде беткән булып чыкты. Чишмә шактый ерак диделәр. 

Тагын? Ринат Рәхмәтуллин концерты була. (Исемә төште: мин дә аның бер җырын беләм. Чакыр гына, мин киләм, дип ул җырлый бит? Тик нигә чакырганда гына килергә икән? Бигрәк тә егет кешегә. Хәер, анысы башка тема.)

Чиратта торучыларның кайберләре каядыр барып, концертка билет алып килде. Биш билет тотып кире килгән ханым белән сөйләшеп киттек. (Күңелемнән генә исәпләргә дә өлгерәм: һәр билет бәясе өч айга журналга язылу бәясе кадәр икән). Минем яшьләрдә булырга тиеш ул. Күз иң элек аның кулында, колагындагы зур-зур алтын алкаларга төшә. 

«Укырга яратмыйм мин, – ди ул. Күрсәгез иде, шундый горурланып әйтә! – Хәтта укыган кешеләрне дә яратмыйм!» (Җөмләне дәвам итүен: «Язган кешеләрне дә яратмыйм», – дип әйтүен көтәм. Күзләреннән күреп торам, билләһи, шулай уйлады ул. Тик... әйтмәде. Мине жәлләде бугай.) «Мәктәптә дә икеле-өчлегә генә укыдым мин!» Монысы да нәкъ мин язганча ахырда өндәү билгесе белән яңгырый. Сүзгә чираттагылар кушыла:
– Шуңа сыер савып ятасың да инде!

Усал авыл бугай бу! Күзеңә карап, шундый сүзләр әйтеп торалар бит. Тик әңгәмәдәшемнең исе дә китмәде, «Әйе, савам», диде дә бетерде. Фермада саумый, билгеле (ферма авылда, гомумән, юк ), үзе өч баш сыер тота икән. Саву аппаратым бар, ди. Сөтне сатарга ерак барырга кирәкми: авылдашлары чират торып ала дип аңладым. 60 сум, дигән сүз чыкты. Литры булгандыр инде. Әйе, кыйммәтрәк, диештеләр чираттагылар, ләкин кибет сөте түгел бит. 

Җай чыккан саен, сүзне газета-журналларга язылу ягына борам. Дөресрәге, бормакчы булам! Бирешмиләр! Әллә бу авылда бөтенләй укымыйлар инде? «Сөембикә»не генә димим. «Нәрсәләр алдырасыз?» – диюемә нибары ике-өч (!) кеше җавап бирде. Мин исемнәрен дә ишетмәгән газеталарны атадылар. Эчтәлекләре ничектер, исемнәре матур яңгырый болай. (Кызык, мин аларны кайдан табып укый алам икән?) Язмышлар язалар, безгә шул кызык, диделәр. (Язмыш дип, анысы безнең журналда да җитәрлек инде аның). Тагын бер нәрсәгә шаккаттым: берсе дә район газетасын атамады. Монысы бөтенләй сәер...

– Юк, язылмыйбыз, – диләр. Кемнең пенсиясе аз, кем кредит түли, кем төзелеш башлаган, кемнең инде күзе күрми... 
Почта – клуб бинасы белән тоташкан. Хат ташучы апаларның берсе, монда эшен төгәлләде дә, шул якка йөгерде – репетициягә. «Түгәрәк уен»га җыеналар дип аңладык. Сәхнә артына кереп карап, тыңлап та чыктык: сугыш вакытында хатын-кызларның урак урырга бару күренешен күрсәтәләр. Тавышлары матур! Оста гына сөйлиләр. Райондагы кырыкка якын төркем арасында җиңеп, Казанга барабыз диләр. Сәхнәдәге «артист»лар төрлесе-төрле яшьтә: шактый өлкәннәре дә бар, яшьрәкләре дә. Бакча эше вакытында вакыт тапканнар бит, килгәннәр репетициягә. Үз күңелләренә юаныч эзләп йөрүләре: телевизордан сериал гына карап утырмыйлар. 

Кайтырга кузгалабыз. Мең ярым хуҗалыгы булган авылга сигез «Сөембикә» килә икән, бүген шуларга тагын унау өстәлде. Күпме бу, азмы – әйтә алмыйм... Хәер... «Укымыйбыз!» – дип күзеңә карап торган озын чираттан бер дистә абунәче табып алу – теләсә нәрсә әйтегез, күп инде бу, җәмәгать! 

Почтадан чыгып барганда, стенага элгән бер игъланга күз төште. Мәчет отчеты дияргәме соң аны? Күпме сәдака кергәнен, ул акчаларның кая киткәнен язганнар. Узган елның ноябереннән февраль аена кадәр 33 мең сәдака акчасы кергән. Күпме бу, азмы – менә монысын, чынлап та, әйтә алмыйм! Алай да нигәдер авылда мең ярым (!) хуҗалык икәне тагын бер тапкыр искә төшә. 
Олы юлга борылабыз. Юлның уң ягында яңа урам. Йортларны зур, матур итеп салалар. Икешәр катлылары да бар. Авыл яши. Укымый, әмма – яши. Яши...

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy