Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битБлогларЭльза НӘБИУЛЛИНА → Унберенче көн


Унберенче көн

Эльза НӘБИУЛЛИНА
Эльза НӘБИУЛЛИНА
укытучы, сәяхәтче.
15 июль. Норвегиядә тагын бер әкияти көн уздырдык. Бу көннең төп өч пункты: Тролльлар юлы, Гейрангер фьорды һәм Ютонхейм таулары булды. Монда һавалар даими үзгәреп тора, еш кына томанлы булып, яңгыр сибәли. Шунда ук кинәт кояш та чыгып куя. Таунын бер ягы – болытлы, ә икенче ягы аяз булырга мөмкин.

Бүген иртәрәк торырга тырыштык. Беренче тукталышыбыз – Тролльлар юлы дип аталган искитмәле урын. Безнең төп юл да шуның аша үтә. Кискен бормалар ясап, текә күтәрелешләр аша бу юлны узасың. Шунда ук әллә никадәр шарлавыклар агып төшә. Тауның иң башына менгәч күзәтү мәйданчыклары куелган. Шулай ук берничә туристик сукмак бар. Ләкин без тау башына җиткәндә, бөтен җир куе томан эчендә иде. Бернәрсә күрә алмабыз дип, борчылдык. Бәхетебез бар икән: кинәт болытлар ачылып, кояш чыкты! Без менгән юлга гажәеп бер манзара ачылды...

Тролльләр турында, әйткәнемчә, Норвегиядә төрле ышанулар яши. Имеш, алар – шушы тау куышларында яшәүче зур ямьсез гәүдәле җан ияләре. Аларның төрле тән әгъзаләрен монда үскән агачлар формасында сурәтлиләр. Безнең урман иясе – Шүрәлегә охшаган образ булып чыга инде. Хәтта монда «тролль аучылары» исемле аерым төркем дә бар икән, алар тролльларның кайбер җирләрдә һаман да яшәүләренә чын-чынлап ышаналар.

Тролль юлын узганнан соң, Гейрангер фьордына юнәлдек. Аны Норвегиянен йөрәге, үзәге дип атыйлар. Ул – тар һәм бик тирән фьорд. Гейрангер фьорды үзәнендә йортлар, кунакханәләр урнашкан. Барысы да, әлбәттә, матур!

Туристлар монда күп килә, һәр җирдәгечә иң күбесе – кытайлар. Искәндәр миңа анлата: «Кытайлар дөньядагы барлык кешеләрнең биштән берен тәшкил итә. Шуңа күрә һәр очраткан бишенче кешенең кытай икәнлегенә син әзер булырга тиеш», – ди. Гейран фьорд аша үтә торган юл шулай ук бормалы. Башта аска төшәсең, соңыннан кабат күтәреләсең. Якынча мең метр биеклектә юл дәвам итә. Шушы юлдан Ютонхейм тауларына таба киттек. Юлда барганда без күргән пейзажларның үзенчәлеген аңлатырга минем сүзләрем җитмәячәк, мөгаен... Тирә-якта кар көртләре ята, һәр җирдән тау елгалары агып төшә һәм син югары сыйфатлы машина юлыннан барасың! Кая гына борылсаң да – юллар куандыра. 1300-1400 метр биеклектә дә менә дигән трасса юллары җәелеп ята.

Югарыда салкын, әмма һәр җирдә йортлар бар. Без куныр өчен урынны ышыграк урында таптык.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy