Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битБлогларАйгөл Бариева → ​Кеше сүзе кеше үтерә...


​Кеше сүзе кеше үтерә...

Айгөл Бариева
Айгөл Бариева
җырчы, Татарстанның атказанган артисты
Соңгы вакытта җаныма тынгылык бирмәгән бер борчуым белән уртаклашырга телим әле...
Күптән түгел генә бик якын дустыма минем хакта начар сүз җиткерделәр. Гайбәт сүз... Һәм, ни кызганыч, дустым ул кешеләргә ышанды... 
Миңа икеләтә авыр хәзер. Беренчедән, кешеләрнең, Аллаһы Тәгаләдән курыкмыйча, күрәләтә торып, минем хакта шундый ялган сүз таратулары. Икенчедән, якын дустымның әлеге сүзгә ышануы. 
Сез ничек уйлыйсыз: кешеләр ни өчен шулай гайбәт сүз тарата? Белә торып, нигә эшлиләр алар моны? Моңардан аларга ни файда? Һәм иң мөһиме – бу адымнары өчен алар кайчан да булса җавап тотарлармы? 
Мондый хәлгә тарганнар арагызда бардыр, бәлки киңәш бирерсез: бу очракта миңа нишләргә? Дөресен әйткәндә, дустыма ул сүзләрнең бары гайбәт икәнен аңлатасым да килми. Вакыты җитәр – ул аны үзе дә аңлар. Тик безнең дуслыгыбыз инде дәвам итәрме, юкмы, анысын менә белмим. Бик зур һәм бик авыр сорау бу минем өчен бүгенге көндә... 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy