Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битБлогларЭльза НӘБИУЛЛИНА → Юлъязма. Икенче көн.


Юлъязма. Икенче көн.

Эльза НӘБИУЛЛИНА
Эльза НӘБИУЛЛИНА
укытучы, сәяхәтче.

Юл ардырган: йокы туйдырдык, ял иттек. Кибеткә кереп азык-төлек, кирәк-яраклар алып, сәгать көндезге өчләр тирәсендә Петербургтан кабат юлга кузгалдык. Без барасы җирләребездә палатка белән еш туктаячакбыз, барасы илләрдә ризыклар да чагыштырмача кыйммәт, шуңа иң кирәклеләрен үзебез белән алырга булдык. 

Безнең белән Финляндиянен Суоконйоки  шәһәренә кадәр тагын 2 кыз бара. Алар blabla car аша тапты безне. Кызлар барасы урын җиләк фермаларына бай булган өлкә. «Өченче ел инде җәйгә шунда эшкә барабыз. Бер атнадан зур җиләк фестивале булачак», – дип сөйләде кызлар. Бергәләп Битлзнын «Strаwberry fields» җырын да искә төшердек бу уңайдан.

Чикне бик җайлы гына үттек. Паспорт контроле узды – машинаны ике яктан да карап та тормадылар. 
Финляндия тарафына чыккач күренешләр кискен үзгәрә: иң элек, билгеле, юллар. Монда алар иң кечкенә, бик үк мөһим булмаган урыннарда да яхшы. Машина юлына параллель велосипед юллары бара, хәтта шәһәрара юлларда да. Икенчедән, табигать: бай күлләр, бормалы, бераз калкулыклы урыннар, җиләккә һәм лишайникка бай урманнар. Ә лишайник, Искәндәр белдерүенчә, болай мул булып һава бик чиста булган урыннарда гына үсә. Һәм, ниһаять, йортлар, ихаталар! Алар монда таралып ята, күбесе урман хужалары һәм фермерларныкы. Йортлары җыйнак, матур, чиста. Гомумән, чисталык биредә «кычкырып» тора. 

Урманнарга килгәндә: агачларны тәртип буенча гына билгеле бер мәйданчыкта кисәләр, соңыннан шундук анда яшь агачлар утырталар. 

Финляндиядә юллар яхшы булса да, биредә гадәттә чикләүләр 60-80 км/сәг. Һәм, билгеле, бу кагыйдәне бозырга теләүче юк. Бу бигрәк тә хайваннарга карата сакчыллык йөзеннэн эшләнә, күрәсен. 

Кызларны тиешле урынга илткәнче төнге сәгать уникеләр булды. Әмма биредә караңгы төшми, төньякка барган саен төннәр яктырак. Шуна без дә үзебезгә уңайлы урын табып, палаткабызны җәйдек. 
Һава салкынча, бераз яңгыр сибәли.



Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy