Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»


Уникенче көн

Эльза НӘБИУЛЛИНА
Эльза НӘБИУЛЛИНА
укытучы, сәяхәтче.
Бүген безгә тагын бер бозлыкны күрергә насыйп булды. Бу юлы инде Негартзбринг бозлыгын хәтта тотып та карый алдык. Ул шундый зур һәм зәңгәрсу. Без күргән урыны бозлыкның бер «теле» генә дип атала. Аның астыннан елга булып шундый ук зәңгәр су агып чыга. Ташларга бәрелә- бәрелә бик күп бормалар ясап, җитез ага. Кешеләр бозлыкның өстенә менергә дип махсус җайланмалар да әзерләп килгәннәр. Төркемләп бозлыкны яуларга дип, югарыга күтәреләләр. Кызганыч, безнең «Адидас» кроссовкалары әлегә мондый функцияне үти алырлык түгел...

«Чик-чик»: куллар өскә, боз һәм мин, мин һәм боз, бозга тия куллар һәм башка төрле композияцияләр ясап, әллә ничә кат фото төшкәннән соң, ниһаять, кире юлга чыктык. Әйе, машина юлыннан бу бозлыкка кадәр 2 чакрым чамасы кыялар буенча атларга кирәк. Авыр түгел, чөнки бар да җайланган. Дөрес, еш кына мондый урыннарда минем фантазиям активлаша. Янәсе менә мин бозга тотынгач кына, аның бер өлеше кинәт аерылып килеп төшәр. Әмма мин югалып калмам: шул бозлыкка тотынып, тау елгасында агым уңаена агармын... (Теге югалган мамонт баласы турындагы мультиктагы кебек.)

Төрле фьордлар, таулар аша узган юллар буенча без Тролль теле дип аталган танылган урынга барырга чыктык. Бүген төнне шунда, Одда шәһәрендә уздырабыз.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy