Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битБлогларГөлнур Сафиуллина → Бер башта – мең хыял!


Бер башта – мең хыял!

Гөлнур Сафиуллина
Гөлнур Сафиуллина
журналист, «Сөембикә» журналының баш мөхәррир урынбасары

Мең хыял?! Бер кешегә шуның кадәр хыял күбрәк булыр дисезме?
Ә кешенең күңелдә йөргән хыяллары күп булырга тиеш тә. Бик күп! Менә сез хыялланырга яратасызмы? Елмаеп куйдыгызмы? Җир йөзендә иң хыялый затлар без – хатын-кызлар бит инде, дисезме. Ярый, килешәм. Ә нәрсәләр турында хыялланасыз? Җавапка азрак төгәллек кертергә мөмкинме? Эшегезне читкә куеп, берничә минут кына шул хакта уйлана алмассызмы. Әйе, тиздән җәй җитә, яңа аяк киеме, яңа күлмәк кирәк булыр инде дисезме? Тагын? Хәер, туктагыз, эштән барыбер аердым: калган көтү – калган, әйдәгез, болай итик. Кулыгызга каләм алып, өстәл янына ук утырыгыз һәм хыялларыгызны кәгазьгә дә яза барыгыз әле. (Читләрдән түгел, үз-үзегездән яшереп йөргән хыялларыгызны да онытмагыз. Тагын мондый җай кайчан чыгар?!) Шулай итеп, исемлек төзибез! Аякны – юрганга карап сузалар, дип әйтүне онытабыз: мөмкинлекләрегез чикләнмәгән дип уйлагыз. (Хыялланырга икән, димәк, хыялланырга!) Нәрсә алырга телисез – барысын да ала аласыз, кайларга барырга, ниләр күрергә телисез – андый мөмкинлек бар дип күз алдына китерегез. Хыялларга тәмам кереп чумганчы бер искәрмә: бер нәрсәне дә киләчәк заманда күрсәтмәгез, барысы да хәзерге заманда язылсын – имеш ул хыял инде чынга ашкан. Тагын бер нәрсә: хыялланган әйберегез турында булдыра алганча тәфсилләп, төгәлрәк итеп языгыз. Әйтик, үз йортыгызда яшисегез килә икән, ул йортның нинди материалдан төзелгәнен, бүлмәләре ничә булганын, тәрәзләре кайсы якка карап торганын – барысын-барысын языгыз. Кайсы бүлмәдә нинди җиһаз урнаштырылган, кайсы тәрәз төбендә нинди гөл үсә? Обойларның төсе нинди, тәрәз пәрдәләре нинди тукымадан? Ә түшәме... түшәме, әйдә, пыяладан булсын! Кышын ул пыяла өстенә ак кар яусын да, түшәм ак төслегә әйләнсен. Көзен, өй янындагы пар каенның яфраклары алтын сары төскә кергәч, җил аларны гел шушы пыяла өстенә түшәсен. Баш өстендәге түбә сары төслегә әйләнсен! Көзге кояшның нурлары пыяла түбәгә яткан шул яфраклар аша үтеп, йокы бүлмәсенә керсен... Тукта, тукта, көзгә барып җиткәнче җәй бар бит әле! Пыяла түбә, махсус кнопкага басып, тәрәзә ачкан кебек кенә ачылсын да, өйдән чыкмыйча гына йолдызлы күкне күзәтеп булсын...
Гафу, читкә киттем. Йә, исемлек ничек анда сезнең, әле ничә хыял яздыгыз? Беләм, җиңел эш түгел ул. Тотынганчы гына бер авырлыгы юк кебек тоела. Күпләрнең исемлеге 10-12 хыялдан артмый икән. (Ә минем бер дус кызым бер утыруда 150 хыялын кәгазьгә төшерде!) Ә хыялланырга кирәк! Хыялсыз кеше – канатсыз кош белән бер, дип юкка әйтмиләр. Хыялың юк икән, димәк, ерак оча алмаячаксың... Әллә ниләр турында хыялланырга була ул, тик буш хыял белән яшәүдән ни мәгънә, диярсез. Барысы да үзебездән тора! Хыялларның чынга аша торган гадәте барын онытмагыз. Бик-бик теләү генә кирәк.
...Күрше әбиебез күптән түгел алтын беләзек сатып алды. Ташлама белән булса да, бәясе барыбер кыйммәт. Үзе шундый матур! Башта моңа бик шаккаттым: киләсе елга сиксәнен тутырачак карчыкка алтын беләзек нәрсәгә инде? Кая киеп бара ул аны? Коръән ашына барганда кисә генә инде. Пенсиясенә генә яшәүче карчыкның артык акчасы юк, билгеле. Авызыннан өзеп җыйганы. Санаторийга путевка да килер иде бит бу беләзек бәясенә, ял итеп, дәваланып кайтыр иде ичмасам...
Бер сөйләшкәндә: «Алтын беләзек кию турында гомер буе хыялланган идем», – диде ул. Акчасы булганда – сатып алырга беләзеге булмаган, беләзекләр сатуга чыккач – акчасы... Сугыш алдыннан туып, ярым ятим үскән кызда алтын беләзек турындагы хыял кайдан тугандыр, анысын белмим. Әмма бу хакта ишеткәч, барлык сорауларга да җавап табылды... Ул болай да бу хыялны күңелендә бик озак йөрткән инде, үртәлгән чаклары да аз булмагандыр. Ире эчкән, бердәнбер улы андый бүләкләр биреп сөендерүчеләрдән булып чыкмаган. Ул күргәннәрне сөйләсәң... Бәлки аңа шул хыяллары яшәргә көч биргәндер дә? Хәзер дә хыяллар яшәтә бугай аны.
Берара әбиебез «чиккән читек тектереп киясем килә», дип йөри башлады. (Бу хәлгә дә берничә ел гына әле.) Төсе шундый булсын, үкчәсе шундый биеклектә, ди. Каяндыр Арчада читек тегүче Айрат исемле кешенең телефонын табып кайтты, шалтыратты, сөйләште. Иптәшкә дус карчыгын ияртеп, Арчага барып та килде. Читек нәкъ ул теләгәнчә булып чыкты! (Аныкын күреп, мин дә бик кызыккан идем ул чакта, әмма минеке әлегә хыял гына булып калды.) Кыйммәт бит, дигәнебезгә, ул чакта да: «Булсын! Әллә кайчан хыялланган идем!» – дип кенә җавап бирде.
Күрше әбиебез көн саен яңа бер уй, яңа хыял белән уяна бугай ул. Чын! Бүген аңа яңа суыткыч кирәк, иртәгә яңа телевизор... Берничә кибетне әйләнеп, бәяләрне өйрәнеп кайтканчы, иртәнге хыялы сүнәргә, сүрелергә дә мөмкин: «Искесе дә ярый, эшли, күрсәтә бит әле...» Сүнсә соң, әмма бу хыял бит аны көне буе каядыр әйдәде, өйдән алып чыгып китте, хәрәкәтләндерде... Ә олы кешегә хәрәкәт, йөрү кирәк тә!
Аның хыяллана белүенә сокланган чакларым еш була минем.
Тагын читкә киттем. Хыяллар исемлегегез әзерме инде? Озын булдымы? Бик әйбәт! Ә хәзер шулар арасыннан иң мөһим дип санаган унысын аерып алып, башка кәгазьгә языгыз. Бу кыска исемлек гел кул астыгызда булсын: иртә-кич кулыгызга алып, бер кат күз йөгертеп чыгарга онытмагыз. (Шулай кушалар!) Көтәбез! Хыяллар чынга ашарга тиеш! Әгәр бик-бик теләсәң... һәм аларны чынбарлык итү өчен, әлбәттә, үзең дә нидер эшләсәң! 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy