Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битБлогларАйгөл Бариева → Бүген «Тапшырылган хатлар» көне!


Бүген «Тапшырылган хатлар» көне!

Айгөл Бариева
Айгөл Бариева
җырчы, Татарстанның атказанган артисты
Ниһаять, бу көн дә килеп җитте!

Бүген минем иң зур хыялларымның берсе чынга ашачак. Бүген кич белән «Туган авылым» ресторанында әти белән әнинең бер-берсенә язган хатларын туплап чыгарган «Тапшырылган хатлар» китабын тәкъдим итү кичәсе була. Шуңа күрә бик дулкынланам, борчылам... Үземне хәтта әти-әнием белән очрашуга барган кебек хис итәм...

Бу кичәне әти белән әни белгән якын кешеләр – аларның дуслары, хезмәттәшләре, туганнар, әти укыткан шәкертләрне чакырып үткәрәсем килде. Минем әтием белән әнием бик кунакчыл кешеләр иде. Бүген «Туган авылым» ресторанына килүчеләр дә үзләрен әтиләр кунакка чакырган кебек хис итсеннәр иде. Кичә бик җылы, ихлас, эчкерсез узар дип өметләнәм.

Әтиемне – артист Шамил Бариевны белгән, хәтерләгән, искә алырга теләгән һәркемне кичке сәгать җидедә «Туган авылым»да көтеп калам!

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy