Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битБлогларГөлнур Сафиуллина → ​Җете төсләр кушам...


​Җете төсләр кушам...

Гөлнур Сафиуллина
Гөлнур Сафиуллина
журналист, «Сөембикә» журналының баш мөхәррир урынбасары
Эш арасында сатучы кыз үзе дә картиналар буйый, алардан кечкенә генә күргәзмә дә ясап куйган — монысы сатып алучыны җәлеп итү өчен кирәктер.
Алган әйберләребезгә түләп, яныннан киткәндә, аның буйый башлаган картинасы янында туктадым. «Башлаганга ике ай. Яңа елга тәмамлармын дип уйлыйм», — диде ул. Бер картина белән шулкадәр гомер утырыргамы?! Миннән булмас бу, түземлегем җитмәс... 


Ел саен шулай – чамасыз озын булып тоела да, күз ачып йомганчы узып та китә ул. Сизми дә каласың! Кышкы каникулларны әйтәм. (Соңгы вакытта ел башлануга әллә кайдан килеп чыккан бу ун көн ялны, мәктәп балалары кебек нигәдер «каникул» дип атарга ияләштек бит.) Иртәгә эшкә дигән көнне шаккатасың: булдымы бу ун көн, әллә юкмы? Югыйсә барысын да алдан планлаштырган да кебек идең: кайларга барырга, ниләр эшләр-гә... Әллә озын ял дип, планны чамасыз күбрәк төзеп ташлыйбыз, белмим. Әмма каникул ахыры гел үзеңнән канәгатьсезлек белән төгәлләнә. 

Югыйсә барысы да ел саен кабатлана. Яңа елның беренче көнендә йөз дә беренче тапкыр «Ирония судьбы...»ны карау. (Ипполит кебек перспективалы кияүдән баш тартып, Надяның Женя янына китүен бүгенге яшьләр аңламый, кабул итми инде. Шуңа күрә аларның бу сериалга исләре китми. Мәхәббәтнең яктылыгын, матурлыгын күрү, тою өчен карасалар да ярар иде дә бит... Үткәне турында ике-өч сүз белән генә: «Ун ел очраштык... Атнага ике тапкыр күрешә идек... Яллар­ны, бәйрәмнәрне шуннан бирле яратмыйм», – дигән Надяның киләчәктә бәхетле булачагына безнең исә барыбер ышанасы килә...) Чаңгыда шуу. (Сагындырган! Быел декабрь ахырына кадәр гел яңгыр явып торгач, алар да җәйгә җыеп куйган җирдән әле генә чыкты бит.) Авылга – әниләр, туганнар янына кайтып килү. Чират көтеп яткан китапларны уку. Иркенләп телевизор карау... Аннан, нәрсә генә дисәләр дә, хатын-кыз бу ун көнне барыбер күбрәк почмак якта, аш-су тирәсендә кайнашып уздыра: каникул дип кенә синең өстеңдәге вазыйфалар беркая да китми ләбаса. (Ялның соңгы көннәрендә дус кызым белән бер кичне кафеда утыруны мин, мәсәлән, үземә шуның өчен бирелгән бонус дип кабул итәм.
Икәү генә! Ашыкмыйча! «Дүрт сәгать тоташтан ничек сөйлә­шеп булсын?!» – дип аптырый ирем. «Тагын шуның кадәр вакыт булса да, җитми калыр иде...» – дигән уемны аңа кычкырып әйтеп тормыйм... Ир-ат бу мәсьәләдә безне барыбер аңламый!)

Ел саен бер нәрсә кабатлана дидем дә... Дөрес үк әйтмим бит. Быел ялымның күп өлешендә бер кулымда... кылкаләм, икенчесендә... буяулар булды менә. Картинамны төгәлләдем. Юк, юк, туктагыз: «Картина?!» – дип шаккатырга ашыкмагыз – мин бит «ясадым» димәдем...
Картинаны үземә һәм кечкенә улыма көздән үк алган идек. Күңелдә кайдан мондый теләк туганын, дөресен әйткәндә, инде хәтерләмим дә... Шактый озак сайлаганыбыз истә! Беренчедән, алар зурлыгы белән бер-берсеннән аерыла. Икенчедән, тематикасы белән. Атаклы рәссамнарның эшләреннән репродукцияләр, табигать күренешләре, төрле чәчәкләрдән композиция­ләр, фотосу­рәтләр... Кыскасы, җаның ни тели, күзең кайсына төшә. Ахырда Азат паровоз рәсеменә, мин шәһәр күренешенә тукталдым. Сатучы кыз нигәдер: «Беренче тапкыр гына буярга җыенасызмы?» – дип сорамады. Картиналар, рәсемнең катлаулылыгы ягыннан берничәгә бүленә: мин үзем бу хакта соңрак, буярга утыргач кына белдем: җиңелрәктән башласаң әйбәтрәк, әлбәттә.  

Улым кайтуга паровозын буярга да тотынды, ә мин хәтта ачып карарга да шактый гомер узганнан соң гына вакыт таптым. Балаларның «раскраска»ларын хәтер­лисез­ме? Монда да нәкъ шулай: рәсем төрле өлешләргә бүленгән һәм анда саннар куелган. (Әмма өлкәннәр «раскраска»сы күпкә катлаулырак, билгеле. Чынлыкта, күпкә генә түгел, бик күпкә!) Буяу карандашлары яки фломастерлар урынында – чын буяулар! Алар кечкенә-кечкенә савытларда, һәрберсенә билгеле бер сан сугылган. Өч төрле кылкаләме дә бар. (Мин алган рәсем кат­лаулылыгы ягыннан дүртенче дәрәҗәдә булып чыкты: кылкаләмнәрнең иң зурысын кулланмадым да диярлек.)  

Кыскасы, каяндыр исемә төште дә, көзен алган шул картинамны Яңа елның беренче көнендә тартып чыгардым. Бер кичне утырып башлап караган идем каравын. Шактый вак, катлаулы эш икәнен дә аңларга өлгергән идем. (Мин бит аның «санлы картина» дип аталуын әйтмәдем әле. Киндергә (яки картонга) сугылган саннарга туры килгән буяулар белән картина буяуны Америка­да уйлап тапканнар. Билгеле, моны башта аларда да балалар өчен генә дип чыгарганнар. Әмма еллар үткәч, бу мавыгу өлкәннәргә дә күчкән – бөтен дөньяга таралган. Хәзер шушындый картиналар сату белән шөгыль­ләнүче интернет-кибетләрнең исәбе-саны да юк әнә! Кытай исә, гомумән, күпләрнең хоббиена әйләнгән бу өлкәне үз кулына алган: моңардан Кояш иленә күпме табыш керүен күз алдына китерү дә кыен.) 

Бер сәгать буйыйм, ике, өч... Кызык! Рәхәт! Дөньямны оныттым мин... Иртәгәсен иртүк, өйдәгеләр торганчы тагын буяуларыма тотындым. Көндез дә күңел шунда гына! Буш вакыт чыкканны көтеп кенә торам.
Минем яңа мавыгуыма иң шаккаткан кеше Казан сәнгать училищесында белем алучы студент улым Булат булды бугай. Ул әле генә кышкы сессиясен тапшырды, имтиханнарының берсе, әлбәттә, рәсем иде. «Әнием, шундый җитди кыяфәт белән утырасың! Сине берәү дә мәҗбүр итми ләбаса», – дип аптырады ул. (Җитди булмый хәл юк – контурдан читкә чыгасы килми бит!) Аннан: «Әйдә, сине фотога төшереп, инстаграмга куйыйм әле, рәсем астына сүзен дә уйладым: «Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, дип язам», – дип бәйләнде. Яшьләр инстаграмсыз адым да атламый хәзер. «Кирәкми», – дип баш тарттым. «Арба» дип, әтисе белән үзен атый инде, ике дизайнер янында яшә­гәч, буяуга тотынып карарга теләвең табигыйдыр янәсе...  

Азат картинаны алуга: «Бу бит фейковый», – диде. Ягъни чын түгел, ясалма. Әмма мин чын-чынлап буярга керешкәч, үзенең паровозын алып, янымда ул да еш кына утыргалады. Куллар эшли, үзебез сөйләшәбез. Улымның сыйныфындагы күпме яңалыкны белдем
шул арада, дуслары турындагы мәгълүматка баедым. Ара­лашу җитми шул... Алдагы көнне генә без аның белән Мөхәммәд Мәһдиев китабыннан язучының улы Искән­дәр турындагы кечкенә хикәяләрен кычкырып укыган идек. Гаджетларны ника­дәр яхшы белсәләр, иркен аралашсалар да, эчтә барыбер сабый бала бугай алар: Искәндәрнең  авырып, 1 сентябрь көнне беренче сыйныфка мәктәпкә бара алмый калуы турындагы хикәяне Азат тагын искә төшерде, «Шундый жәлләдем мин аны», – ди. Күзләренә хәтта яшь тулды... Күптән түгел җәм­гыять белеме дәресендә үзлегеңнән белемеңне күтәрү турында сөйләшкәннәр. «Моның өчен  интернетны файдаланырга кирәк», – ди­гән укытучылары.

«Китаплар укырга куштымы соң?» – дим. Балалар: «Ә китап?» – дип сорагач, укытучылары: «Китапларның инде киләчәге юк, булса да, электрон китаплар гына калачак»,  – дип җавап биргән. Менә шулай...

Читкә киттем. Рәсем буяу белән мәшгуль булуымны дус кызларымнан башта Гөлназга гына әйттем. Анда да сак кына, «Юк-бар белән маташып ятасың!» – дип көлмәсме? Ә аның исе дә китмәде. «Минем айфонда да бар андый «раскраска», – диде ул. – Буш вакытта мин дә буйыйм. Нинди төсле буяу кирәген үзем сайлыйм». Минем алда чын буяулар икәнен белгәч: «Кайда саталар андый картиналарны? Алам!» – диде ул. 

Аның: «Миңа да шундый «раскраска» кирәк!» – диюе, кыюландырып җибәрде. Дус кызларымның икен­чесенә бу хакта инде шактый батыраеп әйттем. «Әле Түбән Камага барган идек. Бер танышларыма кердем – алар син әйткән «раскраска» белән утыра, икенчеләренә сугылдык – анда да шул күренеш... – диде Гөлнара. – Кызым Бану да кызыкты менә. Интернеттан аңа да бер рәсем таптык, инде фломастерлар кирәк». Алай икән...

Юк, фломастерлар белән буяуга караганда, рамга тартылган киндердә, чын буяулар белән картина иҗат итү кызыграктыр. (Мин ялгыш атып, туры китергәнмен: акрил буяулы картина алганмын. Аларны су белән ку­шарга кирәкми: ачасың да буйый да башлыйсың. Майлы буяу булганда исә башта үзеңә кирәкле төсне эзләп табасың, анысы, әлбәттә, авыррак. Буяуларны ачык калдырырга ярамаганын, кибеп яки куерып киткән очракта, аларга азрак су кушарга мөмкин икәнен рәссам булмасак та беләбез инде. Мин үзем картинаны өлеш­ләп-өлешләп: өстән аска таба буяп төштем. Хәер, анысын кем үзенә ничек җайлы дип табадыр. Бертөсле буяу белән озак эшләмичә икенчесенә күчү ялыкмаска ярдәм итә шикелле – һәрхәлдә, миңа шулай тоелды.)

Бер картинаны буяп чыгу өчен ничә көн, күпме сәгать кирәген әйтә алмам. Каникул азагына чаклы тәмамладым анысы, димәк, ун көн тирәсе җитә. Әмма кайсыбер кичне буяулардан аерыла алмыйча төнге икеләргә кадәр дә утырдым! Юк, бер дә тиз һәм җиңел эш түгел бу. Әмма картинамда йорт, күпер, агачлар, тәрәздәге утларның судагы чагылышы ачыграк күренә, беленә башлаган саен, күңелдә канәгатьлек хисе дә үсә барды. Иҗат тәме шушыдыр ул... Күпләр өчен үз куллары белән нидер булдыру буй җитмәслек хыял кебек тоела. Рәсем ясау сәләте, гомумән, бик сирәкләргә бирелә. 
Ә монда үз кулларың белән чын картина иҗат итәсең. Өеңдә элеп куя аласың, кемгәдер бүләк тә итәргә була.  

Юкны бушка аударып утыргансың дип әйтүчеләр барыбер табылыр анысы. Белгечләр алай дими менә.

Тормыш тоташ стресстан тора хәзер. Күпме генә йөрәгеңә якын алмыйм дисәң дә, җәмгыятьтә булган вакыйгалардан, яңалыклардан читтә калу мөмкин түгел. Рәсем ясау исә безне тынычландыра, баш миебезне ял иттерә, уңай эмоцияләр тудыра. 
Рәсем ясау белән шөгыльләнү безне балачакка алып кайта – өстебездә торган йөк-бурычларыбыз күпкә азрак чакка. Димәк, бүгенге борчуларны беразга онытып торуның иң җайлы юлы бу. 

Ышанырсызмы-юкмы, әмма рәсем буяу белән мавыгу игътибарны да арттыра, диләр: рәсемегез катлаулырак, сез кулланган буяу төсләре күбрәк булган саен, баш миегез дә яхшырак эшләячәк. 

Кулга буяу карандашы, фломастер яки кылкаләм тоту, ягъни вак моторика белән шөгыльләнү балалыктан күптән чыгучыларга да бик кирәк: ул безнең баш миебез өчен үзенә күрә бер күнегү.   
 
...Яңа ел алдыннан «Татарстан–Яңа гасыр»ның «Манзара» тапшыруында  бер җырчыбыз турында: «Картиналар иҗат итә башлады», – дип сюжет күрсәттеләр. «Күр, кешедә әллә нинди сәләтләр бар!» – дип, шаккатып карый башлаган идем... Ул да шушы «санлы картина»ларны буйый булып чыкты!.. Карти­налар сатучы кыз: «Инде унбишәрне алучылар бар», – дигән иде. Шуның кадәр картина буяганнан соң үзеңне рәссам итеп тоя башлавың да гаҗәп түгелдер анысы. Белмим.
Мин әлегә икенче «раскраска»мны гына алырга җыенам. Әмма, күңелем сизә, анысы да соңгысы булмаячак! 



Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy